Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
| Телефон: | 8843663-92-00 |
| E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
"Спорт уеннары уйнау" 22.04.2022 Тормышта иң кадерле нәрсә - сәламәтлек, аеруча балаларыбызның сәламәтлеге. Баланың физик яктан гына түгел, ә бәлки рухи, психологик һәм социаль яктан да сәламәт булуы турында кечкенәдән үк кайгыртырга кирәк. Ата-аналар, табиблар, педагоглар да шул фикердә. Бала спорт белән шө-гыльләнми икән, аның физик һәм психик халәте, хәтере начарая, игътибарын туплый алмый,... Кече яшьтән балалар спорт уеннар яратып, аңа тартылып үсәләр. Балалар яратып уйный торган уеннар: хоккей,футбол, теннис. Сәламәт булу өчен спорт белән шөгельләнергә кирәк. Хәрәкәтле уеннар көчле һәм нык булып үсәргә ярдәм итә. Зурлар төркеме балалары белән без авылыбыз мәдәният йортында кунакта булып, теннис уйнап кайттык.

-
"Тукай эзләре буйлап" 21.04.2022 Апрель ае сөекле шагыйребез Габдулла Тукайны дөньяга китергән. Ул татар халкының бөек шагыйре, аны белмәгән кеше бик сирәктер. Тукай әсәрләре, әкиятләре, шигырьләре белән без балаларны кечкенә вакыттан ук таныштырабыз.Габдулла Тукайның әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортыңа, туган җиреңә игътибарлы сакчыл караш тәрбияли, башлаган эшне азакка чаклы җиткерергә теләк, түземлелек үстерә һәм эстетик ,экологик, әхлакый тәрбия бирә. Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре аркылы бала әйләнә-тирә моһит белән таныша. Габдулла Тукай әсәрләре аша балалар татар халкының гореф-гадәтләре белән таныша ала, һәм олыларга карата кайгыртучанлык, игътибар һәм ихтирам хисләрен, балаларда эшчәнлек, гаделлек, батырлык, тыйнаклык, җаваплылык, белем алуга омтылыш тәрбияли, үз телең – ана теленең биеклеген белеп яшәргә һәм аны өйрәнүне һәрвакыт дәвам итәргә кирәклеген төшендерә. Кечкенәләр төркеме нәниләре белән бүген авылыбыз китапханәсендә кунакта булдык. Анда шагыйрьнең китаплары, әсәрләре, иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштык.

-
"Габдулла Тукай мәңге күңелләрдә" 20.04.2022 Габдулла Тукай балалар поэзиясенең чишмә башы атасы, нәниләрнең сөекле остазы. Без, кечкенәләр төркеме балалары белән Габдулла Тукай әсәрләре белән таныша башладык. Габдулла Тукай әкиятләре һәм шигырьләре аша әйләнә-тирә мөхит белән танышу максатыннан Г.Тукайга багышланган күргәзмәдә булдык.

-
"Чисталык-үзебездән башлана" 15.04.2022 Өмәләрдә катнашу кешеләрне якынайта, тирә-юньне кайгыртуны җәлеп итә,файдалы эш башкару мөмкинлеге бирә торган күркәм традиция. Апаз балалар бакчасы коллективы да бу эштән читтә калмады. Бакчабызның территориясен, үзебезгә каралган юл кырыйларын чүпләрдән арындырдык.

-
"Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре" 14.04.2022 Яз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән балаларга су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында төшендерү мөһим. Яз көне бозның ныклыгы кими, ул кояш җылысында йомшара, шуңа күрә боз өстенә керү тыела. Язгы чорда елга буйларында үзләре генә йөрмәскә, әти-әниләренең рөхсәтеннән башка өйдән чыгып китмәскә кирәклеге турында әэгәмә үткәрдек.

-
"12 нче апрель -космонавтика көне" 12.04.2022 Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр. Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. 1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты. Юрий Гагарин утырган “Восток” корабле галәмгә очып, 108 минуттан Җир шарын әйләнеп кайтты. Бакчабызда без дә бу көнне билгеләп үттек. Планеталар турында әңгәмә уздырдык., рәсемнәр карадык, шигырьләр укыдык. Балаларга эшчәнлегебез бик ошады.

-
"Ел фасыллары белән танышу" 11.04.2022 Төрле ел фасылларының характерлы билгеләре, үзенчәлекләре турында күзаллауны ныгыту, ел әйләнәсендә табигатьтә була тортан үзгәрешләр турында балаларның белемнәрен арттыру, алар арасындагы бәйләнеш турында аңлату, сүзлек байлыгын баету , бәйләнешле сөйләм телен үстерү ,табигатькә карата сакчыл караш , соклану хисе тәрбияләү максатыннан кечкенәләр төркемендә ел фасыллары белән таныштык. Табигать почмагында бүгенге һава торышы турында күзалладык.

-
"Сәламәтлек-зур байлык" 07.04.2022

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә.Сәламәтлек безгә озак яшәү өчен генә түгел, ә һәр көнебезне матур, кызыклы, файдалы үткәрү өчен дә кирәк.Көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану – болар барысы да сәламәтлекнең нигезе.Балаларны физик яктан чыныктыру, сикерү, йөгерү, команданы төгәл үтәү күнекмәләрен ныгыту, чыдамлылык,кыюлык сыйфатлары тәрбияләү максатыннан бакчабызда сәламәтлек көне уздырдык.
-
"Кошлар һәм читлек" уены. 06.04.2022 Балаларны яз, кошлар турындагы шигырьләр, татар халык авыз иҗаты белән таныштыру, төрле ел фасылында кошларга карата сакчыллык турындагы белемнәрен ныгыту максатыннан зурлар төркеме балалары белән "Кошлар һәм читлек уенын уйнадык. Бу уен барышы балаларны тәвәккәл һәм түземле булырга өйрәтә.

-
"Суганның үскәнен күзәтү" 04.04.2022 Берничә атна элек балалар белән суган утырттык. Һәркөнне аны карап, су сибеп, ничек үскзнен күзәтеп тордык. Балалар кызыксынып, бу эшне бик теләп , яратып башкардылар.














