Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
“Без бергә!” фестивалендә 29.03.2023
Гимназиябезнең “Ак нур” вокал ансамбле “Без бергә!” халык иҗаты республика балалар сәнгать фестиваленең Чаллыда узган зона турында чыгыш ясады. Ансамбль җитәкчесе Әлфинә Фирдинас кызы Фәйзуллина.
-
Безнең күргәзмә 29.03.2023
2023 ел - Россиядә укытучылар һәм остазлар елы. Китапханәбездә "Укытучыларга ярдәмлекләр!" китап күргәзмәсе эшли. Рәхим итегез!
-
Игътибар! Яңа бәйге! 28.03.2023
Кадерле, дуслар! Укучылар, укытучылар, әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр! Әлеге бәйге балалар, оныклар белән каникул көннәрен тагын да истәлекле итеп үткәрергә менә дигән мөмкинлек! Конкурста балалар да, әти-әниләр дә, әби-бабайлар да катнаша ала.
“Минем яраткан укытучым!”, “Мәктәп: без укыган еллар истәлеге” конкурсларына эшләр 15 майга кадәр гимназиябезнең 306 нчы бүлмәсендә кабул ителә. Бәйгегә нәтиҗә 25 майда – гимназиябезнең “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә ясала, җиңүчеләр дә шунда бүләкләнәчәк!
Игътибар! Жанр төрлелеге чикләнмәгән. Сезнең истәлекләр мәкалә рәвешендә дә, хикәя рәвешендә дә, шигъри формада да булырга мөмкин. Фотолар кире кайтарыла (сканерланган рәвештә дә кабул ителә)! Хәерле сәгатьтә! -
"Үлем белән кайда сату итүләре хакында хәбәр ит!" акциясе 27.03.2023
"Үлем белән кайда сату итүләре хакында хәбәр ит!" акциясе кысаларында, интернатыбызда да "Наркотик - ак үлем" дигән темага тәрбия чарасы үтте. Тәрбияче - Хаҗиева Миләүшә Рәдис кызы.
-
Татар халык ашлары 25.03.2023
Интернатта яшәүче укучыларыбыз татар халык ашларын пешерүне дәвам итә! 8 класс кызлары телеңне йотарлык итеп шәңгә пешерделәр. Тәрбиячеләре - Хаҗиева Миләүшә Рәдис кызы.
-
"Нәүрүз" 25.03.2023
Гимназиябездә башлангыч сыйныф укучылары арасында "Нәүрүз" бәйрәме үтте.
-
Район конкурсында 24.03.2023
Гимназиябезнең 2 сыйныф укучылары бүген "Шалкан" рус халык әкияте буенча инглиз телендә мюзикл белән район конкурсында катнаштылар. Мюзиклны сәхнәгә инглиз теле укытучысы Лилия Флүн кызы Нурлыева, педагог-оештыручы Миләүшә Рәдис кызы Аграпова куйды.
-
Котлыйбыз! 24.03.2023
Дөнья сәнгать мәдәнияте ( МХК) буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында гимназиябезнең 11А сыйныф укучысы Динара Камилҗанова призер булды. Укытучысы – Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллина.
-
Менталь арифметика 24.03.2023
2А сыйныф укучылары менталь арифметика түгәрәгендә.
-
"Үлем белән кайда сату итүләре хакында хәбәр ит!" Бөтенроссия акциясе 24.03.2023
13-24 март көннәрендә республикада "Үлем белән кайда сату итүләре хакында хәбәр ит!" дигән Бөтенроссия акциясе бара. Акциянең төп максаты - наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы проблемаларга халыкның игътибарын юнәлтү. Әлеге акция кысаларында, теләге булган һәркем ышаныч телефонына шалтыратып, законсыз рәвештә наркотиклар белән сату итү фактларын хәбәр итә ала. Бер шалтырату да игътибардан читтә калмаячак. Әлеге акция кысаларында, гимназиябездә 5в һәм 6в сыйныф укучылары белән "Үлем белән кайда сату итүләре хакында хәбәр ит!" исеме астында әңгәмә үткәрелде, видеоролик күрсәтелде.