Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Чаллы шәһәрендә экскурсиядә
Опубликовано: 25.04.2023Гимназиябезнең 8В сыйныф укучылары 24 апрель көнне Чаллы шәһәренә экскурсиягә бардылар. Шәһәр белән танышу һәм истәлекле урыннарда булу маршрутын укучылар үзләре сайлады.
-Иң элек, "Квеструм"га кердек. Биредә 1 сәгать дәвамында биремнәр үтәдек. Кабатланмас хисләр кичердек.
Аннан соң, "Торговый квартал"да төшке аш ашадык.
"Синема Парк" кинотеатрында "Вызов" фильмын карадык. Төп рольдә уйнаучы актрисаның батырлыгына, көчле рухына, илебезнең нинди бөек, алдынгы булуына сокланып утырдык. Космос, космонавтлар турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдык, - ди укучылар.
Исегезгә төшерәбез, 8В сыйныф укучылары Тәрбия рейтингында I яртыеллык нәтиҗәләре буенча II урын алып, Чаллы шәһәренә экскурсия белән бүләкләнгән иделәр.
- Экскурсия бик ошады, гимназия дирекциясенә бик зур рәхмәтле без, - ди укучылар да, ата-аналар да, сыйныф җитәкчесе Фәйрүзә Филарис кызы Ганиева да.
К списку новостей