Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Инглиз теле атналыгы
14.04.2023
Инглиз теле атналыгы кысаларында, 5-7 сыйныф укучылары "Инглиз телендә сөйләшәбез һәм уйныйбыз" фешмобына кушылды.
-
Тактик-махсус күнегүләр
14.04.2023
Бүген -14 апрельдә гимназиябездә кораллы һөҗүм вакытында укучыларның һәм укытучыларның үз-үзләрен тотулары, саклану чараларының үтәлеше буенча тактик-махсус күнегүләр узды.
Укуларда хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә катнашты.
-Игьтибар! Гимназиябезгә кораллы билгесез кеше үтеп керде! – дип, тормыш иминлеге нигезләрен укытучы Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин хәбәр бирүгә, һәр сыйныф үзенә билгеләнгән ябык бүлмәләргә качып бикләнде. Гимназиябездә уку кабинетларында, эш бүлмәләрендә, коридорда бер кеше дә калмады.
Өйрәнүләрдән соң, гомуми линейка узды. Уку-өйрәнүләрнең барышына полиция участок вәкиле Хәкимуллин Pамил Pавил улы бәя бирде. Укучыларга бүгенге вәзгыятьтә үз-үзеңне саклау, иминлек кагыйдәләрен янәдән искә төшерде. -
Ифтар ашы
14.04.2023
Гимназиябездә ифтар ашы уздырдык. Нур хәзрәт Хөсәеновның вәгазен тыңлап, коръән укып, дога кылып, авыз ачтык. Җәмәгать белән ахшам намазы укыдык.
Аллага шөкер, саваплы эш кылдык. Рамазан аенда авыз ачтыру да, ифтарга килү дә - саваплы гамәл.
Ифтарга укучылар да, укытучылар да, әти-әниләр дә, дәү әти-дәү әниләр дә, ураза тотучы райондашлар да, мөселманча киенеп, яулыктан, түбәтәйләрдән килгән иде.
Сый-нигъмәтләр дә бик мулдан булды. Тәмле ашлар, хәләл чәй тәмнәре белән сыйлаган пешекчеләребезгә, гимназия коллективына, ифтарга авыз ачарга килүчеләргә бик зур рәхмәт!
Тоткан уразаларыбыз кабул булсын! -
«Алга! - Поехали!» яшьләр форумында
13.04.2023
Гимназиябез укучылары «Алга! - Поехали!» яшьләр форумында бик күңелле булуын хәбәр итәләр! «Актаныш балкышы» командасы составында алар “Беренчеләр хәрәкәте” оешмасының бурыч-максатларын өйрәнәләр. Үзидарә системасында эшләүдә тәҗрибә туплыйлар.
-
Космонавтика көне белән, дуслар!
12.04.2023
Гимназиябезнең 1А сыйныф укучысы Эльвира Измайлова безгә үзенең бик матур фотоларын җибәргән. Язгы каникул көннәрендә әти-әнисе белән Татарстан Республикасы Милли музеена барган ул. Бик ошаткан. Сезгә дә тәкъдим итә. Казанга барганда керергә онытмассыз бит!
-
Котлыйбыз!
12.04.2023
Туфан Миңнуллин исемендәге X республика конференциясендә катнашып, гимназиябезнең педагог-китапханәчесе Исламова Эльвира Мәүлетдин кызы дипломант булды. Җитәкчесе – Хәева-Хәмитҗанова Венера Хәмәтнәсыйх кызы.
-
Инглиз теле атналыгы
12.04.2023
Инглиз теле атналыгы кысаларында, 11 сыйныф укучылары инглиз телендә телдән имтихан биреп карады.
-
Футболда
11.04.2023
Язгы кояш интернатта яшәүче балаларны урамга чакыра. Футбол яратучы егетләргә менә дигән көн!
-
Хәрби җыен
11.04.2023
Гимназиябезнең 10 сыйныф укучылары, ОБЖ укытучысы Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин җитәкчелегендә, Казан шәһәрендә - “Патриот” республика спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерлек үзәгендә 5 көнлек хәрби әзерлек курсларында. Алар биредә коралдан атарга, стройда йөрергә өйрәнәләр. Тактик өйрәнүләр һәм инженерлык күнекмәләре дә уку планына кертелгән.
Җыен мәктәп программасы кысаларында үткәрелә. Барлык укучылар да роталарга бүленгән, аларга командирлар билгеләнгән.
Коралдан атарга өйрәнү программасы вакытында укучылар Казан танк училищесы полигонына чыгалар, анда Калашников автоматыннан атарга өйрәнәләр. Укучылар казарма тибындагы бүлмәләрдә яши. -
2А сыйныфы яңалыклары
11.04.2023
2А классы укучылары бик теләп проект эшләре белән шөгыльләнәләр. Сыйныф җитәкчесе Сөмәя Тәлгать кызы Муллаярова.