Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 453 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
05.10.2026

-
ТЕЛЕПОРТАЦИЯ - ВАКЫТ КИҢЛЕГЕНДӘ КҮЧЕШ - 4 03.10.2026

ТЕЛЕПОРТАЦИЯ - ВАКЫТ КИҢЛЕГЕНДӘ КҮЧЕШ - 4: 10-11 сыйныфлар башкаруында әлеге вакыт күчеше быел Казан, Кырым, Себер, Әстерхан ханлыкларына, аларның яшәеше, көнкүреше, күренекле шәхесләре, гореф-гадәтләренә багышланды.
-
Гимназиябездә "Сөмбелә" бәйрәме 30.09.2026

-
30.09.2026

ГИМНАЗИЯ-ПОБЕДИТЕЛЬ ГРАНТА "ФИЗИКО-МАТЕМАТИЧЕСКИЙ ПРОРЫВ В ШКОЛЕ-2025"
-
"Укучы һәм остаз" 29.09.2026

"Укучы һәм остаз" проекты кысаларында, гимназиябезнең "Журналистика" түгәрәгенә йөрүче 7Б сыйныф укучылары Актаныш радиосында осталык дәресендә булдылар.
Актаныш радиосы журналисты Фәния Шамил кызы Рәшитова, гимназиябезнең "Актаныш-Адымнар" медиаүзәге җитәкчесе журналист, өстәмә белем бирү педагогы Ләйсән Мәхмүт кызы Тимерова белән бергәләп, "1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне"нә багышланган радиотапшыру эшләделәр алар. Укучылар, иң элек, дәү әни һәм дәү әтиләреннән аларның балачаклары, мәктәп еллары турында интервью алганнар иде. Бүген радиода булып, тапшыруны эфирга әзерләделәр. Турыдан-туры эфир үткәреп карадылар, туры элемтәдә эшләү кагыйдәләре белән таныштылар.
Гимназиябезнең 7Б сыйныфы укучылары белән бергәләп эшләгән радиотапшыру 1 октябрь көнне иртәнге 7 сәгатьтә эфирга чыгачак. -
Туклануга ата-ана контроле 21.09.2026

Туклануга ата-ана контроле:
гимназиябездәге туклануны оештыру буенча 5А сыйныфы укучысы Алиянаның әнисе Чулпан Мансурова тарафыннан ата-аналар контроле узды. Меню һәм ризыклар ассортименты, гигиена кагыйдәләренең үтәлеше белән танышты ул. Төшке аштан авыз итте, фикерләрен махсус журналга да язып куйды. -
«Физхимпрорыв» 17.09.2026

«Физхимпрорыв»: Знакомство с физикой: увлекательное погружение в науку
Сегодня в нашей гимназии прошёл ряд значимых мероприятий в рамках проекта «Физико-химический прорыв». Для учащихся 5–6 и 7–8 классов были организованы ознакомительные лекции, призванные пробудить интерес к физике и показать важность этой науки в современном мире.
Учитель физики Маликова Резеда Тимергазиевна и учитель математики Хузина Гульшат Азатовна представили ребятам программу факультативного курса. В ходе увлекательных занятий учащиеся смогли не только узнать теорию, но и применить полученные знания на практике.
В рамках мероприятия ребята провели свои первые опыты и исследования. Это позволило им на собственном опыте убедиться, насколько интересной и увлекательной может быть физика. Под руководством опытных педагогов школьники с интересом изучали основы научных экспериментов, учились анализировать результаты и делать выводы.
Проект «Физико-химический прорыв» направлен на развитие у учащихся интереса к естественным наукам, формирование навыков исследовательской деятельности и подготовку к будущей профессиональной деятельности в области физики и химии.
Мы уверены, что такие мероприятия помогут нашим ученикам сделать первый шаг к выбору будущей профессии и развитию научного мышления.
Особое спасибо учителям Маликовой Резеде Тимергазиевне и Хузиной Гульшат Азатовне за их неоценимый вклад в развитие интереса к науке у наших учащихся. -
Выборы 2026 16.09.2026

23 сентября в «Гуманитарной гимназии-интернат для одаренных детей» пройдут выборы председателя «Совета первых»
первичного отделения Общероссийского общественно государственного движения детей и молодежи «Движение первых»,
президента школьного ученического самоуправления
ГАОУ «Гуманитарная гимназия – интернат для одаренных детей»
председателя Советов Первых. -
Шефлык 06.09.2026

Гимназиябез сыйныфлары өлкәннәребезгә шефлык итүне дәвам итеп, көзге эшләрне башкаруда ярдәмгә килделәр. Ветераннарның өйләренә барып, көчләреннән килгәнчә ярдәм итә алар: яз-көз бакча эшләрендә булышалар. Бакчаларны, өй тирәләрен чүп-чардан арындыралар. Тимурчылык эше вакытында зур тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәр белән дә аралаша алар.
-
Бүген гимназиябездә "Балачакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас" дип аталган ата-аналар җыелышы булып узды 04.09.2026

Бүген гимназиябездә "Балачакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас" дип аталган ата-аналар җыелышы булып узды.
Очрашуның темасы бик актуаль иде: без балалар иминлегенә, аларның үсешенә һәм тәрбия барышындагы хокукый аспектларга кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштык.
Көн тәртибе дүрт төп блокны үз эченә алды.
"Яшүсмерләр арасындагы хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән эшчәнлек" темасына тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев чыгыш ясады. Ул гимназиядә яшүсмерләр арасында хокук бозуларны булдырмас өчен алып барылган профилактик эшчәнлек белән таныштырды.
Гаиләнең роленә аерым игътибар бирелде: баланың үз-үзен тотышындашы нинди сигналларны игътибарсыз калдырырга ярамый һәм ничек вакытында ярдәм күрсәтергә кирәклеге ассызыкланды.
"Мәктәп укучылары олимпиадаларының рәсми исемлегенә кертелгән олимпиадаларда катнашу: уңыш перспективалары" хакында инновацион эшләр буенча директор урынбасары Юлия Валентиновна Амерзьянова чыгыш ясады.
Югары уку йортларына керү өчен мондый ярышларның кыйммәте, укучыларның сәләтләрен үстерү, бу уку елында нинди мөмкинлекләр барлыгын һәм ата-аналар балага йөкләнешне дөрес бүләргә ничек ярдәм итә алуын аңлатты ул."Травля (буллинг). Җенси кагылгысызлык. Ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен ата-ананың административ җаваплылыгы. Интернет челтәре аша мошенниклык". Бу өлештә Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш бүлегенең Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсеннән өлкән инспектор
Илиза Камил кызы Хәсәнова чыгыш ясады.
Ул берничә кискен теманы яктыртты: буллингны ничек танырга һәм балага ярдәм итәргә, ата-аналарга үзләрен ничек тотарга, хокукый җаваплылык, шулай ук интернет-мошенникларның схемалары буенча җентекләп сөйләде һәм балаларның интернет челтәрендә аралашулары буенча киңәшләрен бирде.«Җенси кагылгысызлык" темасы - бик нечкә һәм четерекле тема. Район үзәк хастаханәсе табиб-педиатры Илдус Феликс улы Латыйпов әлеге темага табиб буларак та, әти кеше буларак та тормыш тәҗрибәсенә таянып, ата-аналарны борчыган слрауларга ачыклык кертеп чыгыш ясады. Ул яшь психологиясе мәсьәләләренә дә кагылды, балалар белән мондый темалар турында ничек фикер алышырга кирәклегенә дә тукталды һәм шәхси куркынычсызлыкны саклау буенча гамәли киңәшләр бирде.
Җыелышны гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмитҗанова алып барды. Ата-аналар белән ачыктан-ачык сөйләшү сыйныфларда дәвам итте.
















