Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Әдип Әлмир кубогына узган IX республика шахмат турнирында 22.03.2023
“Сәләт” йортында узган Әдип Әлмир кубогына узган IX республика шахмат турнирында гимназиябезнең 7А сыйныф укучысы Әмир Шәвәлиев, 9А сыйныф укучысы Ислам Тимеров катнашып, үз зирәклекләрен сынадылар. Турнир 2 этапта – онлайн һәм офлайн форматта барды. 16 марттан башланып киткән турнирда республика мәктәп-гимназияләреннән 60 укучы финалга сайлап алынды. 21 март көнне финал уеннарында Әмир – разрядсыз уенчылар, Ислам разрядлы шахматчылар белән швейцар системасы буенча 7 тур уйнадылар. Шахмат уйнау стратегиясен яңа өйрәнеп килүче шахматчылар арасында Әмир Шәвәлиев уңышлы чыгыш ясады, Ислам Тимеров разрядлы шахматчылар арасында III урын яулады. Җитәкчеләре – Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев. Котлыйбыз!
-
"Ел укытучысы – 2023" конкурсының республика этабы 21.03.2023
Гимназиябезнең инглиз һәм төрек телләре укытучысы Румия Данис кызы Темел Бөтенроссия "Ел укытучысы – 2023" конкурсының республика этабында катнаша. Румия Данис кызына уңышлар телибез!
-
Гимназиябездә зур бәйрәм 21.03.2023
- Гимназиябездә бүген зур бәйрәм, без хыялланган бәйрәм! Шигърият көне һәм Нәүрүз бәйрәме, Мөхәммәт Мирза исемендәге татар теле кабинеты ачылу - һәммәсе бер көнгә туры килеп, бер-берсен тулыландырды. Олпат шәхесебез Илфак Ибраһимовның юбилей кичәсенә туры килүе дә бүгенге бәйрәмне аеруча истәлекле итте. Хөрмәтле мөхтәрәм кунаклар, якташ язучылар, шагыйрьләр, без әлеге кабинетның эчтәлеген сезнең белән бергәләп тагын да тулыландырырбыз дип ышанып калам. Татар теле кабинетындагы күргәзмәлекләрдә районнан чыккан язучылар, шагыйрьләр урын алган. Алар үрнәгендә иҗат дөньясында тәүге адымнарын ясаучы - гимназиябезне тәмамлаучы укучыларның да фотолары, иҗади уңышлары урын алган биредә. Илфак абыйның кульязмалары, шигырь дәфтәре, әдипләр белән язышкан хатлары биредә урнаштырылу да укучыларыбызны иҗатка тартуда зур этәргеч.
Бүген ачык сыйныф сәгатьләрендә күренекле шәхесләребез Ркаил Зәйдулла, Мөхәммәт Мирза, Айгөл Әхмәтгалиеваның дәрес бирүләре, укучылар белән аралашуы да киләчәктә үзенең нәтиҗәсен бирер.
Язучылар белән бергә, бүген безнең сөенечебезне остазларыбыз - КФУ профессоры, әдәбият галиме Нурфия Марс кызы Йосыпова, Татарстанның Халык укытучысы - гимназиябездә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Ләйсән Галиәкбәр кызы Әминова да уртаклаша. Һәр башлангычны хуплап кабул итеп, хыялларны бергәләп чынга ашыргач, укуда да, иҗатта да күркәм нәтиҗәләргә ирешәбез. Хыяллар да зурдан. Тагын бер татар теле кабинетын ачу уе белән яшибез. Материаллар тупладык. Анысын да апрель аенда ачарга планлаштырабыз. Якташыбыз, драматург Данил Салихов исемендәге кабинет булачак ул. Шулай ук фәнни конференциягә дә әзерләнәбез.
Хәерле сәгатьтә! Бик зур рәхмәт сезгә һәрвакыт элемтәдә торуыгызга, укучыларыбызга әдәби остаз булуыгызга, - дип, рәхмәт белдерде гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмитҗанова Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәклегендә татар әдәбияте һәм сәнгате көннәрендә катнашучы язучыларыбызга. -
Гимназиябездә бүген әдәбият һәм сәнгать көне! 21.03.2023
Нәфис сүз сәнгатенә гашыйк һәм үзләрен дә шул өлкәдә сынап караучы укучыларыбыз елдан-ел арта. Әдәби матур тел белән сәнгатьле сөйләргә өйрәнү, сәхнәдә үзеңне тоту, артистлык сәләте бик күп вакыт, даими шөгыльләнүне сорый. Ул яктан бик бәхетле безнең укучыларыбыз! Педагог-оештыручылар Миләүшә Рәдис кызы Аграпова һәм Алсу Мирзамөхәммәт кызы Хафизова һәр укучы белән аерым эшлиләр, бәйге-конкурсларда да катнашып кына торалар. “Йолдызлык” фестивалендә дә “Конферанс” номинациясендә укучыларыбыз җиңү яуладылар.
Район этабында Вәлиева Алинә, Имамов Руслан -1, Сафин Данияр, Мулланурова Камилла -1, Зәйдуллин Искәндәр, Әхмәтҗанова Адилә -1, Нәфыйков Камил, Сабирова Айзирәк 3 урын яуладылар, Әхмәтгалиев Самир, Харисова Адилә дипломат булдылар. Беренче урын алган укучыларыбыз зона бәйгесендә дә уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннарны яуладылар.
Җитәкчеләре Миләүшә Рәдис кызы Аграпова һәм Алсу Мирзамөхәммәт кызы Хафизова. Киләчәктә дә уңышлар сезгә! -
21 март - Бөтендөнья шигърият көне 21.03.2023
21 март - Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан китапханәбездә күргәзмә эшли, рәхим итегез!
-
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 20.03.2023
Бүген – 20 март көнне, гимназиябездә "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре "Кырымның Россия белән берләшү көне" темасына багышланды. Бүген гимназиябез укучылары дәресләрдә легендар тарихы һәм данлы батырлыклары булган Кырым турында киңкырлы мәгълүмат алдылар. Кырым тарихы Россия тарихы белән тыгыз бәйләнгән. 2014 елның 18 мартында Россия составына ике яңа РФ субъекты – Кырым Республикасы һәм федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәре керү турында килешү имзаланды.
Әлеге фотода 9Б сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Земфия Гыйльфан кызы Вәлиева белән дәрес вакытында. -
Рамил Марат улы Гарипов белән теле-күпер аша очрашу 18.03.2023
Гимназиябездә эшләп киткән укытучылар белән элемтәдә тору һәм аралашып яшәү белем бирү барышында ике як өчен дә отышлы.
Хәзерге вакытта Мисырда яшәүче, гимназиябездә инглиз теле укыткан Рамил Марат улы Гарипов белән дә бүген кабаттан теле-күпер аша күрештек. География укытучысы Рөстәм Уел улы Фәйзуллин 10 сыйныфлар белән Африка һәм аның икътисадын өйрәнгәндә Рамил Марат улына мөрәҗәгать итте. Әлеге материкта - Мисырда яшәүче буларак, аның онлайн-дәресе укучылар өчен аеруча да мавыктыргыч һәм эчтәлекле булды. -
Ата-аналар комитеты җыелышы 18.03.2023
Гимназиябездә узган ата-аналар комитеты җыелышында бүген әти-әниләрне дә, укытучыларны да борчыган көнүзәк мәсьәләләр, укыту-тәрбия барышындагы яңалыклар, рәсәйкүләм мәгариф системасына кертелгән агымдагы үзгәрешләр уртага салып сөйләшенде. Әти-әниләрнең дә, укытучыларның да фикерләре тыңланды.
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмитҗанова катнашында узган Әтиләр советында һәм ата-аналар комитеты җыелышларында һәр фикер дә шулай уртага салып сөйләшенә, эшлекле карарлар кабул ителә. Гимназиябезнең гаилә советы дияргә дә була аларны.
Бүгенге сөйләшүдә дә гаиләдәге һәм гимназиядәге, интернаттагы эчке тәртип кагыйдәләре турында да ачык сөйләшү барды. Җәмәгать урыннарында, интернетта, социаль челтәрләрдә үзеңне тоту кагыйдәләре, хокукый җавапчылык та аңлатылды.
Һәм, әлбәттә инде, һәр кешене берләштерә торган милли бәйрәмнәребезне үткәрү турында да фикерләштек. Яңа елны каршы алу - "Нәүрүз" бәйрәмен үткәрү буенча да фикерләштек, 25 март көнне гимназиякүләмендә үтәчәк ул. -
"Адымнар-Әлмәт" күптелле гимназиясендә 18.03.2023
Гимназиябезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марат Илсур улы Гыйльметдинов, башлангыч сыйныфлар укытучылары Сөмәя Тәлгать кызы Муллаярова, Светлана Риф кызы Шәйхуллина "Адымнар-Әлмәт" күптелле гимназиясендә узучы “Инновацион педагогик технологияләр” семинарында катнашалар.
-
"Табигать язмышы - безнең язмыш" 18.03.2023
Гимназиябез интернатында "Табигать язмышы - безнең язмыш" исемле экологик КВН үткәрелде. Ярыш бик кызык, мавыктыргыч барды. Командалар табышмакларга җаваплар эзләде, плакатлар ясады, пантомималар күрсәтте, төрле ситуацияләрнең чишелешен эзләде. Тәрбияче - Алия Вил кызы Шәрифуллина.