Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Волейбол ярышы 10.02.2023
Физкультура атналыгы кысаларында интернатта яшәүче укучылар белән волейбол ярышы узды.
-
"Ел активы - 2023" бәйгесендә 10.02.2023
Гимназиябезнең "Ялкын" балалар оешмасы республикакүләм балалар оешмалары арасында узучы "Ел активы - 2023" бәйгесенә катнаша. I турны уңышлы үтеп, II турга чакыру алдылар алар. "Ялкын" балалар оешмасы президенты Гилаев Айнурга, педагог-оештыручылар Хафизова Алсу Мирзамәхмүт кызына, Аграпова Миләүшә Рәдис кызына алга таба да уңышлар телибез!
-
"Спорт гаиләсе - сәламәт гаилә!" 10.02.2023
"Спорт гаиләсе - сәламәт гаилә!" фотобәйгесенә 5В сыйныф укучылары да кушылды.
-
Чаңгы ярышында 10.02.2023
“Бүләк” чаңгы трассасында балалар бакчалары балалары һәм башлангыч сыйныф укучылары арасында узган “Россия чаңгы юллары-2023”, “Татарстан чаңгы юллары-2023” массакүләм чаңгы ярышында гимназиябез укучылары да катнашты. 1А сыйныфы укучысы Амеля Ганиева 1-2 сыйныфлар арасында 350 метрга узышуда 2 урын яулады. Молодец, Амеля!
-
Физкультура атналыгы 09.02.2023
Физкультура атналыгы барышында егетләр арасында турникта күтәрелү, кызлар арасында аркада ятып гәүдәне күтәрү буенча да иң-иңнәрне ачыклау бара. Укучыларыбыз бик актив.
-
Чаңгы эстафетасы 09.02.2023
Бүген бездә чаңгы эстафетасы! 5-11 сыйныф командалары - ике егет, ике кыз, "Нөркә" чаңгы базасында, эстафетада катнаша.
-
Күмәк көч тау күчерә 09.02.2023
Интернатыбыз егетләре укуда да, эштә дә сынатмыйлар. Тәрбиячеләре Хаҗиева Миләүшә Рәдис кызы.
-
Тормыш иминлеге дәресендә 09.02.2023
Тормыш иминлеге дәресендә 9а сыйныф укучылары Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин белән Украинада махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгы хакында сөйләштеләр.
-
Катнашырга ашыгыгыз, дуслар! 09.02.2023
"Спорт гаиләсе - сәламәт гаилә!" фотобәйгесендә сез дә катнашырга ашыгыгыз, дуслар! Әмирҗановлар, Исламовлар, Сираевлар гаиләләре актив ял вакытында.
-
Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе 08.02.2023
Гимназиябезнең 9 сыйныф укучылары бүген – 8 февраль көнне рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе уза, һәм ул төп дәүләт имтиханына керү мөмкинлеге булып тора. Сынау алу 9.00 сәгатьтә башланып китте. Укучыларыбызга тел ачкычлары, зирәк зиһен, уңышлар телибез.
Имтихан 15 минут дәвам итә һәм 4 этапны үз эченә ала: текстны уку һәм сөйләп чыгу, монолог, диалог. Имтихан тапшыру өчен өстәмә көннәр дә каралган – 15 март һәм 15 май.
Йомгаклау иншасы өчен максималь балл – 20. Зачет алу өчен барлык балларның яртысын – 10 сын җыю да җитә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.