Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
"Ягез әле, кызлар!" 05.03.2013

4 март көнне мәктәбебездә тәрбияче Л.Д.Гизетдинова "Ягез әле, кызлар"бәйгесе уздырды. Кызларга күп төрле биремнәр вакытында 2 командага бъленеп үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен сынарга туры килде.Ярышлар концерт номерлары белән үрелеп барды.Нәтиҗәдә ике команданың да очколары тигез булып,дуслык җиңде.
-
Атналыкны йомгаклап 04.03.2013

25 нче февральдән 4 нче мартка кадәр мәкәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы уза. Атналык үз эченә күп төрле бәйгеләрне алды. Укучылар арасында "Иң чиста дәфтәр", "Иң күп бишле алучы" , "Иң күп мәкаль белүче " кебек конкурслар белән беррәрттән Универсиадага багышлап рәсемнәр конкурсы да үткәрелде. Шундый күңелле чараларның берсе 1 нче март көнне үткәрелде. Иң элек тамашачылар хөкеменә "Әтәч Универсиадага бара" исемле әкият-тамаша, ахырда 2 командага бүленеп "Күңелле стартлар?" исемле эстафета тәкъдим ителде. Әлеге чаралар тамашачыларга һәм кунакларга бик ошады.
-
"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл 28.02.2013

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында бүген тәрбияче Д.Д.Мурзина 1 нче төркем укучылары белән "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дип исемләнгән ачык тәрбия сәгате үткәрде.Чараның максаты:Шәхси - гигиена кагыйдәләренә өйрәтү,сәламәт яшәү рәвешенә өндәү,укучыларда чисталыкка,пөхтәлеккә омтылыш тәрбияләү иде. Кечкенә сыйныф укучылары сәламәтлек өчен дөрес туклану, чисталык, күңелле ял итү кебек төрле чараларны көндәлек тормышта кулланырга кирәклегенә төшенделәр, булган белемнәрен ныгыттылар.
-
Котлыйбыз! 25.02.2013

Бүген Актанышта уздырылган "Ел укытучысы-2013" район бәйгесенең йомгаклау этабында мәктәбебез укытучысы Мансурова Юлия лауреат буларак уңышлы чыгыш ясап район мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы ,кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Хезмәттәшебезне әлеге уңышы белән ихлас котлыйбыз, сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!
-
Юл кагыйдәсе – тормыш кагыйдәсенә тиң! 15.02.2013

“Юлда игътибарлылык кирәк!” дип өлкәннәр гел әйтеп торалар. Мәктәптән өйгә кайтканда да, өйдән мәктәпкә барганда да гел юл аша йөрергә туры килә. Юлда йөрү кагыйдәләре машина йөртүчеләр өчен генә түгел. Кайчак юл һәлакәтләрендә җәяүлеләр нәкъ үзләре гаепле булалар. Моның сәбәбе: я юл буенда куелган билгеләрне белмәү, яки игътибарсызлык. Мәктәп укучылары кечкенәдән үк юлда йөрү кагыйдәләрен яхшы белсен өчен I группа тәрбиячесе Г.М.Мухаметшина укучылыры белән “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” кичәсе үткәрде.Катнашучылар бик кечкенәләр булсалар да, бәйгегә зур тырышлык белән әзерләнгәннәр. Тырыш, зирәк балалар булып чыктылар.Кичәнең максаты: укучыларны юлда йөрү кагыйдәләренә төшендерү, аңлату, истә калдыру иде. Юлда йөрү кагыйдәләрен яхшы белгән өчен, укучылар грамота белән бүләкләнде.
Укучыларыбызга әлеге кагыйдәләрне белү тормышта да кирәк булыр дип ышанып, куркынычсыз юл теләп калабыз!
-
Без бергә-бер ил! 11.02.2013

Мәктәбебез укучылары 9 февраль көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә оештырылган «Без бергә- бер ил» республика фестиваленең район этабында катнашып, III урынны яуладылар. Бу җиңүләре белән аларны ихластан котлыйбыз, алга таба да зур уңышларга ирешүләрен телибез!
-
"Ел укытучысы-2013" 08.02.2013

"Ел укытучысы-2013" республикакүләм конкурсы район этабының Тат.Суксу урта мәктәбендә оештырылган II зона турында мәктәбебезнең укытучысы Ю.И.Мансурова "Ч авазы һәм хәрефе" темасына мастер-класс күрсәтте, "Мәктәпләргә логопедлар кирәкме?" дигән темага методик семинар оештырып, уңышлы чыгыш ясады.Хезмәттәшебезгә алга таба да уңышлар телибез!
-
Ярышта сынатмадык! 08.02.2013

Россия Махсус Олимпиадасы кысаларында Түбән Кама районы Югары Чаллы коррекцион мәктәбе базасында үткәрелгән Республика өстәл теннисы ярышларының зона этабында катнашып, мәктәбебез командасы мактаулы III урынга лаек булды. 9 нчы класс укучысы Аминова Айгөл-I, Харисов Газинур-II урынны яулады. Укучыларыбызны һәм тренерларын уңышлары белән котлыйбыз һәм алдагы ярышларда да сынатмауларын телибез.
-
Тарих атналыгы 02.02.2013

Бу атнада мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы үткәрелде. Атналык программада Татарстан тарихы буенча сканвордлар чишү, "Иң оригиналь карта" исеме астында укучылар иҗаты, "Тарих эзләре буйлап" дигән исем астында рәсем конкурсы, төрле кызыклы сораулар, табышмаклар чишү, үрнәк дәфтәр иясен ачыклау үткәрелде. Атналыкны йомгаклап укытучы Г.Р.Газизова 1 нче февраль көнне 7-9 класс укучылары катнашында "Яшүсмерләр культурасы" дип исемләнгән кичә үткәрде. Укучылар модельерлар, филологлар, спортсменнар, музыкантлар группаларына бүленеп яшүсмерләр, аларның кызыксынулар, яшәеше, культурасы турында фикер алыштылар.
-
Уррра, без беренче! 21.01.2013

19 нчы январь көнне район күләмендә үткәрелгән мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасында мәктәбебез командасы төп белем бирү мәктәпләре арасында мактаулы I урынга лаек булып, кубок һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Команда составындагы хезмәткәрләребезне зур җиңү белән ихлас котлыйбыз, сәламәтлек, яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телибез!







