• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

"Остазлардан калган яктылык"

Опубликовано: 19.10.2023

19 нчы октябрь конне Актанышның беренче санлы мәктәбендә "Остазлардан калган яктылык" исеме белән танылган педагогика ветераны Илгизәр Шәвәлиев исемендәге фәнни-гамәли конференция үтте. Богады мәктәбенең 9 нчы класс укучысы Энҗе Хисамова "Алтын җирдән- галим илдән чыга" номинациясендә үзенең фәнни тикшеренү эше белән катнашты. Аның эше "Ил карты да сезгә башын иеп-"Мөгаллим" дип зурлап эндәшә" исеме астында иде. Ул үзенең эшендә мәгариф өлкәсенә зур өлеш керткән директорыбыз Салихов Васил Максут улының тормышы,  хезмәт юлын чагылдырды. Эзләнү эшендә 32 ел директорлык иткән Салихов Максут Салих улының тормышы һәм хезмәт тарихы да өйрәнелгән иде. Жюри әгъзалары аның эшен лаклы дип табып, 2 урын бирделәр. Энҗене һәм эшне җитәкләгән укытучылары Инзилә Дөбәрис кызын, Тәнзилә Мирфайда кызын чын күңелдән котлыйбыз! Русия Президенты Владимир Путин 2023 елны “Укытучы һәм остаз елы” дип игълан итте. Бу карар укытучыларның югары статусын тану һәм аларның башкарган эшенең мөһимлеге турында сөйли. Бу фәнни-гамәли конференциядә, шушы ел кысаларында үткәрелде. Бик матур эчтәлекле чара булды.



К списку новостей