Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Көндәлек режим һәм сәламәтлек 18.12.2013

16 нчы декабрь көнне тәрбияче Г.М.Мухаметшина III группа укучылары белән “Көндәлек режим һәм сәламәтлек” темасына ачык тәрбия сәгате узды.Кичәнең максаты укучыларга көндәлек режимны үтәү сәламәт тормыш рәвешенең төп шарты икәненә төшендерү, дөрес туклану, яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең, витаминнарның файдасы турында аңлату; чисталыкка, пөхтәлеккә омтылыш тәрбияләү . Чара дәвамында укучылар көндәлек режимны саклау-сәламәтлекне саклауның әһәмиятле факторы булуы турында сөйләштеләр.Тәрбия сәгате төрле уеннар ,концерт номерлары белән үрелеп барды.
.
-
неделя русского языка и литературы 16.12.2013

В период с 9 по 14 декабря в школе прошла " Неделя русского языка и литературы", В рамках недели были проведены следующие мероприятия: выставка лучших тетрадей, утренник "Великий, могучий русский язык", своя игра "В гостях у сказки". Все учащиеся приняли активное участие во всех мероприятиях.
В рамках недели русского языка и илитературы учительница Л.Ф.Галиева провела открытый урок в 5 класссе.
-
Игелек марафонында 16.12.2013

14 нче декабрь көнне Актаныш мәдәният йортында үткәрелгән традицион Игелек марафоны вакытында мәктәбебез укучыларына "Айяр" җавалылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан эш кораллары алу өчен сертификат тапшырылды. Мәктәбебез коллективы әлеге җәмгыять җитәкчеләренә зур рәхмәтләрен белдерә.
-
Семинар-тренинглар 16.12.2013

12-14 декабрь көннәрендә “Росток” Үзәге белгечләре, 2011-2015 елларга мәгарифне үстерү максатчан федераль программасының 2013 елга билгеләнгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елның 27 ноябрендәге 4431/13нче боерыгын үтәү максаты белән республиканың Актаныш районында булды. Алар биредә балалар арасында уңышлы социальләшүнең заманча ысуллары тәҗрибәсе белән уртаклашты. Башлангыч сыйныф укытучылары һәм психологлар белән балаларның тирәлеккә яраклаша алмавын кисәтүгә юнәлтелгән мультикомпонентлы программа буенча семинар-тренинг; ә сыйныф җитәкчеләре белән деструктив тәртипне булдырмау максатында семинарлар үткәрелде.Әлеге чарада мәктәбебез педагоглары да актив катнашты.
-
Министр урынбасары бездә кунакта! 13.12.2013

Бүген мәктәбебездә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Гиниатуллина Светлана Владимировна кунакта булып, интернат-мәктәпнең эшчәнлеге, балаларның интернаттагы тормыш-яшәеш шартлары белән якыннан танышты, педагогик эшчәнлек оештыруга методик ярдәм күрсәтте.
-
Остаханәләр яңара 12.12.2013

Мәктәбебезнең агач эшкәртү остаханәсенә һәм тегү кабинетына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан җиһазлар (инструментлар, станоклар, тегү машиналары) кайтарылды.
-
Ата-аналар җыелышы 12.12.2013

Бүген мәктәптә "Мәктәп һәм гаилә хезмәттәшлеге" темасы астында ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Г.Н.Хәертдинова катнашып, ата-аналарның хокулары һәм бурычлар, балалар хокуклары турында сөйләде, ата-аналарның сорауларына җавап бирде. РФ эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы Р.Хакимуллин ата-аналарга балигъ булмаган балалар һәм яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелек, аларны булдырмау чаралары, закон каршындагы җаваплылык турында сөйләде. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Р.С.Амирова уку елының беренче чиреге йомгаклары белән таныштырды, интернат мәктәптә укучыларны укыту-тәрбияләү процессы үзенчәлекләре турында аңлатты. Йомгаклау сүзе белән мәктәп директоры А.С.Хаҗиев чыкты. Ул ата-аналарның сорауларына җавап бирде. Җыелыш ахырында балалар көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде.Соңыннан җыелыш классларда дәвам итте.
-
Неделя русского языка и литературы 11.12.2013

Сегодня в рамках недели русского языка и литературы учительница Р.С.Амирова провела открытый урок в 6 классе.
-
"Мәрхәмәтле тылсымчы" 09.12.2013

"Мәрхәмәтле тылсымчы" Халыкара иҗат фестиваленең район этабы бәйгесендә укучыларыбызның эшләре 1-3 урыннар белән бәяләнде һәм истәлек бүләкләре белән билгеләнде. Укучыларыбызны һәм әлеге бәйгегә әзерләүче җитәкчеләрен ихлас күңелдән котлыйбыз, алдагы бәйгеләрдә дә мактаулы урыннарга лаек булуларын телибез!.
-
Игелек кылырга ашыгыйк! 07.12.2013

Инвалидлар декадасы кысаларында мәктәп дирекциясе аылларда өйдә индивидуаль укытылучы укучылар янында булып, аларның укулары, яшәү-көнкүреше белән кызыксынды һәм күчтәнәч каплары өләште.







