Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
“Яратам! Бетте-китте!” дип исемләнгән җырлы-биюле комедиядә
Опубликовано: 12.05.2023Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары бүген Актаныш сәхнәсендә гимназиядә эшләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Татарстанның Халык укытучысы Ләйсән Әминованың “Яратам! Бетте-китте!” дип исемләнгән җырлы-биюле комедиясен уйнады.
Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов.
-Рәхмәт театр директоры Фәнис Мөсәгыйтовка, баш режиссер Туфан Имаметдиновка. Әле исеме әдәбият дөньясына билгеле дә булмаган бер ханымның әсәрен репертуарга алдылар. Режиссер Зөфәр Харисовка, артистларга рәхмәт. Тамашачының басып бик озак алкышлавы - алар уенына зур бәя ул. Ә мин бик шат! Әсәремнең Казан сәхнәсендә, Актанышта куелуына да, гаиләм, балаларым, туганнарым, дусларым янәшәмдә булуга да. Иң сөенгәнем -төрле елларда укыткан укучыларымны күрү. Алар күңеленә укытучыны хөрмәтләү, театрга мәхәббәт салуым белән бәхетле мин, - ди Ләйсән Галиәкбәр кызы.
Без дә Ләйсән ханым спектакль башланыр алдыннан коллективыбыз белән котладык.
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмитҗанова Ләйсән Галиәкбәр кызына, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп, чәчәк гөлләмәсе тапшырды.
К списку новостей