Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
"Шәфкатьлелек акциясе" 04.02.2014

Матур традициягә әйләнгән "Шәфкатьлелек акциясе" кысаларында 5нче һәм 6нчы класс укучылары мәктәбебезнең лаеклы ялдагы хезмәткәрләре Сафуанова Гөлкәй, Шәехова Лениза апалар янында булып, хуҗалык эшләрендә, кар көрәүдә булыштылар. Гөлкәй һәм Лениза апалар укучыларга үзләренең зур рәхмәтләрен, изге теләкләрен җиткерделәр.
-
"Йолдызлык-2014" 30.01.2014

Бүген мәктәбебездә зур әзерлек белән "Йолдызлык-2014" республика конкурсының мәктәпкүләм этабы үтте. Конкурста барлык укучылар да үзләренең җыр-биюгә, нәфис сүз сөйләүгә булган осталыкларын күрсәттеләр, сәхнәдә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен ныгыттылар. Тамашачыларга концерт бик ошады. Мәктәп дирекциясе әлеге концертта чыгыш ясаучы барлык укучыларга һәм аларны әзерләүче педагогларга рәхмәт белдерә, алдагы сынауларда да уңышлы чыгыш ясауларын тели.
-
Чираттагы зур уңыш! 21.01.2014

"Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләренең иң яхшы медицина кабинетлары" республикакүләм конкурсында мәктәбебезнең медицина кабинеты коррекцион мәктәпләр арасында иң яхшысы дип табылып, 1 нче урынга ия булды.
-
Тагын бер Яңа ел кичәсе 14.01.2014

Мәктәбебездә матур традициягә әйләнгән Искечә Яңа елны каршылау бәйрәме 13 нче гыйнвар көнне бик матур үтте. Балалар өчен төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар, чыршы янында күңелле җыр-биюләр оештырылды, бүләкләр өләшенде.
-
Укырга, укырга , укырга! 13.01.2014

Бүген, күңелле яңа ел яллары белән сизелми дә үтеп киткән кышкы каниулдан соң укучыларыбыз кабат мәктәпкә җыелды. Аларны бу чиректә шулай ук күңелле мәктәп тормышы-төрле кызыклы кичәләр, атналыклар, конкурслар, спорт ярышлары, туган көн кичәләре, "Йолдызлык" конкурсы һәм әлбәттә инде, мавыктыргыч дәресләр, шөгыльләр көтә.
-
Алдынгылар хөрмәтләнә 08.01.2014

7 нче январь көнне район мәдәният йортында оештырылган уку алдынгыларының район хакимияте башлыгы белән очрашу тантанасында мәктәбебезнең сәләтле укучылары Гарипова Гөлшат һәм Корбаноыва Айгөл катнашып, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызның киләчәктә дә сынатмыйча, алдынгы урыннарны яулауларын телибез.
-
Кубок үзебездә калды! 05.01.2014

4 нче январь көнне район күләмендә үткәрелгән мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасында мәктәбебез командасы төп белем бирү мәктәпләре арасында узган елдагыча мактаулы I урынга лаек булып, кубок һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Команда составындагы хезмәткәрләребезне зур җиңү белән ихлас котлыйбыз, сәламәтлек, яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телибез!
-
Кыш бабайда кунакта 27.12.2013

Бүген мәктәбебез укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм укучылар һәм килгән кунаклар, ата-аналар күңеленә хуш килерлек итеп оештырылды. балалар Кыш бабай һәм Кар кызын каршы алдылар, аларга үзләренең җыр-биюгә, шигырьләр сөйләргә осталыкларын күрсәттеләр, алар белән бергәләп чыршы тирәли җырлы-биюле уеннар уйнадылар, күңел ачтылар. Кыш бабай уку алдынгыларын һәм бәйрәмдә катнашучыларның барысын да бүләкләде, яңа елда да зур уңышларга ирешүләрен, тагын да ныграк тырышып укуларын теләде.
-
Яңа елга әзерлек 19.12.2013

Бу көннәрдә укучыларыбыз тырышып уку белән бергә Яңа ел бәйрәмен каршыларга әзерләнәләр: группа һәм класс бүлмәләрен бизиләр, Кыш бабайга сөйләр өчен шигырьләр, җырлар өйрәнәләр, кызыклы тамаша әзерлиләр, чыршыны бизәү өчен уенчыклар ясыйлар һәм саф һавада кардан төрле җәнлекләрне әвәлиләр.
-
Әдәплелек иленә сәяхәт 18.12.2013

17 нче декабрь көнне тәрбияче А.Н.Петрова II группа укучылары белән "Әдәплелек иленә сәяхәт" дип исемләнгән ачык чара үткәрде. Ачык чара әңгәмә рәвешендә бик җанлы итеп оештырылды ,балаларга проблемалы сораулар куеп, кызыклы җаваплар тыңланды.Мультимедияле презентация аша да балаларга күп кенә кызыклы мәгълүматлар тәкъдим ителде.







