Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
Ягез әле, егетләр! 20.02.2014

Бүген мәктәбебездә матур традициягә әйләнгән "Ягез әле, егетләр!" кичәсе үтте. Кичә дәвамында 5-8 класс егетләре "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командасына бүленеп көч сынаштылар. Педагог-оештыручы Р.Р.Гилазова егетләрне төрле яклап сыный торган биремнәр әзерләгән. Кызларның кичә дәвамында егетләрне котлап җырлавы ямь өстенә ямь булды. Жюри нәтиҗәләре буенча мәктәбебез егетләре сынатмыйча, бертигез очколар җыеп 1-2 урыннарны бүлештеләр.
-
Конкурстан-конкурска! 18.02.2014

15 нче февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән "Туган телем-серле тел" дип исемләнгән республикакүләм шигырь уку бәйгесендә мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Гарипова Гөлшат (җитәкчесе Л.И.Нуриева) Р.Валееваның "Туган тел" шигырен сөйләп III дәрәҗә дипломга лаек булды.Гөлшатны һәм Лилия Илсуровнаны әлеге уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булуын телибез.
-
Ярышлар дәвам итә 17.02.2014

Бүген, спорт-сәламәтлек һәм хәрби патриотик-айлык планы нигезендә физкультура укытучысы А.С.Хазиев ярышларның чираттагысын үткәрде. Әлеге ярышларда егетләр турникта тартылу буенча, кызлар отжимание ясау һәм егетләр кызлар пресс ясау буенча үз көчләрен сынадылар. Жюри биремнәрне үтәгәндә техник камиллеккә дә зур игътибар бирде.
-
Теннис ярышы 16.02.2014

14 нче февраль көнне мәктәбебездә февраль ахырында Россия Махсус Олимпиадасы кысаларында уздырылачак IX республикакүләм өстәл теннисы ярышларына әзерлек максатыннан теннис ярышы үткәрелде. Җиңүчеләр 8 нче класс укучысы Гарданов Дилфас-1 урын, Газизов Илнур-2 урын, 7 нче класс укучысы Нуретдинов Булат-3 урын, кызлар арасында 7 нче класс укучысы Латыйпова Айсылу-1 урын, 9 нчы класс укучысы Галиева Виктория-2 урын, 5 нче класс укучысы Рәхимова Ләйсән 3 нче урыннарны яулады. Укучыларыбызның зона ярышларында да уңышка ирешүләрен телибез.
-
Яман белән юлдаш булма! 14.02.2014

Бүген, РФ эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге участок инспекторы, Такталачык махсус(коррекцион) интернат-мәктәбенең хокук бозуларны һәм күзәтүчесезлекне кисәтү советы члены Ф.Ф.Саматов белән очрашу булды. Очрашуда укучыларга хокук бозуларның нинди аяныч хәлләргә китерергә мөмкин булуы аңлатылды. Профилактик әңгәмә вакытында А.Ф.Саматов укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Җырлар конкурсы 14.02.2014

Спорт-сәламәтлек һәм хәрби патриотик айлык планы нигезендә үткәрелгән чараларның чираттагысы патриотик җырлар конкурсы укучыларның зур әзерлеге белән үтте. Конкурс вакытында укучылар жюрига "Солдатта булган диләр", "Солдат буласым килә", "Бөркетләр", "Салют, сиңа Муса Җәлил!" кебек җырларны тәкъдим иттеләр. Жюри катнашучыларның барысын да җиңүләре белән котлап рәхмәт белдерде, алдагы конкурсларның да зур әзерлек белән үтүен теләде.
-
"Күңелле стартлар"- 2 13.02.2014

Бүген мәктәбебездә спорт-сәламәтлек һәм хәрби патриотик айлык планы нигезендә 5-9 класс укучылары арасында "Күңелле стартлар" бәйгесе үтте. Физкультура укытучысы А.С.Хазиев үткәргән әлеге чарада укучылар "Ак барс" һәм "Лачын" командаларына бүленеп көч сынаштылар. Саф һавада уздырылган әлеге ярышта укытучы-тәрбиячеләр һәм башлангыч класс укучыларының теләктәшлеге, командалар өчен җан атып торулары нәтиҗәсендә дуслык җиңде, ягъни, командалар арасында очколар саны тигез булды. Әлеге бәйге катнашучыларга да, җан атучыларга да бик ошады.
-
Шашка турниры 10.02.2014

Бүген мәктәбебез педагоглары арасында уздырылган шашка турнирының 2 этабы үтте. Бар кешедә зур кызыксыну уяткан әлеге ярышларның финал өлеше 17нче февралькөненә билгеләнде.
-
"Йолдызлык-2014" зона этабы 08.02.2014

7 нче февраль көнне Такталачык урта мәктәбе базасында үткәрелгән "Йолдызлык-2014" республикакүләм конкурсының зона этабында мәктәбебез укучылары уңышлы чыгыш ясап, жюри тарафыннан рәхмәт һәм "Афәрин" сүзләренә лаек булдылар.
-
"Күңелле стартлар" 06.02.2014

Спорт -сәламәтлек һәм хәрби-патриотик айлык планы нигезендә бүген башлангыч класс укучылары белән "Күңелле стартлар" бәйгесе үтте. Дәртле музыка астында кунеллле гимнастика белэн башланган чарада укучылар "Кыюлар" һәм "Җитезлэр" командасына бүленеп эстафета ярышларында, капитаннар ярышларында катнаштылар. Бәйгедә "Җитезләр" командасына тиңнәр булмады.







