МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Зона семинары / Зональный семинар
Опубликовано: 27.02.202427 февраль көнне, Актаныш гомуми үсеш бирүче 3 санлы балалар бакчасында, "Сәяхәт башлана" проекты кыссаларында балалар бакчасында "Туган телне, милли мәдәниятне, традицияләрне өйрәнү" темасы астында зона семинары булып узды. Әлеге семинарда Татарстан Республикасы "Алдынгылар Хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге Советы Рәисе урынбасары - Засыпкина Ләйсән Ривкат кызы, Чаллы шәһәре, Сарман һәм Мөслим районнарыннан "Алдынгылар Хәрәкәте" пилот бакчаларының кураторлары килгән иде. Биредә алар бакчабыз тәрбиячеләре тарафыннан әзерләнгән мастер-классларда катнашып, викторинада "Пионерлар" вакытын искә төшереп, "Алдынгылар Хәрәкәте" турында үз белемнәрен ныгыттылар. Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Дипломатия һәм халыкара мөнәсәбәтләр” юнәлеше буенча проектның йомгаклау өлеше күрсәтелде. Семинар бакчабыз балалары катнашында матур шигырь, җыр, биюләр белән дәвам итте. Йомгаклау өлешендә бакчабызның мәктәпкә әзерлек балалары белән Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Алдынгылар Хәрәкәте" активистлары һәм Яшь юл хәрәкәте инспекторлары бердәм эшчәнлек күрсәттеләр. Бакча кыз-малайлары өчен укучылар белән аралашу, яңа белемнәр алу, уеннар-квестларда катнашу күңелле, ә укучылар үзләрен биредә остазлар буларак сыный, җаваплылык тоеп эш итә, шул ук вакытта ерак булмаган балачак иленә кайтып килә. Әлеге хәрәкәт балалар өчен файдалы, кызыклы һәм заманча булу белән беррәттән, мәктәп хәрәкәте активистлары белән эшчәнлек һәр ике як өчен дә гаять нәтиҗәле.
К списку новостей