Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 ( 214 ) 215 216 217 218 219 220 >>
-
Сөмбеләдә кунакта 25.10.2013

24 нче октябрь көнне мәктәбебездә һәр елны билгеләп үтелүче Уңыш бәйрәме узды. Уңыш бәйрәменә һәр класс, һәр группа зур әзерлек белән килгән. Укучылар көче белән әзерләнгән һәр чыгыш жюри һәм укучылар, килгән кунаклар күңеленә хуш килде. Кичә барышында укучыларның класс җитәкчеләре белән әзерләнгән чыгышлары да, тәрбиячеләр белән әзерләнгән иҗади чыгышлары да тамашачыларга бик ошады. Стена газеталары һәм укучыларның ясаган рәсемнәре шулай ук югары бәяләнде. Көзге муллыкны, көзге матурлыкны чагылдырган күргәзмә презентация аша күрсәтелеп, һәр группа тарафыннан "якланды" .Чара барышында бакча мөдире Г.Ф.Шайхенурова бакча уңышларын саннарда күрсәтте, бакчада тырыш хезмәтләрен куйган укучыларны бүләкләп үтте. Бакчадагы күңелле хезмәтне, өмәләрне чагылдырган видеопрезентацияне тамашачылар яратып карадылар. Кичә ахырында жюри һәр чыгышны уңай бәяләп, истәлек бүләкләре тапшырды.
-
Гореф-гадәтләргә тугры калып 22.10.2013

Бүген мәктәбебездә һәр елдагыча Корбан ашы мәҗлесе зурлап үткәрелде. Әлеге чарада авылыбызның имам-хатибе Шәфигулла хәзрәт, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт, барлык хезмәткәрләр, мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләребез, барлык укучылар катнашты. Чара барышында килгән кунаклар вәгазь укыдылар, хаҗ сәфәре турында аңлаттылар, табын әдәбе турында сөйләделәр. Халкыбызның милли-дини йоласы Корбан ашы мәҗлесенең барлык шартлары үтәлде.
-
Бакчаны язга әзерләү 22.10.2013

Һава торышы көзге бакча эшләренә уңайсыз килүгә дә карамастан, мәктәп бакчасын, мәктәп яны территориясен чистарту эшләре үз вакытында башкарылды.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 21.10.2013

Бу уку елында мәктәбебез укучылары өчен укытучы-тәрбиячеләр тарафыннан түгәрәкләр оештырылды. Укучыларыбыз "Кул эшләре", "Бию", "Музыка", "Полиглот", "Сувенир", "Театр", "Яш спортчылар", " Гөлләр- өй бизәге", "Иң матур тел-туган тел" кебек түгәрәкләргә яратып йөриләр.
-
Котлыйбыз! 15.10.2013

14 нче октябрь көнне мәктәбебез укытучысы Ю.И.Мансурова "Белем җәүһәрләре" IV бөтендөнья файдалы интернет-проектлар бәйгесенең Г.Камал театрында үткәрелгән йомгаклау тантанасына чакырылып, диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Әлеге конкурста ул үзенең "Татарча логопедия" сайты белән катнашып җиңү яулады. Хезмәттәшебезне әлеге уңышы белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Өлкәннәр ункөнлеге 02.10.2013

Елдагыча, мәктәбебездә өлкәннәр ункөнлеге матур эшләр белән билгеләнде. Укучыларыбыз мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан апа-абыйларның өйләрендә булып, аларны бәйрәм белән котладылар, бәйрәм чәенә дәштеләр, хуалык эшләрендә булыштылар. Халыкара Укытучылар көне һәм Өлкәннәр көне мәктәбебездә матур бәйрәм булып үтте. Чакырылган кунаклар өчен укучылар көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде, яшьлек еллары кайтавазы булып әзерләнгән видеопрезентация күрсәтелде. Бәйрәм тантанасы чәй табыны янында өлкәннәребезнең, укытучы-тәрбиячеләребезнең үзара аралашуы, хатирәләр алмашуы булып дәвам итте. Әлеге чарада Актаныш муниципальрайоны башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Г.Н.Хаертдинова катнашты. Ул өлкәннәрне, укытучы-тәрбиячеләрне бәйрәм белән котлап, изге, матур теләкләр теләде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Көзге эшләр 18.09.2013

Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр дәвам итә. Хезмәт дәресләрендә һәм дәресләрдән соң вакытларда кишер алып урнаштырылды.
-
Миләш җыю өмәсе 16.09.2013

Мәктәбебездә төрле җәмгыятькә файдалы хезмәткә киң урын бирелә. Укучыларыбыз көче белән 4 ц миләш җыеп тапшырылды.
-
Көзге муллык 12.09.2013

Мәктәбебезнең яшелчә бакчасында үстерелгән мул уңышны алу, кышка әзерләү дәвам итә. Бәрәңге уңышы балаларга ел буена тукланырга җитәрлек итеп базларга салынды, язгы чәчүлек орлыгы итеп кышкы саклауга куелды.
-
Белем бәйрәме белән! 02.09.2013

Мәктәбебез коллективы барлык укучыларыбызны, ата-аналарны, хезмәттәшләребезне Белем бәйрәме белән котлап саулык-сәламәтлек, шатлык-куанычлар, бәхет-шатлыклар һәм зур уңышлар тели!







