Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Китапханәдә 26.04.2023

2А һәм 2Б сыйныф укучылары Габдулла Тукайның 137 еллыгын билгеләп үттеләр. Укучылар язучының шигырьләрен яттан сөйләделәр. Китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштылар.
-
Тукай шәкертләре 26.04.2023

Гимназиябезнең 1А сыйныф укучылары районда узган Тукай бәйрәмендә актив катнашканнары өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
-
Инглиз теленнән сынау 26.04.2023

Гимназиябезнең 6 сыйныф укучылары инглиз теленнән сынау үтә. Телдән имтихан тапшыра алар бүген.
-
Фирая Солтанова-Жданова кубогына узган эстафета 26.04.2023

Якташыбыз, марафончы Фирая Солтанова-Жданова кубогына узган эстафетада гимназиябез командалары да катнашты. Кечкенәләр командасы - V, зурлар командасы III урын яулады. Котлыйбыз!
-
Тукай туган көне 26.04.2023

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм туган тел көне белән! Татар телем - халкым теле!
-
"Тукай эзләре буйлап" 26.04.2023

Бүген 5 сыйныфлар арасында "Тукай эзләре буйлап" исемле викторина узды. Укучылар бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрен ныгыттылар. Көч сынашуда дуслык җиңде.
-
"Тукай шәкертләре!" район шигырь бәйрәмендә 26.04.2023

Гимназиябезнең "Ялкын" балалар оешмасы варислары "Тукай шәкертләре!" район шигырь бәйрәмендә чыгыш ясап, Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
-
Татар теленнән халыкара олимпиадада 26.04.2023

Татар теленнән халыкара олимпиадада гимназиябезнең 8А сыйныф укучысы Лиана Шакирова призер булды. Укытучысы Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова. Котлыйбыз!
-
"Шигърияткә сәяхәт" бәйгесендә 25.04.2023

Роберт Миңнуллин исемендәге "Шигърияткә сәяхәт" бәйгесендә гимназиябезнең 5 сыйныф укучысы Алия Миргаязова "Шигърияткә адымнар" номинациясендә җиңү яулады! Үзе иҗат иткән "Синең Сөнең" шигыре 3 урынга лаек булды аның. Бәйрәм тантанасында Алияне Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу бүләкләде. Киләчәктә дә шигърият дөньясында уңышлар теләде.
-
"Туган телем – шагыйрьләр теле" 25.04.2023

Габдулла Тукай иҗатына багышланган "Туган телем – шагыйрьләр теле" төбәк нәфис сүз осталары бәйгесендә катнашып, гимназиябезнең 6Г сыйныф укучысы Диана Җанҗегетова җиңү яулады – III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе – Эльвира Мәүлетдин кызы Исламова.
















