Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Экология айлыгын йомгаклап 16.05.2013

Экология айлыгын йомгаклап, биология укытучысы Р.Х.Сибгатуллина барлык класс укучылары белән дә Экология дәресләре үткәрде. Әлеге дәресләрдә укучыларга туган як табигатенең гүзәллеген, урман-болыннарыбыз, елга-күлләребез чисталыгын саклауда үз өлешебезне кертү мөмкинлекләре тагын бер кат искәртелде. Табигатебезне саклауда зур өлешебез-аны пычратмау, урман утыртуда , чишмәләрне чистартуда катнашуыбыз икәнлеге аңлатылды.
-
Универсиада Дәресе 15.05.2013

Бүген мәктәбебездә Казан шәһәрендә үтәчәк XVII Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013 темасы буенча бердәм Угиверсиада Дәресләре үтте. Әлеге чарада мәктәбебезнең барлык укучылары да катнашты.
-
Бөек Җиңүгә-68 ел 09.05.2013

8 май көнне мәктәбебез укучылары Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышланган митингта катнаштылар, яуда башларын салган каһарманнар хөрмәтенә торгызылган һәйкәлгә венок салдылар.
-
Туган көннәр 07.05.2013

Бүген мәктәбебез укучыларының яз һәм җәй айларында туучыларның туган көннәре зурлап билгеләп үтелде. Бәйрәм балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, күңелле итеп оештырылды. Мавыктыргыч уеннар, дәртле җыр - биюләр килгән кунакларга да, туган көнен билгеләүчеләргә дә бик ошады.
-
Татар теле атналыгы 27.04.2013

22-27 апрель көннәрендә мәктәбебездә татар теле атналыгы узды.Атна дәвамында балалар әдәби викторина сорауларына җаваплар эзләделәр, башваткычлар, кызыклы грамматик биремнәр эшләделәр. Ә 26 нчы апрельдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичәдә укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, "Шүрәле" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.Кичә Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәм буласы залда Г.Тукай әсәрләренә багышланган рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Атналыкта үткәрелгән барлык чараларны татар теле укытучысы З.М.Гибадуллина әзерләде.
-
"Язгы мәрхәмәтлелелек атнасы" 27.04.2013

Мәктәбебездән 4 укучы 27 апрель көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә оештырылган Россиякүләм "Язгы мәрхәмәтлелелек атнасы" акциясенең район этабында катнашып, ял итеп кайттылар.
-
Язның бер көне ел туйдыра 20.04.2013

Бүген мәктәбебездә язгы бакча эшләре башланды. Укучылар группаларга бүленеп чистарту эшләрендә дә катнаштылар, орлык суганы өчен җир казу эшен дә башладылар.
-
Мини- футбол ярышлары 18.04.2013

Менделеевск шәһәре VIII төрдәге махсус (коррекцион) интернат-мәктәбе кысаларында Россия Махсус Олимпиадасы программасы буенча үткәрелгән VIII Республика мини-футбол ярышының зона этабында мәктәбебез егет-кызлары II урынны яулап кайтты. Укучыларыбызны һәм тренерлары Н.А.Сибгатуллинны призлы урынны яулаулары белән ихлас котлыйбыз.
-
"Шаян-шоу" 12.04.2013

11 нче апрель көнне мәктәбебездә матур традициягә әверелеп килүче "Шаян-шоу" кичәсе бик матур, әзерлекле үтте. Кичәгә барлык группа, барлы класс укучылары да тырышып әзерләнгән.Кичә барышында күрсәтелгән кызыклы тамашалар укучыларны гына түгел, укытучы-тәрбиячеләрне дә көләргә мәҗбүр итте. Әлеге кичәдә алган уңай эмоцияләр язгы бакча эшләрен дә елмаеп-көлеп кенә башкарырга ярдәм итәр.
-
Мари милли бизәкләре 11.04.2013

Мәктәбебездә мари халкының төрле милли бизәкләрен төшереп укучылар һәм укытучы-тәрбиячеләр ясаган сувенирлардан күргәзмә оештырылды. Барлык класс укучылары бик теләп ктнаштылар. Иң уңышлы дип табылган иҗат эшләре район күргәзмәсенә җибәрер өчен сайлап алынды.







