Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
УКЫТУЧЫ ҺӘМ ОСТАЗ ЕЛЫ 15.03.2023
Республикада һәм гимназиябездә Укытучы һәм остаз елына тантаналы төстә 14 февральдә старт бирелде. Гимназиябез укытучылары - мәгариф ветераннары, Татарстан Республикасының Халык укытучылары, башлангыч сыйныфлар укытучысы Диләрә Дуглас кызы Хөббетдинова һәм татар теле, әдәбияте укытучысы булып эшләгән Ләйсән Галиакбәр кызы Әминова, татар теле һәм әдәбияте укытучысы Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова
бүген Казанда ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында узучы Укытучылар һәм остазлар елын ачу тантанасында катнаштылар!
Гимназиябез китапханәсендә дә Укытучы һәм остаз елына багышланган чаралар даими үтә, “Педагог – исем түгел, педагог - сәләт” иллюстрацияле китап күргәзмәсе оештырылган. Күргәзмәдә укытучы һәм укучылар тормышы, гимназия дөньясын яктырткан китаплар, газета-журналлар белән танышып була. Әлеге ел Россия фәнни педагогикасына нигез салучы К.Д.Ушинскийның 200 еллыгына нигезләнгән. Шул уңайдан, танылган остазлар В.А. Сухомлинский, К.Д.Ушинский, А.С.Макаренко, Ш.А.Амонашвили, Л.В.Занков, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин турында кыскача мәгълүматлар тупланган күргәзмәлекләр дә булдырылды.
Әдәби экспозиция белән бүген 9А сыйныфы укучылары класс җитәкчесе, тәҗрибәле укытучы-остаз Рәмилә Әдип кызы Хаҗиева белән бергәләп таныштылар. Рәмилә Әдип кызы укытучы һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштырды. Укучылар өчен үз эшенең остасы, акыллы киңәшче, эчкерсез ярдәмче һәм остаз да ул. -
Проект эшләрен яклау 15.03.2023
Гимназиябездә укучылар үзләренең шәхси проектларын яклый башлады. Проект эшләрен яклау берничә юнәлештә бара. Әлеге фото һәм видеоларда укучыларыбыз математика һәм физика юнәлешләре буенча проект эшләрен тәкъдим итә.
-
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 13.03.2023
Бүген – 13 март көнне, гимназиябездә "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре язучы Сергей Владимирович Михалковның 110 еллыгына багышланды.
Сергей Михалков - балалар язучысы һәм шагыйре, Бөек Ватан сугышында хәрби хәбәрче, илебезнең өч дәүләт гимны сүзләренең авторы.
Россия Мәдәният Фонды тарафыннан Сергей Михалковның истәлекле алтын медале булдырылган, ул Ватанга, Ватан мәдәниятенә хезмәт иткән өчен һәм яшь буынны тәрбияләүгә өлеш керткән өчен бирелә.
Дәрес кысаларында укучылар режиссерлар Никита Михалков һәм Андрей Кончаловскийның видео мөрәҗәгатьләрен карадылар.
Әлеге фотода 7В һәм 8Б сыйныфы укучылары тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәмис Илгиз улы Хәсәнов белән дәрес вакытында. -
"Сәләт-Ялкын" 13.03.2023
Гимназиябезнең "Сәләт-Ялкын" клубында шөгыльләнүче 8 сыйныф егетләре, "Сәләт" проектларында катнашучы 1Б сыйныфы җитәкчесе Гөлназ Дильшат кызы Солтанова төбәк "Сәләт" клубларының гамәли уку-укыту семинарында укып, проектларын якладылар. Төрле остаханәләрдә үз сәләтләрен күрсәттеләр.
Егетләребезнең иҗади эшчәнлекләренә югары бәя бирелде, ә аларның кураторлары Гөлназ Дильшат кызы Солтанова гамәли уку-укыту семинарын оештыруга зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. -
Волейбол турнирында 13.03.2023
Актанышта 12 март көнне узган ачык волейбол турнирында, Актаныш командасы составында уйнап, гимназиябезнең волейбол командасы кызлары 1 урын яуладылар. Тренерлары – Ленар Ибнеев. Афәрин!
-
Һөнәр сайлау - җаваплы эш 11.03.2023
Гимназиябездә укучылар кечкенәдән үк һәр эшнең дә үзенчәлекләре белән танышып үсәләр. Әти-әниләренең дә эш урыннарында була алар. Төрле шөгыльләр аша да үз сәләтләрен ачалар. Дәресләрдә дә, җанлы әңгәмәләрдә дә һөнәри юнәлеш бирелә.
Интернатта да тәрбияче Латыпова Ләйсән Рафис кызы үткәргән җомга чарасы укучылар өчен кызыклы да, файдалы да булды. Һөнәр сайлау үзенчәлекләре белән танышты алар. -
"Сәләт-Ялкын" клубы гамәли уку-укыту семинарында 11.03.2023
Гимназиябездәге "Сәләт" яшьләр үзәгенең үз мәйданчыгы - "Сәләт-Ялкын" клубында шөгыльләнүче 8 сыйныф егетләре, "Сәләт" проектларында катнашучы 1Б сыйныфы җитәкчесе Гөлназ Дильшат кызы Солтанова төбәк "Сәләт" клублары өчен Лаеш районының Троицкий бистәсендәге "Йолдызлы" ял һәм уку үзәгендә уздырылган гамәли уку-укыту семинарында катнаша.
-
Талантлар университеты челтәр мәйданчыклары вәкилләре укуы 11.03.2023
Талантлар университеты челтәр мәйданчыклары вәкилләрен укытты. Гимназиябез дә Талантлар Университетының челтәр мәйданчыгы булып тора. Әлеге укуда директорның методик-инновацион эшләр буенча урынбасары Юлия Валентиновна Әмирҗанова катнашты һәм уртак эшчәнлек буенча проект яклады.
Укуда Талантлар Университетының мөмкинлекләре һәм мәктәп укучылары өчен булган программалар белән уртаклаштылар. «Предметтан тыш компетенцияләр тренинглары» методик сессиясе узды, «Яңа һөнәрләр атласы» һәм башка һөнәри юнәлеш бирү инструментлары турында да бәян ителде биредә. -
1 сыйныфка укырга кабул итәбез 10.03.2023
Гуманитар гимназия-интернатыбыз 2023-2024 уку елына 1 сыйныфка укырга керүче балаларны кабул итә. Мөрәҗәгать итү өчен телефон - 89656186164, Лилия Глүс кызы Вәлиева.
-
"Филология иленә сәяхәт" 10.03.2023
Рус теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында, 6 сыйныф укучылары белән "Филология иленә сәяхәт" уены уздырылды.