Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
"ЗУР БИЮЛӘР - БОЛЬШИЕ ТАНЦЫ" бию бәйгесе
Опубликовано: 27.10.2023Гимназиябездә беренче чирек бәйрәмчә
"ЗУР БИЮЛӘР - БОЛЬШИЕ ТАНЦЫ" бию бәйгесе белән тәмамланды.
25 октябрь кичендә гимназиябезнең актлар залында алма төшәр урын да калмаган иде. 1-5 сыйныф укучыларының, ата-аналарының сыйныф җитәкчеләре белән бергә ай дәвамында бию бәйгесенә әзерләнүләрен без генә түгел, бар район күзәтте һәм әлеге бәйгенең аншлаг белән үтәчәгенә бер шик тә калмаган иде. Районның сәнгать мәктәбе, балалар иҗат үзәге, мәдәният йорты бию заллары һәм сәхнәләрендә һәр кичтә гимназиябез сыйныфларының репетицияләре барды.
Бәйге кичендә 13 бию коллективы сәхнә тотты һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Миркасыйм кызы Әнвәрова җитәкчелегендәге
мәртәбәле жюри аларга бәя бирде.
Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов та бәйрәмдә катнашып, яшь биючеләребезнең иңнәренә канатлар куйды. -Киләсе елга әлеге бәйге җиңүчесенә үземнең дә махсус призымны әзерләячәкмен, - диде ул.
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны сәламләп, һәр бию коллективына уңышлар теләде. Ай дәвамында гимназия тормышында кайнап яшәүче ата-аналарга рәхмәт белдерде һәм һәр катнашучыга уңышлар теләде.
Жюри составында районда берничә буын биючеләр тәрбияләгән -
Актанышның сәнгать мәктәбендә хореограф булып эшләгән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фаяз Әмирхан улы Әминевның булуы ук бәйгенең мәртәбәсен күтәрде.
Биюче сыйныфларыбыз чыгышларына жюри зур бәя бирде. Мондый зур проектка һәм башлангычка озын гомер теләде.
Җиңүчеләребез төрле номинацияләрдә Кубок һәм Актаныш бренды - чәкчәк белән бүләкләнде.
К списку новостей