Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Инглиз теле атналыгы 10.04.2023
Укучыларыбыз! Инглиз теле атналыгында катнашып, үз белемнәрегезне сынап карагыз! Бик күңелле булачак!
-
Атналык дүшәмбе линейкасы 10.04.2023
Атналык дүшәмбе линейкасы бүген дә дәүләт флагларын кертүдән башланды.
Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев, атна дәвамында эшләнәсе эшләргә, чараларга тукталды.
Сөенечле яңалык - 10 сыйныф ата-аналар комитеты "Тату сыйныф серләре" республика бәйгесенең ярымфиналында җиңү яулады!
Бу атнада гимназиябездә инглиз теле атналыгы.
“Иң матур сыерчык оясы” конкурсына да йомгак ясалачак.
1-8 сыйныфлар театр конкурсына әзерләнә.
Яшь язучыларыбыз “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә катнашты, укучыларыбыз сертификат белән бүләкләнде. -
Тоталь диктант 08.04.2023
Гимназиябездә 8 апрель көнне Халыкара «Тоталь диктант» мәгърифәтчелек акциясе узды.
Инде егерменче тапкыр узучы диктантта катнашучылар үзләренең дөрес яза белү күнекмәләрен тикшерде һәм заманча рус әдәбияты белән танышты. Бу юлы диктант өчен текстны язучы Василий Авченко әзерләгән. Текст рус сәяхәтчесе, язучы, Ерак Көнчыгыш тикшерүчесе Владимир Арсеньвка багышланган. -
"Тату сыйныф серләре" 08.04.2023
Гимназиябезнең 10 сыйныф ата-аналар комитеты "Тату сыйныф серләре" республика бәйгесенең ярымфиналында җиңү яулады. Унынчыларны котлыйбыз! Республика финалында да уңышлар телибез!
-
Өмә 08.04.2023
Без бүген өмәдә. Гимназия һәм "Бүләк" укыту-ял үзәгендә тырмалау, буяу, агачларны агарту эшләрен башкардык. Агач төпләрен, чәчәклекләрне казыдык.
-
Ифтар мәҗлесенә көтеп калабыз! 07.04.2023
Укучылар, әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр! 13 апрель көнне гимназиябездә авыз ачтыру - ифтар мәҗлесе. Сезне 17.30 сәгатькә көтеп калабыз!
-
Әзерлек 06.04.2023
Җиңү бәйрәменә, парадка әзерлекне башладык!
-
Котлыйбыз! 05.04.2023
Гармунчы егетебез – 4Б сыйныф укучысы Лимар Шакиров үзенең уңышлары белән безне сөендерүен дәвам итә!
Яшь музыкантларның III төбәкара "Моңлы Ык буйлары” бәйге-фестивалендә катнашып, Лимар “Халык уен кораллары” номинациясендә II дәрәҗә лауреат булды! Җитәкчесе - Камалов Флүн Фәнил улы. Молодец, Лимар! -
Һөнәри осталык 05.04.2023
Гимназиябезнең Идарә итү командасы һәм инглиз теле укытучылары Сания Мөдәрис кызы Гыймранова, Фәйрүзә Филарис кызы Ганиева "Мәгариф оешмалары хезмәткәрләре" категориясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең "Алгарыш" грантына дәгъва итә. 4 апрельдә, Казан шәһәрендә узган белән сайлап алу әңгәмәсендә катнашты алар.
-
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл 04.04.2023
Гимназиябезнең башлангыч сыйныф укучыларына бүген Манту пробасы ясалды. Район үзәк хастаханәсе педиатры Латыйпов Илдус Феликс улы, иң элек, балаларның сәламәтлек торышын тикшереп, сулыш алуларын тыңлады. Беренчел тикшерү үткәрелгәннән соң гына, шәфкать туташы Гильванова Ирина Валерьевна балаларга Манту пробасы ясады.
Манту пробасы-организмда туберкулез микобактериясенә антитәнчекләр булу-булмавына тест. Туберкулин вакцина түгел, ул бала организмында специфик антитәнчекләр барлыкка китерми. Россиядә халыкны туберкулезга массакүләм тикшерү өчен Манту пробасы 1965 елдан бирле кулланыла.