Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Хоккей турнирында 04.03.2023
Гимназиябез укучылары - бүген "Лачын" боз сараенда узучы хоккей турнирында иң актив җанатарлар! Хоккей сөюче актанышлылар өчен бүген актив ял, бәйрәм көн!Матур җиңүләр телибез хоккейчыларга!
-
«Кызыл ромашка» шигырь укучылар I республика конкурсы лауреатлары 03.03.2023
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган «Кызыл ромашка» шигырь укучылар I республика конкурсында катнашып, гимназиябезнең 1Б сыйныф укучылары Нуриман Локманов һәм София Давлетова "Вокал" номинациясендә I дәрәҗә лауреат булдылар. Җитәкчеләре - Гөлназ Дильшат кызы Солтанова.
-
Рус теле һәм әдәбияты атналыгы 03.03.2023
5 сыйныф укучылары арасында "Барысын да белергә телим!" исемле квест-уен узды.
-
"Мәктәп фәне - киләчәкнең инновацион потенциалы" VIII дөньякүләм укучылар фәнни-гамәли конференциясе җиңүчесе 03.03.2023
"Мәктәп фәне - киләчәкнең инновацион потенциалы" VIII дөньякүләм укучылар фәнни-гамәли конференциясендә 7А сыйныф укучысы Вәлиева Алинә (укытучысы Вәлиева Алсу Риф кызы) "Үсемлекләрне гидропоника ысулы белән үстерү" фәнни-эзләнү эше белән катнашып, "Иң яхшы практик " номинациясендә җиңүче итеп танылды. Котлыйбыз!
-
"Минем гаилә традицияләре" темасы буенча проект эшләре 03.03.2023
Рус теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында, 6Г сыйныф укучылары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйрүзә Риф кызы Газизова җитәкчелегендә, "Парламент дәресе - 2023" республика конкурсына багышланган "Минем гаилә традицияләре" темасы буенча проект эшләрен якладылар.
-
Актаныш районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар һәм участок полиция хезмәткәрләре бүлеге җитәкчесе - подполковник Салават Мөзаһит улы Котлыяров белән очрашу 02.03.2023
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар һәм участок полиция хезмәткәрләре бүлеге җитәкчесе - подполковник Салават Мөзаһит улы Котлыяров бүген гимназиябез укучылары белән очрашты, балалар тарафыннан хокук бозуларны кисәтү максатында, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту, хокук нормаларын үтәү, тәртип кагыйдәләрен аңлатты.
-
Халыкара гражданнар оборонасы көненә багышланган ачык дәресләр/ Открытые уроки по основам безопасности жизнедеятельности, посвященные Международному дню гражданской обороны 01.03.2023
Бүген, 1 нче март көнне, гимназиябездә Халыкара гражданнар оборонасы көненә багышланган тормыш нигезләре иминлеге буенча ачык дәресләр үткәрелде. Дәресләр барышында 200 дән артык укучы Гражданнар оборонасы өлкәсендә халыкара аренада махсуслашкан бердәнбер хөкүмәтара оешма булган Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы барлыкка килү тарихы белән таныштырылды.
Сегодня, 1 марта, в нашей гимназии прошли открытые уроки по основам безопасности жизнедеятельности, посвященные Международному дню гражданской обороны. В ходе занятий более 200 учащихся познакомились с историей создания международной организации гражданской обороны, которая является единственной межправительственной организацией, специализирующейся на международной арене в области гражданской обороны.
-
Шәриф Камал премиясе лауреатлары игълан ителде! 01.03.2023
Гимназиябезнең тарих укытучысы Гыйлметдинов Марат Илсур улы 2022 ел өчен Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиянең "Әдәби тәрҗемә" номинациясе лауреаты исеменә лаек булды. Марат Илсур улын ихлас күңелдән тәбриклибез!
-
Самиргә уңышлар телибез! 01.03.2023
Гимназиябезнең 9Б сыйныф укучысы Самир Сәйфетдинов "Профдебют" һөнәри конкурсында катнаша. Уңышлар телибез!
-
Физика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасы призерлары 01.03.2023
Физика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасында 7Б сыйныф укучысы Азамат Ямалов, 9А сыйныф укучысы Ислам Тимеров (укытучылары Филарис Фәнис улы Ямалов), 8В сыйныф укучысы Әмирхан Шәймәрданов, 10 сыйныф укучысы Вильдан Хуҗин (укытучылары Римма Гранит кызы Баһаветдинова) – призерлар! Котлыйбыз!