Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 221 ) 222 223 224 225 226 227 228 229 230
-
Туган көнегез белән! 24.11.2012

21 нче ноябрь көнне I группа балаларының Туган көн кичәсе булды. Кичә җәй-көз аенда туган балаларны туган көннәре белән тәбрикләүдән башланды . Бәйрәм кичәсе театральләштерелгән сәхнә күренеше , төрле уеннар белән дәвам итте. Анда татар халык уеннары “Ак калач”, “Чума үрдәк, чума каз” һ.б. уеннар уйналды. Кичәнең максаты- татар халкының уен -йолаларына ихтирам тәрбияләү, төрле хәрәкәтле уеннарны уйнау кагыйдәләре белән таныштыру; әдәплелек ,татулык һ.б. уңай сыйфатлар тәрбияләү.
-
Туган көнең котлы булсын! 23.11.2012

21 нче ноябрь көнне 3 группа укучыларының туган көн кичәсе уздырылды.Туган көн бәйрәмен тәрбияче Смирнова С.Г. белән Гизетдинова Л.Д. бергәләп әзерләделәр һәм алып бардылар.Бәйрәм җыр-биюләр,котлаулар һәм ярышлар белән аралаштырылып барды.Кичә бик күңелле үтте.Балалар һәм килгән кунаклар бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралдылар.
-
Бүген синең туган көн! 23.11.2012

22 нче ноябрь көнне тәрбияче А.И.Гәрәева IV төркем укучылары белән туган көн кичәсе үткәрде. Кичә балаларны туган көн бәйрәмен билгеләүнең каян килеп чыгуы, кайсы илдә ничек үткәрүләре, гомум ән, аның тарихы белән таныштырудан башланды һәм төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Кичә балалар өчен дә, килгән кунаклар өчен дә бик кызыклы, мавыктыргыч булды.
-
Туган көн-иң күңелле көн! 23.11.2012

22 ноябрь көнне II группа укучылары белән көз һәм кыш айларында туучы укучыларның “Туган көн” кичәсе үткәрелде. Бәйрәмнең нигезе итеп “Дуслык” темасы алынды. Кичә балаларның яшь һәм характер үзенчәлекләренә карап уеннар белән баетылды. Бәйрәм кичәсе биюләр, җырлар белән үрелеп барды. Тәрбиячеләр Л.И.Нуриева, А.Н.Петрова дуслык турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмакларга җаваплар табу аша укучыларның дуслык төшенчәсе турындагы белемнәрен ныгыттылар, балаларны һәрчак дус һәм тату булырга өндәделәр.
-
Милли йола 15.11.2012

14 нче ноябрь көнне мәктәбебездә матур традициягә әйләнгән Корбан ашы мәҗлесе оештырылды. Әлеге чараның төп максаты-укучыларга дини бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме турында мәгълүмат бирү, күзаллау тудыру, игелекле гамәл кылучыларны хөрмәтләү, өстәл янында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре формалаштыру. Мәҗлестә барлык укучылар, педагоглар һәм техник хезмәткәрләр, мәктәбебездә эшләп хәзерге көндә лаеклы ялда булган апа-абыйлар катнашты. Авылыбызның имам-хатибе Шәфигулла хәзрәт авылдагы дини йолаларның үтәлеше турында кыскача мәгълүмат бирде, Актаныш "Җәмигъ" мәчете имам-хатибе Руслан хәзрәт Корбан бәйрәме турында сөйләде һәм әдәп-әхлак кагыйдәләре турында үтемле вәгазь укыды.
-
Котлыйбыз! 01.11.2012

Мамадыш шәһәрендә үткәрелгән "Мәгариф эшчәнлегендә мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне куллану" X Республика конкурсының йомгаклау этабында мәктәбебезнең укытучы-логопеды Ю.И.Мансурова үз хезмәте -"Татарча логопедия" сайтын тәкъдир итеп уңышлы чыгыш ясады. Хезмәттәшебезнең эше жюри тарафыннан югары бәяләнеп, мактау кәгазенә лаек булды. Хезмәттәшебезне әлеге зур уңышы белән котлыйбыз, яңадан-яңа уңышларга ирешүен телибез!
http://mon.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/162719.htm
-
Безнекеләр- Халыкара конференциядә 23.10.2012

Яр-Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты каршында үткәрелгән "Школа В.В.Давыдова. Развивающее образование для детей с различными образовательными потребностями" Халыкара фәнни конференциягә мәктәбебездән укытучы-логопед Ю.И.Мансурова һәм педагог-психолог Н.Х.Хаҗиева чакырылды. Алар әлеге конференциядә стенд докладлары белән катнаштылар, исемле сертификатлар белән бүләкләнделәр. Шул ук конференция кысаларында үткәрелгән мастер-класслар бәйгесендә Н.Х.Хаҗиеваның эше лауреат булып танылды һәм диплом белән бүләкләнде.Педагогларыбызны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Уңыш бәйрәме 22.10.2012

Һәр елдагыча Уңыш бәйрәме мәктәбебездә бу уку елында да бик күңелле узды. Бәйрәм алдыннан укучылар группаларда тәрбиячеләр белән, классларда класс җитәкчеләре белән иҗади чыгышлар әзерләделәр, стена газеталары чыгардылар, рәсемнәр ясадылар, табигый материаллардан күргәзмәләр оештырдылар. Жюри барлык укучыларның да бәйрәмгә ныклы әзерлеген билгеләде,уеннарда актив катнашучыларны бүләкләде. Бәйрәмнән барлык укучылар да канәгать калды.
-
Эшлекле очрашу 17.10.2012

Бүген мәктәбебездә Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шәрәфиев Таһир Гаптрахман улы, Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Шакиров Ильфат Фоат улы, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Миләүшә Зөфәр кызы Гыйлаева , Актаныш муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Салихов Васил Максут улы составындагы делегация интернат- мәктәпнең эшчәнлеге, укучыларның тормышы, яшәеш шартлары белән танышып киттеләр.
-
Көзге табигатькә экскурсия 09.10.2012

Көзге табигатьнең матурлыгын ,табигаткә сак караш тәрбияләү, терек һәм терек булмаган табигатьтәге үзгәрешләрне күрә, кәгазьгә төшерә белергә , дәресләрдә өйрәнгәннәрне куллана белергә өйрәнү максатыннан бүген укучылар белән экскурсия оештырылды. Экскурсия вакытында шулай ук коллектив белән юлда хәрәкәт итү , җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту күнекмәләре камилләштерелде, Уңыш бәйрәме өчен табигый материаллар тупланды, уеннар оештырылды.







