Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Китапханәсенәдә экскурсиядә 17.03.2023
1А сыйныф укучылары, озынайтылган көн төркеме җитәкчесе Гафурова Алсу Илгиз кызы белән, гимназиябезнең "Адымнар" комплексы китапханәсенә экскурсиягә керделәр. Китап укуга кызыксыну уятуда һәм сакчыл караш тәрбияләүдә педагог-китапханәче Исламова Эльвира Мәүлетдин кызының "Китаплар илендә" видеопрезентациясе бик эчтәлекле булды.
Укучылар балалар өчен чыга торган газета-журналлар белән таныштылар, үзләренә укыр өчен әдәби китаплар алдылар. -
ГТО 17.03.2023
Гимназиябезнең 11 сыйныф укучылары ГТО нормаларын тапшыра.
-
"БДИ тапшыру көне" акциясе 17.03.2023
Бүген Актаныш муниципаль районында чыгарылыш укучыларының әти-әниләре БДИ тапшырды. Ел саен үткәрелә торган «Бергә тапшырабыз " Бөтенроссия акциясе кысаларында унберенче сыйныф укучысы ролен үз өсләренә алып карадылар. Бердәм БДИда 18 ата-ана катнашты. Ата — аналар БДИ процедурасы белән эчтән - имтихан пунктына керүдән алып нәтиҗәләр алуга кадәр таныштылар. Быел катнашучылар рус теле буенча биремнәр үтәделәр.
-
"Кванториум" мобиль технопаркы укулары 17.03.2023
"Мәгариф" милли проектының "Һәр бала уңышы" федераль проекты кысаларында "Кванториум" мобиль технопаркы гимназиябездә 13 марттан чираттагы укуларны башлап җибәрде.
1-2, 5-8 сыйныф укучылары IT тармагында эшләүче белгечләр хезмәте белән танышалар. Технопарк укытучылары быел гимназиябезгә икенче тапкыр килделәр, әлеге проект сәләтле балаларга дөрес профориентация бирүгә юнәлдерелгән. -
Татар халкының милли ризыгы – тәбикмәк 17.03.2023
Ир-ат ашарга пешергәндә фәрештәләр канат кагып торыр, диләр. Чынлап та, гимназиябез интернатында егетләр пешергән аш-су ризыклары аеруча тәмле була. Атна кич тәрбияче апалары Ләйсән Рафис кызы Латыйпова белән татар халкының милли ризыгы – тәбикмәк пешерде алар! Телеңне йотмалы икәне фотодан ук күренеп тора.
-
Экология һәм биологиядән проект эшләре 17.03.2023
Гимназиябезнең 5 һәм 7 сыйныф укучылары экология һәм биологиядән проект эшләрен яклады.
-
Технологиядән проект 16.03.2023
6-8 сыйныф кызлары технологиядән проект эшләрен якладылар.
-
Сәламәтлек - иң зур байлык 16.03.2023
Сәламәтлек - ул кешедә булган иң зур байлык. Аны акчага да сатып алып булмый, туган көнгә дә бүләк итеп булмый. Озак hәм бәхетле яшисең килсә, булган сәламәтлекне ныгыту, саклау турында кайгыртырга, үз өстеңдә бик күп эшләргә кирәк.
Интернатыбыз егетләре сәламәтлекләренә, сәламәт яшәү рәвешенә бик җаваплы карый. Спорт уеннарын яраталар, актив ял итәләр. Тәрбиячеләре - Хаҗиева Миләүшә Рәдис кызы. -
Шәхси проектлар 16.03.2023
Гимназиябездә укучыларның шәхси проектларын яклавы дәвам итә. Проект эшләрен яклау берничә юнәлештә бара. Әлеге фотода 5-8 сыйныф укучылары биологиядән проект эшләрен тәкъдим итә.
-
«Кванториум» курсларында 15.03.2023
Яр Чаллы «Кванториум» күчмә технопаркы гимназиябезгә ике атналык укыту курсларына килде. “ГЕОКВАНТУМ”, “ПРОМРОБО КВАНТУМ”, “ХАЙТЕК”, “VR/AR-КВАНТУМ” юнәлешләрендә 184 укучыбыз белем алачак. "Кванториум"да 1-2, 5-8 сыйныф укучылары укый. Әлеге фотоларда 8А сыйныфы укучылары үз белемнәрен күтәрә.