Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
"Татар сүзе" 08.02.2023
2Б сыйныф укучылары Фархтдинов Тимур Һәм Габделгалиева Камилә халыкара "Татар сүзе" бәйгесендә катнашып, икенче турга үттеләр һәм диплом белән бүләкләнделәр. Укытучылары Шайхуллина Светлана Риф кызы. Уңышлар сезгә!
-
"Озынлыкка иң яхшы сикерүче укучы" 08.02.2023
Физкультура атналыгы кысаларында, гимназиябез укучылары арасында "Озынлыкка иң яхшы сикерүче укучы" билгеләнде. Җиңүчеләр тантаналы линейкада игълан ителәчәк.
-
"Йөрәгемне балаларга бирәм" 08.02.2023
Гимназиябезнең технология укытучысы Лилия Глүс кызы Вәлиева "Йөрәгемне балаларга бирәм" өстәмә белем бирү педагоглары арасында узучы район конкурсында катнаша. Лилия Глүс кызына уңышлар телибез!
-
7 февраль — Татарстан гербы көне 07.02.2023
Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый.
Татарстан Республикасының Югары Совет тарафыннан 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне файдаланып эшләнгән. Ул түгәрәк калкан рәвешендә.
Гербның уртасында канатлы ак барс сурәте. Борын заманнарда ул уңдырышлылык тәңресе, балаларны яклаучы булып саналган. Татарстан гербында барс — республика гражданнарының һәм халкының яклаучысы. Барсның кызыл кояш җирлегендә сурәтләнүе игелеклелек, уңыш, бәхет, тормыш билгесе булып тора.
Барсның сул янтавындагы түгәрәк калкан республикабыз гражданнарының хокукый, икътисади, көч кулланудан якланганлыгын аңлата. Таҗ яфраклары җөп санынча булган ак кашкарый чәчәге мәңгелек тормыш чыганагын, озын гомер теләүне белгертә.
Барсның алгы уң аягын бераз күтәрүе — югары хакимиятнең олылыгын күрсәтүче геральдик ишарә ул. Бу шулай ук хәрәкәтне, эшне «ун аяктан» башлауны, Татарстанның яңарыш юлында уңышлы баруын аңлата.
Барсның үткен тешләре һәм тырнаклары аның үз-үзен яклый алу сәләтен күрсәтә.
Барс канатларының җиде каурые аның җирдә дә, күктә дә үзен яклый алу мөмкинлеген символлаштыра.
Барснын койрыгын тотышы аның кәефе яхшы, үзенең дустанә булуын аңлата.
Үсемлектән хасил орнамент һәм лалә чәчәге татарда табигатьнең уянуын һәм Татарстанның яңаруын символлаштыра.
Өч алтын боҗра бердәмлек, чиксезлек, иң югары камиллек идеясен чагылдыра. Алтын төсе Татарстан җиренең бай булуын күрсәтә.
Гербның авторлары — Назыйм Ханзафаров (идея, фәнни нигезләмә) һәм рәссам Риф Фәхретдинов (сурәтләү). -
Гимназиябез укытучылары - XXII #әдәбимарафон проекты финалистлар 07.02.2023
2023 елның 1-21 гыйнвар көннәрендә үткәрелгән XXII #әдәбимарафон проектында катнашып, гимназиябез китапханәчесе Исламова Эльвира Мәүлетдин кызы, башлангыч сыйныфлар укытучысы Кашапова Зөлфирә Фазлетдин кызы финалга барып җиттеләр һәм #әдәбимарафонны файдалы һәм кызыклы әдәби әсәрләрдән, шигырьләрдән өзекләр белән баеттылар.
Котлыйбыз сезне! -
Ял сәгатендә 07.02.2023
Гимназиябезнең 1Б сыйныф укучылары психолог бүлмәсендә - ял сәгатендә.
-
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 07.02.2023
Бүген – 6 февраль көнне, гимназиябездә "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре "Россия фәне көне"нә багышланды. "Россия фәне көне" 8 февральдә билгеләп үтелә. Бу үз тормышын фәнни һәм тикшеренү эшчәнлегенә багышларга карар иткән академиклар, галимнәр, профессорлар һәм студентлар бәйрәме. Укучылар әлеге көн уңаеннан, рентген физикасы, кристаллография һәм нанодиагностика өлкәсендә әйдәп баручы галим, «Курчатов институты» фәнни-тикшеренү институты президенты Михаил Ковальчукның видеомөрәҗәгатен тыңладылар.
Әлеге фотода 7Б сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллина белән дәрес вакытында. -
"Йолдызлык" 06.02.2023
"Йолдызлык" фестиваленең район турына сайлап алуда мөхтәрәм жюри хөкеменә 28 чыгыш тәкъдим иттек.
-
Чемпионнарыбыз 06.02.2023
Татарстан Республикасының бадминтон буенча шәхси кубогына узган турнирда - үсмерләр арасында зона турының ялгыз разрядында - 1 этапта 5В сыйныфы укучысы Раяз Шәрипов, 7Б сыйныф укучысы Каюм Корбанов 1 урын яуладылар. Тренерлары Алгинат Адисович Гәрәев. Котлыйбыз!
-
Линейка 06.02.2023
Атналык дүшәмбе линейкасы бүген дә дәүләт флагларын кертү һәм укучыларыбызның сөрән әйтүе белән башланды.
Февраль ае – гимназиябездә хәрби-патриотик айлык. Ватанны ярату, иң элек, үзеңне тәрбияле тотудан, гаиләңне, гимназияңне, әти-әниеңне, укытучыларны олылаудан башлана. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева да укучыларга мөрәҗәгать итеп, үз-үзләрен тотышларына, үзара аралашуга бик игътибарлы булырга һәм җитди карарга чакырды. Гимназия формасының( ә ул бездә – парад һәм гадәти көн формасы!) сакланышы, пөхтәлеге, чисталыгы укучының үзенә дә, гаиләдәге мохиткә дә бәя бирә. Ә укучыларның үзара мөгамәләсе, дустанә аралашуы, тәртибе һәр өлкәдә уңышка ирешүдә бик көчле этәргеч булып тора. Ирешкән уңышларыбыз сөенерлек, ә алда – тагын да күбрәк сынаулар, бәйгеләр, җитеш кенә!
Венера Хәмәтнәсыйх кызы Бөтенроссия фән олимпиадаларының республика этабында узган атнада җиңүче укучыларыбызга рәхмәт белдерде, призер дипломнары тапшырды, киләсе елга тагын да көчлерәк әзерләнү бурычын куйды.
Республика олимпиада үзәге үткәргән онлайн олимпиадада да укучыларыбыз актив катнаша. Директорның методик һәм инновацион эшчәнлек буенча урынбасары Юлия Валентиновна Әмирҗанова “Татарча өйрәнәм” татар теленнән республика олимпиадасында җиңүче укучыларга дипломнар тапшырды.
Спорт, сәнгать юнәлешендәге бәйге-конкурсларда, ярышларда укучыларыбызның катнашып җиңүләре өчен дә сөенәбез. Алар үзләренең сәләтләрен һөнәри үстерәләр, киңкырлы шәхес булып формалашалар. Бадминтон ярышында катнашып, зона турында җиңүче укучыларыбызны директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев тәбрик итте.
Линейкада гимназиядәге узган атнадагы тәртип торышын дежур торган 10 сыйныф командиры бәян итте, бу атнада 9Б сыйныфы кизү тора.