Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Геометриядән имтихан 19.04.2023
7Б сыйныф укучылары геометриядән телдән имтихан тапшыра.
-
Габдулла Тукай шигырьләре 18.04.2023
Беренчеләребез, Габдулла Тукай шигырьләрен туплап, бик матур театраль тамаша әзерләгәннәр иде.
-
Театрлар смотр-бәйгесендә 18.04.2023
Гимназиябезнең театрлар смотр-бәйгесенә алтынчылар да актив кушылды. 6Б сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Резеда Рифкать кызы Шәехова)
Зөлфия Гаффарованың "Әбиләрдә кунакта!" әсәрен сәхнәләштерде. -
ГИМНАЗИЯБЕЗДӘ – ТЕАТР АТНАЛЫГЫ 18.04.2023
Атналыкка 5Б һәм 5В сыйныфы укучылары старт бирде. 5Б сыйныфы укучылары(класс җитәкчесе Айгөл Ралиф кызы Әхмәтгалиева) татар халык әкияте “Алтын алмалар”ны сәхнәгә куйса, 5В сыйныфы(класс җитәкчесе Румия Данис кызы Темел) Илгиз Зәйниев әкияте буенча куелган “Урман club” мюзиклын тәкъдим итте.
-
Котлыйбыз! 18.04.2023
Укучыларның һәм укытучыларның районара "Тел – күңел көзгесе" фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып, 2А сыйныф укучысы Ясминә Мөхәммәтова - "Туган телдә җырлар", 2Б сыйныф укучысы Рөстәм Шәйхразыев “Тел турында автор шигыре” юнәлешендә лауреат булдылар. Укытучылары Сөмәя Тәлгать кызы Муллаярова, Светлана Риф кызы Шәйхуллина.
-
"Мин авылны сайлыйм" 18.04.2023
Республикакүләм "Мин авылны сайлыйм" фәнни-тикшеренү проект эшләре бәйгесендә катнашып, 2А сыйныф укучылары Данил Нуриев, Данияр Аграпов, 2Б сыйныф укучылары Камилә Габделгалиева, Газиз Шәйхетдинов призер булдылар! Укытучылары Сөмәя Тәлгать кызы Муллаярова, Светлана Риф кызы Шәйхуллина.
-
"SCHOOL PERFORMANCЕ" 18.04.2023
"SCHOOL PERFORMANCЕ" чит телләрдә мәктәп театр коллективларының республика фестиваль-конкурсының район этабында катнашып, гимназиябезнең 2 сыйныф укучылары II урын яулады. "Шалкан" рус халык әкияте буенча инглиз телендә мюзикл белән катнашты алар. Мюзиклны сәхнәгә инглиз теле укытучысы Лилия Флүн кызы Нурлыева куйды.
-
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 17.04.2023
Бүген – 17 апрель көнне, гимназиябездә "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының геноциды турында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре истәлегенә Бердәм гамәлләр көненә багышланды.
1943нче елның 19 апрелендә СССР Югары Советы Президиумының совет гражданнарын һәм әсир кызылармиячеләрне үтерүдә һәм җәзалауда гаепле немец-фашистлары, шпионнар, совет гражданнары булган сатлыкҗаннар, аларның тарафдарлары өчен җәза чаралары турындагы 39нчы санлы указы басыла. Документ нацистларның оккупацияләнгән территорияләрдә тыныч халыкны юк итү буенча максатчан һәм масштаблы сәясәтен һәм җинаятьләрнең җәзасы булырга тиешлеген тануның беренче факты була.
Гимназиябезнең һәр сыйныфында да әлеге тарихи көнгә багышланган дәресләр, сыйныф сәгатьләре үтте.
Әлеге фотода 6А сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Энҗе Фирдәвес кызы Шәгъзамова белән дәрес вакытында. -
Котлыйбыз! 17.04.2023
Инглиз теле атналыгы барышында ярыш-бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулаучы укучылар һәм сыйныфлар. Котлыйбыз!
-
Инглиз теле атналыгы 17.04.2023
7-8 класслар арасында «Своя игра" дигән викторина уздырылды. 7а, 7б, 7в һәм 8а, 8б, 8в класслары командалары үзара ярышты.