Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
Зур рәхмәт! 14.12.2012

Бүген мәктәбебездә "Финансирование научных и образовательных программ безопасности дорожного движения" дәүләт учреждениесының Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Р.З.Саетова, юл хәрәкәте күзәтчелеге инспекторы Р.Галләмов кунакта булып, балалар белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча төрле кызыклы уеннар, викторина оештырдылар. Балалар 4 командага бүленеп ярышларда көч сынаштылар, сорауларга җаваплар эзләделәр. Кунакларга укучылар көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде.Кунаклар елдагыча бик күп бүләкләр белән килгәннәр. Мәктәп дирекциясе әлеге изге гамәлне оештыручыларга чын күңелдән ихлас рәхмәтләрен җиткерә!
-
Игелек марафоны 12.12.2012

Инвалидлар декадасы кысаларында район мәдәният йортында үткәрелгән "Игелек" марафоны вакытында "Вамин" ААҖ филиалы директоры Ф.Ш.Гиздатуллин мәктәбебез балаларын спорт җиһазлары бүләк итеп сөендерде. Аңа бу изге гамәле өчен мәктәбебез коллективы ихлас күңелдән рәхмәт белдерә,
-
Оригами конкурсы 11.12.2012

Балалар иҗат үзәгендә оештырылган оригами конкурсында укучыларыбыз быел да уңышларга ирештеләр. Әлеге конкурста мәктәбебезнең 24 укучысы катнашты һәм 6 укучыбызның эше грамота һәм кыйммәтле бүләк белән билгеләнде, калган укучылар рәхмәт хатына һәм истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Укучыларыбызны бәйгедә җиңүләре белән ихлас котлыйбыз, яңа конкурсларда да уңышка ирешүләрен телибез.
-
"Йолдызлык" дипломанты 10.12.2012

7 нче декабрь көнне район мәдәният йортында үткәрелгән "Йолдызлык-2013" конкурсының сайлап алу этабында мәктәбебез укучысы Гарипова Гөлшат уңышлы чыгыш ясап, конферанс номинациясендә дипломант булды.Гөлшатны әлеге уңышы белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Иң якын кешем-әнием 07.12.2012

6 нчы декабрь көнне тәрбияче Д.А.Шаймарданова IV группа укучылары белән "Иң якын кешем-әнием" темасына ачык тәрбия чарасы уздырды.Кичә балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү максатыннан үткәрелде. Бәйрәм җыр-биюләр, төрле уеннар белән үрелеп барды, балалар өчен дә, килгән кунаклар өчен дә бик кызыклы, мавыктыргыч булды.
-
Курчак театрында кунакта 05.12.2012

Бүген мәктәбебез укучылары "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә булып, Яңа Әлем балалар курчак театры тамашасын карадылар. Ахырда балаларга мультфильм күрсәтелде. Балалар бик канәгать алдылар.
-
Мәрхәмәтлелек дәресләре 04.12.2012

4 нче декабрь көнне “ Мәрхәмәт елмаюдан башлана” исеме астында һәр группада мәрхәмәтлелек дәресләре узды . Бу дәресләр укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру, яхшылыклар эшләргә омтылыш тәрбияләү максатынннан оештырылды. Кеше һәр яктан да матур булырга тиеш . Кешелеклелек, шәфкатьлелек, изгелек, ягымлылыкны кешедәге иң матур сыйфатлар дип атап була. Бөек шагыйрь Муса Җәлил дә:
Көчлелегең белән горурланма!
Кешелегең белән горурлан! −
дип яза үзенең "Бер үгет" шигырендә.
Кешелекле, мәрхәмәтле, сабыр булу, кешеләргә авыр чакларда ярдәмгә килү − һәркемгә дә кирәк сыйфатлардыр. Шулай ук, түземлелек, хезмәт сөючәнлек кешенең кешелеклелеген дә, дәрәҗәсен дә арттыра.
-
Хезмәттән тәм табып үсәбез 03.12.2012

30 нчы ноябрь көнне агач эше дәресеннән укытучы Р.Ш. Шаймарданов ачык дәрес күрсәтте.Дәреснең темасы: сызымга, үрнәккә һәм технологик картага нигезләнеп түтәлләр өчен этикеткалар, ягъни күрсәтү тактасы эшләү.Дәреснең максаты: уку елы башыннан алган белемнәрне, эш күнекмәләрен кабатлау, ныгыту, практик эш вакытында куллануга, башкарган эшеңне җиренә җиткереп, зәвык белән эшләүгә ирешү.Дәрес уңышлы үтте.
-
Язгы эшкә кыштан әзерлән! 01.12.2012

30 нчы ноябрьдә авыл хуҗалыгы хезмәтеннән “Туфрак” темасына ачык дәрес күрсәтелде. Укытучы Шайхенурова Гөлчәчәк Флүс кызы укучыларга аңлаешлы итеп туфрак белән эшләү тәртибен өйрәтте. Дәрескә туфракның әһәмияте, авыл хуҗалыгы эшләренә мәхәббәт тәрбияләү, дөрес сөйләм күнекмәләре тәрбияләү кебек максатлар куелган иде.Дәрес уңышлы үтте.
-
"Йолдызлык" 30.11.2012

Мәктәбебез укучылары "Йолдызлык-Созвездие" конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Мәктәпкүләм этапта барлык укучылар да актив катнаштылар- үзләренең җыр-биюгә, нәфис сүз сөйләүгә булган осталыкларын күрсәттеләр. Зона этабында 4 укучыбызның чыгышы да яратып кабул ителде. 5 нче класс укучысы Гарипова Гөлшатның конферанс номинациясе буенча чыгыш ясавы жюри тарафыннан сайлап алу турына тәкъдим ителде. Гөлшатка уңышлар телибез!







