Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 19 педагога |
-
Не допускайте ошибок на дороге!/Юл хаталарны кичерми! 16.10.2026 Юл хаталарны кичерми! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен барыбыз да беләбез. Ә аларны һәрвакыт төгәл үтибезме? Көзге каникуллар алдыннан Такталачык мәктәбендә укучыларның ялларын имин үткәрүгә багышланган профилактик очрашу узды. ГБУ «БДД» Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова һәм Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең “Юнармия”, “ЮИД”, “Алдынгылар” отрядлары белән очрашты. Укучылар юл хәрәкәте иминлеге турында әңгәмә кордылар, фикер алыштылар һәм белешмәлекләр белән таныштылар. Мондый чараларның төп максаты — балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юлларда иминлекне саклау һәм укучыларның юл йөрү кагыйдәләренә җаваплы карашын формалаштыру./ Не допускайте ошибок на дороге! Все мы знаем правила дорожного движения. Но всегда ли мы их строго соблюдаем? Перед осенними каникулами в Такталачукской школе-интернате прошла профилактическая встреча, посвящённая тому, чтобы дети безопасно провели каникулы. С учениками встретились руководитель Актанышского отделения ГБУ «БДД» Ляйсан Мухаметова, а также отряды «Юнармия», «ЮИД» и «Алдынгылар» Такталачукской основной общеобразовательной школы. Школьники поговорили о безопасности дорожного движения, обменялись мнениями и познакомились с информационными материалами. Главная цель таких мероприятий — не допустить дорожно‑транспортных происшествий с участием детей, обеспечить безопасность на дорогах и сформировать у учащихся ответственное отношение к соблюдению правил дорожного движения.

-
"Уңыш бәйрәме" 15.10.2026 Бәллүр тынлык кылын тибрәтеп Моң агыла көзгә багышлап Көзне каршы ала көяз миләш Ал тәлгәшләр белән алкышлап Бүген Такталачык мәктәп-интернатта "Уңыш бәйрәме" булып узды. Һәр елны бакчадагы уңышны жыеп урнаштыргач уздырыла торган бик күңелле бәйрәм ул. Балалар бик теләп көзге мода күрсәттеләр, сәхнәдә матур чыгыш ясадылар , биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм ахырында директорыбыз Наилә Хазимардановна укучыларга бүләкләр-күчтәнәчләр тапшырды.

-
Хөрмәтле хезмәттәшебез Дилбәр Дәнифовна! 14.10.2026 Хөрмәтле хезмәттәшебез Дилбәр Дәнифовна! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез — 60 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Бу көн сезнең өчен генә түгел, ә Сезне белгән һәркем өчен зур бәйрәм, чөнки Сез — олы йөрәкле, искиткеч сабыр һәм мәрхәмәтле кеше. Сезнең 40 ел гомерегез мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернатта эшләүгә багышлануы — чын фидакарьлек ул. Сез үзегезнең йөрәк җылыгызны, назыгызны, күңел байлыгызны иң авыр язмышлы сабыйларга биргәнсез. Аларның һәрберсе Сезнең ярдәмегезне, аналарча кайгыртуыгызны тоеп үскән. Бу — бәяләп бетергесез хезмәт! Ул бары тик изге күңелле кешеләргә генә хас.Бүгенге бәйрәм көнегездә Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телибез! Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тормыш иптәшегез белән тигезлектә, озак еллар яшәргә язсын. Һәр яңа көн Сезгә бары тик шатлык-куанычлар, күңел күтәренкелеге генә алып килсен.Күңелегез һәрвакыт яшь, йөзегездән нур китмәсен! Гомерегезнең бу матур мизгелләре бәхет-шатлык белән тулы булсын! Хөрмәт белән Такталачык мәктәп-интернат коллективы һәм профсоюз.








