Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Зайнуллина Индира Талгатьевна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Новостной блок
"Тәрбиячебезне ялга озаттык"
Опубликовано: 30.10.2024
Бүген безнең бакчабызда гадәти булмаган бәйрәм. Яшьлек хыялларын тормышка ашырып һөнәр сайлаган, шушы һөнәренә дүрт дистә елга якын гомерен багышлаган кешеләр күп түгелдер ул. Шундый фидакарь шәхесләрнең берсе - район мәгариф системасын үстерүгә үзеннән бәяләп бетермәслек зур өлеш керткән, 37 ел гомерен Апаз балалар бакчасына багышлаган Мәҗитова Фәндәлия Әлтәф кызын бүген ялга озатабыз.
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул кулларның иң җылысы,
Һәр көн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар – син аларны юатасың,
Боексалар – син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,
Үстерәсең ничә буын балаларны
Киткән чакта бакча белән саубуллашып,
Елый-елый озатасың син аларны.
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә...
К списку новостей