Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Чаллы шәһәрендә Дельфинарийда 09.03.2023
Гимназиябезнең 5В сыйныф укучылары бүген Чаллы шәһәренә Дельфинарийга барды. Дельфиннар Гимаев Русланга картина ясап бирсә, Галиев Самирга дельфинда йөзү бәхете елмайды. Дельфинарийда булганнан соң, кафега да кереп сыйланды бишенчеләр. Беренче яртыеллыкта Тәрбия рейтингында 3 урын яулап, Чаллы шәһәренә экскурсия белән бүләкләнгән иде алар!
-
"Созвездие-Йолдызлык" фестивале финалисты 09.03.2023
"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона сайлап алу турында чыгыш ясап, гимназиябезнең 5В сыйныф укучысы Гөлинә Закирова “Вокал-соло” номинациясендә III урын яулады һәм финалда чыгыш ясау хокукына ия булды. Җитәкчесе – Чекалина Гүзәлия Фирдәвес кызы.
-
Евгений Исаченко (Женя абый) гимназиябездә кунакта 09.03.2023
Тәрбия буенча эксперт, тәҗрибәле педагог-психолог Евгений Исаченко (Женя абый) бүген гимназиябездә кунакта. Иң элек, Евгений Исаченко 4 сыйныф укучылары белән очрашты. Яхшылык, яманлык, сайлау мөмкинлеге, дуслашу серләре буенча җанлы әңгәмә корды алар.
Женя абый - легендар педагогика классигы Шалва Амонашвилиның сертификатланган шәкерте, "гуманлы педагогика Рыцары" исеменә ия, Белорус гуманлы педагогика үзәге рәисе. Ул шулай ук ата-аналар мәктәбе җитәкчесе, күпсанлы белем бирү программаларын (шәхси мәктәп, фестивальләр, социаль проектлар, гаилә лагерьлары) оештыручы, гаиләләргә ярдәм күрсәтүче консультант. -
ЮИД хәрәкәтенең 50 еллыгына багышланган чарада 07.03.2023
ЮИД хәрәкәтенең 50 еллыгына багышланган чарада гимназиябезнең "Ялкын" балалар оешмасының "Светофор" яшь юл хәрәкәте инспекторлары да катнашты. Педагог-оештыручылар Алсу Мирзамәхмүт кызы Хафизова һәм Миләүшә Рәдис кызы Аграпова Актаныш районы буенча ЮХИДИ оешмасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
-
"Үз уен" ("Своя игра") әдәби викторинасы 07.03.2023
Рус теле hәм әдәбияты атналыгы кысаларында 7 сыйныф укучылары арасында "Үз уен" ("Своя игра") әдәби викторинасы узды. Урыннар түбәндәгечә:
1 урын - 7А сыйныфы,
2 урын - 7Б сыйныфы,
3 урын - 7В сыйныфы.Җанатарлар командасы да бик актив катнашты.
-
Котлыйбыз! 07.03.2023
Татнетны үстерү фонды оештырган "Әдип сүзе" проектында актив катнашып, гимназиябезнең педагог-китапханәчесе Исламова Эльвира Мәүлетдин кызы җиңүче дипломына ия булды.
-
«Кызыл ромашка» шигырь укучылар I республика конкурсы җиңүчеләре 06.03.2023
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган «Кызыл ромашка» шигырь укучылар I республика конкурсында катнашып, гимназиябезнең 2А сыйныф укучылары Диана Гарипова, Румия Шәрипова (җитәкчеләре Сөмәя Тәлгать кызы Муллаярова), 2Б сыйныф укучылары Ильяс Вәгыйзов, Камилә Габделгалиева (җитәкчеләре Светлана Риф кызы Шәйхуллина), 3Б сыйныф укучысы Зәлинә Хаҗиева (җитәкчесе Айгөл Данис кызы Зиннурова) “Нәфис сүз” номинациясендә җиңү яуладылар.
-
"Озын толым" конкурсында 06.03.2023
Татар кызлары элек-электән чибәрлекләре, тыйнак, уңган, озын толымлы булулары белән дан тотканнар. Безнең кызларыбыз да нәкъ шундыйлар! Интернатыбызда тәрбияче Исламова Зөлфия Зәет кызы үткәргән "Озын толым" конкурсында кызларыбызны актив катнашты.
-
8В сыйныфында 06.03.2023
8В сыйныф укучылары 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнен күңелле уеннар уйнап, биеп, җырлап, дустанә аралашып билгеләп үттеләр.
-
Хоккей турнирында 04.03.2023
Гимназиябез укучылары - бүген "Лачын" боз сараенда узучы хоккей турнирында иң актив җанатарлар! Хоккей сөюче актанышлылар өчен бүген актив ял, бәйрәм көн!Матур җиңүләр телибез хоккейчыларга!