Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
"Сәмрух" ел премиясын тапшыру тантанасында 22.02.2023
21 февраль көнне 8В сыйныф укучылары "Сәмрух" ел премиясын тапшыру тантанасында катнаштылар. Чара Казанда "Пирамида" күңел ачу үзәгендә булды. Укучыларыбыз өчен "Сәләт" йортында, кич "Звездный" лагеренда кызыклы чаралар оештырылды. Яхшы кәеф, күтәренке күңел, яңа фикер-идеялар белән укучыларыбыз бүген кайтыр юлга кузгалды. Имин юллар сезгә!
-
"Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез" 21.02.2023
"Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез" республикакүләм нәсел шәҗәрәләре фестивалендә гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова, 2А сыйныфы укучысы Сөмбел Шәрипова, 5В сыйныф укучысы Раяз Шәрипов, 6А сыйныф укучылары Айзилә Шәрипова, Аделина Сәлахова катнашып, район этабында 1 урын яуладылар. Шәриповларга алдагы ярышларда да уңышлар телибез!
-
Күргәзмә 21.02.2023
Гимназиябез китапханәсендә 21 февраль - Халыкара туган тел көненә багышланган күргәзмә эшли.
-
Туган тел көненә багышланган онлайн-марафон 21.02.2023
«Россия Федерациясе халыкларының туган телләр Федераль институты» ФДБУ, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән, 2023 елның 21 февралендә 10:00дән 17:00гә кадәр (Мәскәү вакыты белән) Туган тел көненә багышланган онлайн-марафон үткәрә. Әлеге марафонга без дә кушылдык.
Онлайн-марафон үткәрү педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләрен үстерүгә, Россия халыкларының туган телләрен һәм әдәбиятын укытуның уңышлы практикалары белән үзара алмашуга, Россия халыкларының мәдәни мирасына игътибарны җәлеп итүгә, туган телләрне саклауга, туган тел укытучысы һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Марафон Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елын үткәрүгә багышланган. Онлайн марафон программасына түбәндәге чаралар кертелгән:
- «Этномәдәни белем: экспертлардан актуаль» лингводактика һәм культурология өлкәсендә әйдәп баручы галимнәр белән түгәрәк өстәл;
- лингводидакт галимнәренең ачык лекцияләре;
– «Туган тел һәм туган әдәбиятның иң яхшы укытучысы" Бөтенроссия һөнәри конкурсында җиңүчеләрнең һәм лауреатларның мастер-класслары;
- этноблогерларның «Социаль челтәрләр аша мәдәни мирасны популярлаштыру турында» чыгышлары;
– Россия Федерациясе гомуми белем бирү системасында Россия халыклары телләре» региональ практикаларын тәкъдим итү;
- җәмәгать эшлеклеләре, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән диалог.
-
"Туган тел укытучыларының мастер классы" Бөтенроссия конкурсында 21.02.2023
"Туган тел укытучыларының мастер классы" Бөтенроссия конкурсында катнашып, гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Айгөл Ралиф кызы Әхмәтгалиева район этабында 2 урын яулады. Айгөл Ралиф кызын әлеге матур җиңү белән котлыйбыз, алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар телибез!
-
Бәйрәм белән! 21.02.2023
Бүген һәр кемгә, һәр милләткә бәйрәм көн - туган тел көне. Бәйрәм белән!
Туган тел
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!Габдулла Тукай
-
География фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы җиңүчеләре 21.02.2023
Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында география фәненнән 9А сыйныф укучысы Самат Солтанов - җиңүче, 8В сыйныф укучысы Румиль Хаҗиев призер булдылар. Укытучылары Рөстәм Уел улы Фәйзуллин. Котлыйбыз!
-
Нәсел шәҗәрәләре 21.02.2023
2Б сыйныф укучылары, әти-әниләр ярдәме белән, үзләренең нәсел шәҗәрәләрен ясадылар һәм класс алдында якладылар. Сыйныф җитәкчесе - Светлана Риф кызы Шәйхуллина.
-
Рус әдәбияты буенча үткәрелгән республика олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары 20.02.2023
Рус әдәбияты буенча үткәрелгән республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче укучыларыбыз:
7 сыйныф укучылары Хафизова Эвелина (укытучысы Нурыева Ирина Альбиновна), Авзалова Амелия, Шакирова Резеда (укытучылары Гыйльфанова Изалия Изаил кызы), 8 сыйныф укучылары Закирова Розалия (укытучысы Нурыева Ирина Альбиновна), Сәрварова Язилә (укытучысы Газизова Фәйрүзә Риф кызы), 10 сыйныф укучылары Гыйльметдинова Миләүшә, Зарипова Алинә (укытучылары Нурыева Ирина Альбиновна), 11 сыйныф укучылары Таһирова Эльвина, Галимова Алинә (укытучылары Гыйльфанова Изалия Изаил кызы) – призерлар.
Котлыйбыз! -
Актаныш радиосында әңгәмәдә 20.02.2023
ЮИД хәрәкәте барлыкка килүгә 50 ел тулу уңаеннан, гимназиябезнең "Ялкын" балалар оешмасының "Светофор" ЮИД отряды Актаныш радиосына әңгәмәгә чакырылды. Анда без үзебезнең эшчәнлек белән таныштырдык. Башка ЮИД отрядлары белән тәҗрибә уртаклаштык, үзебезне борчыган сорауларны да бирдек. Үз эшебезгә күп яңалыклар алдык.