Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 ( 219 ) 220 >>
-
Искечә Яңа елны каршылау 15.01.2013

Мәктәбебездә матур традициягә әйләнгән Искечә Яңа елны каршылау бәйрәме быел да бик матур үтте. Балалар өчен төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар, чыршы янында күңелле җыр-биюләр оештырылды, бүләкләр өләшенде.
-
Янгынга каршы көрәш конкурсы җиңүчеләре 15.01.2013

Бүген педагог-организатор Р.Р.Гилязова җитәкчелегендә А.Галимуллин, И.Исмакаев, Л.Рәхимова Актаныш иҗат үзәгендә оештырылган "Янгынга каршы көрәш " буенча рәсем конкурсының йомгаклау этабында катнашып мактау кәгазе һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнделәр.
-
Хакимият ёлкасында 09.01.2013

8 нче январь көнне Актаныш муниципаль районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ф.М.Камаев катнашында алдынгы укучылар белән уздырылган Чыршы бәйрәмендә мәктәбебезнең 9 нчы класс укучысы Лотфуллин Илдар катнашып, Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге белән бүләкләнде..
-
Полиция Кыш бабае бездә кунакта 31.12.2012

28 нче декабрь көнне мәктәбебезнең Чыршы бәйрәмендә Полиция Кыш бабае кунакта булып, укучыларга төрле -төрле күчтәнәчләр, бүләкләр өләште, балаларның җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыкларына сокланды.
-
Ата-аналар җыелышы 29.12.2012

28 нче декабрь көнне “Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге” темасы астында гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде. Классларда ата-аналар белән очрашу вакытында класс җитәкчеләренең методик чыгышлары тыңланды, уку буенча I яртыеллык йомгаклары, каникул вакытына куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды . Гомуми өлештә мәктәп директоры А.С.Хазиев "Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге" темасына методик чыгыш ясады, ата-аналарның сорауларына җавап бирде. Соңыннан барлык балалар һәм ата-аналар мәктәпнең Чыршы бәйрәмендә катнашты.
-
Хуш киләсең , Яңа ел! 29.12.2012

28 нче декабрь көнне мәктәбебездә барлык укучылар, ата-аналар, өйдә укучы укучылар өчен Чыршы бәйрәме уздырылды. Чыршы бәйрәмендә балалар бик актив булды, Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмдә буласы конкурсларга да бик җитди әзерләнгәннәр, һәр конкурста да барлык укучыларның да эшләрен Кыш бабай уңай бәяләп бүләкләрен бирде, рәхмәтләрен җиткерде.
-
Тамчы-шоу 20.12.2012

18 декабрь көнне тәрбияче С.Г.Смирнова III группа укучылары белән ачык шөгыль-“Тамчы-шоу” уены оештырды. Уенның темасы-“Урман сукмагы буйлап”. Балаларның дәресләрдә, әңгәмә-экскурсияләрдә агачлар, үсемлекләр турында алган белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү, табигатьнең кеше тормышында әһәмиятен билгеләү, укучыларга экологик тәрбия бирү максатыннан оештырылган шөгыль вакытында балалар бик актив булдылар, ярышларда теләп катнаштылар. Уен ахырында 6нчы класс укучыларыннан төзелгән “Ак каен” командасы җиңүче булды.
-
Эшлекле сәфәр 18.12.2012

17 нче декабрь көнне мәктәбебездә Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Билалова Ләйсән Ракиповна, шул ук раон Завод-Нырты урта мәктәбе директоры Шаймиев Илнур Илшатович эшлекле очрашуга килделәр. Очрашу вакытында кунакларны кызыксындырган сорауларга җаваплар, интернат-мәктәп тормышы, балаларның яшәү-көнкүреш шартлары турында мәгълүмат бирелде, укучылар көче белән әзерләнгән концерт-тамаша күрсәтелде.
-
Яхшы сүз-шәфкатьле гамәлгә тиң 17.12.2012

13 нче декабрь көнне тәрбияче А.Н.Петрова II группа укучылары белән "Яхшы сүз-шәфкатьле гамәлгә тиң" исеме астында ачык тәрбия сәгате үткәрде. Әлеге чараның төп максаты - укучыларга яхшы сүзнең дә тәэсир итү көче зур икәнен, яхшы гамәлгә тиң булуын аңлату, үзара һәм өлкәннәр белән аралашканда бары тик яхшы сүзләр генә куллануларына ирешү.Тәрбия сәгатендә укучыларны уйланырга, эзләнергә мәҗбүр иткән проблемалы сораулар да, эчтәлекле әңгәмә, практик гамәлләр дә уңышлы файдаланылды. Мультимедиалы презентация тәрбия сәгате вакытында шулай ук урынлы кулланылды.
-
Игелек үзәге -игелекле үзәк 14.12.2012

Мәктәбебезнең 14 укучысы 2012 елның 14 нче декабре көнендә Актаныш авылы Игелек үзәгендә инвалид укучылар арасында оештырылган “Әнием-иң якыным” рәсем конкурсының йомгаклау этабында катнашып призлы урыннар яуладылар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны котлыйбыз һәм тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез.







