Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Интернатта узган җомга чарасы 28.04.2023
Интернатта узган җомга чарасы татар халкының бөек әдибе Габдулла Тукайга багышланды. Тукайның биографиясе нечкәлекләрен искә төшерү, төрле телләргә тәрҗемә ителгән шигырьләрен тыңлау белән үрелеп барды.
-
Инглиз теленнән имтихан 28.04.2023
5А сыйныф укучылары инглиз теленнән имтихан тапшыра.
-
"Адымнар" мәктәпләре әти-әниләренең татар теле олимпиадасында 28.04.2023
Гимназиябез укучыларының әниләре бүген Алабуга шәһәрендә узучы "Адымнар" мәктәпләре әти-әниләренең татар теле олимпиадасында катнаша.
-
"Иң матур сыерчык оясы" 28.04.2023
6В сыйныф укучылары да "Иң матур сыерчык оясы" бәйгесендә катнашкан иде. Яңа ояларга урнашкан сыерчыкларның бала очырган вакытларыннан да фотолар көтеп калабыз!
-
"Урман әкияте" 28.04.2023
Театр декадасы дәвам итә: 2А сыйныф укучылары башкаруында "Урман әкияте".
-
"Хәтерлибез һәм горурланабыз" проектында 28.04.2023
Гимназиябез укучылары тарихи акция - "Хәтерлибез һәм горурланабыз" проектында катнаша. 7Б сыйныф укучылары Искәндәр Зәйдуллин һәм Азамат Ямалов Җиңү паркындагы тарихи урыннар беләнукучыларыбызны таныштыралар.
-
"Хәтерлибез һәм горурланабыз" 27.04.2023
Гимназиябез укучылары бүген тарихи акция - "Хәтерлибез һәм горурланабыз" проектында катнашты. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев, тарих укытучысы Рәмис Илгиз улы Хәсәнов белән берлектә Җиңү паркында булып, мәгълүмат тупладылар. 7Б сыйныф укучылары Искәндәр Зәйдуллин һәм Азамат Ямалов экскурсиядә гид булып эшләделәр.
-
"Җиңү диктанты" 27.04.2023
Гимназиябез укучылары бүген "Җиңү диктанты" акциясенә кушылды. 100 дән артык укучыбыз Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен тикшереп карады. Тарихны янә бер кат искә төшерде.
-
Инглиз теленнән телдән имтихан 27.04.2023
Гимназиябезнең 5 сыйныф укучылары инглиз теленнән телдән имтихан тапшыра.
-
Безнең күргәзмә 26.04.2023
3А сыйныф укучылары гимназиябезнең "Адымнар" комплексы китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Укучылар өчен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган презентация күрсәтелде. Шулай ук алар язучыбызның китаплары белән таныштылар. Укучыларыбызда Г. Тукай әсәрләренә, татар теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләнде.