Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
E-Mail: | detsad-4@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 119 воспитанников |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Конкурс "Говорим и поем по-английский" 20.12.2019
20 декабрь көнне "Яшьлек" үзәгендә "Говорим и поем по-английски" район фестивале үткәрелде. Бакчабызда инглиз теленә өйрәтү буенча өстәмә белем бирү уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә инглиз теле укытучысы Ахметова Г.И. җитәкчелегендә алып барыла. Район фестивалендә катнашу өчен балалар да шушы төркемнәрдәге балалар арасыннан сайлап алынды. Фестивальдә бакчабызның уртанчылар төркеменнән Зиннурова А.А. "Песня-соло" номинациясендә, зурлар төркеменнән балалар ансамбле "Песня-группа" номинациясендә, мәктәпкә әзерлек төркеменнән Гафурова Г.Д. "Стихотворное произведение" номинациясендә уңышлы чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә зурлар төркеменнән балалар ансамбле - II урынга, мәктәпкә әзерлек төркеменнән Гафурова Г.Д. - III урынга лаек булдылар. Котлыйбыз һәм алдыгы көннәрдә дә уңышлар телибез!
-
"Ел тәрбиячесе" конкурсы / Конкурс "Воспитатель года" 17.12.2019
11 - 12 декабрь көнне район балалар бакчалары тәрбиячеләре "Ел тәрбиячесе" конкурсының муниципаль этабында көч сынаштылар, үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге конкурста безнең балалар бакчасыннан укытучы-логопед Набиева Чулпан Дилбәр кызы катнашты һәм лаеклы чыгыш ясады.
-
Әбиемнең сандыгы 28.11.2019
28 ноябрь көнне зурлар төркеме балалары (тәрбияче Ганиева Э.И., музыка җитәкчесе Бадертдинова И.Р. җитәкчелегендә) әниләрен "Әбиемнең сандыгы" кичәсенә чакырдылар. Халкыбызның җырлары, биюләре, җырлы уеннары белән үрелеп барган кичәдә балалар һәм аларның әниләре халкыбызның милли киемнәре, кул эшләре белән таныштылар, рәхәтләнеп күнел ачтылар.
-
Семинарда катнашу / Участие в семинаре 27.11.2019
27 ноябрь көнне балалар бакчасы тәрбиячесе Ардуанова Г.Т. Мамадыш шәһәрендә үткәрелгән "Современные образовательные технологии в обучении детей дошкольного возраста правилам безопасного поведения на дороге" темасына балалар бакчалары педагоглары өчен семинарда катнашты.
-
Район балалар бакчалары тәрбиячеләренең методик берләшмәсе утырышы / Районное методическое объединение воспитателей 22.11.2019
Мәктәпкәчә чор балаларның физик һәм психик сәламәтлегенең нигезе формалаша торган мөһим чор. Нәкъ бу чорда организмның органнары һәм системаларының интенсив үсеше бара, шәхеснең төп сыйфатларына нигез салына, характеры, үзенә һәм тирә-яктагыларга карата мөнәсәбәте формалаша. Шуңа күрә мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирүдә төп юнәлешләрнең берсе булып балаларның сәламәтлеген саклау, кечкенәдән сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрен һәм практик күнекмәләрен формалаштыру, физик күнегүләр һәм спорт белән даими шөгыльләнү ихтыяҗын булдыру тора.
21 ноябрь көнне балалар бакчасы базасында район балалар бакчалары тәрбиячеләренең методик берләшмәсе утырышы да шушы темага багышланган иде. "Федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләрен исәпкә алып балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау һәм физик яктан үстерү буенча эшне оештыру" темасына үткәрелгән әлеге утырышта бакчабыз педагоглары - физкультура инструторы Сарварова А.Э., тәрбиячеләр Ардуанова Г.Т., Габдрахманова Э.Р., өлкән тәрбияче Гумерова Л.М.- физик үсеш буенча белем бирү эшчәнлеге, күңел ачу, йокыдан соңгы гимнастика ачык чараларын күрсәттеләр, балаларны сәламәтләндерү технологияләре буенча мастер-класс үткәрделәр, чыгыш ясадылар, үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
-
Педагогларның уңышлары / Успехи наших педагогов 15.11.2019
Балалар бакчалары педагоглары арасында үткәрелгән "Шкатулка знаний безопасности" лэпбуклар республика смотр-конкурсының муниципаль этабында бакчабыз тәрбиячесе Арсланова Гөлназ Мирзанур кызы катнашып 1 урын алды, Диплом һәм бүләккә лаек булды.
-
"Ихлас"үзәгенә экскурсия / Экскурсия в психолого-педагогической и медико-социальный центр 13.11.2019
12 нче ноябрь көнне “Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы” ның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары районыбызның “Ихлас” психологик һәм педагогик хезмәт күрсәтү үзәгенә экскурсиягә бардылар. Әлеге үзәктә балаларга эмоциональ киеренкелекне киметү бүлмәсендә ял итү аеруча охшады. Балалар коры бассейнда уйнадылар, талгын музыка астында уңайлы креслоларга ятып ял иттеләр. Логопед бүлмәсендә балалар кызыклы уеннар уйнадылар.
“Ихлас” үзәге хезмәткәрләре балаларны ягымлы каршы алып, уйнатып, озатып калдылар. Без барлык хезмәткәрләргә рәхмәтебезне белдереп, әлеге үзәк белән хезмәттәшлегебез дәвамлы булыр, дигән теләктә калабыз.
-
Юлларыбыз имин булсын! / Будьте внимательны на дорогах! 31.10.2019
Юлларда көннән-көн машиналар саны арта һәм урамнарда, юлда йөрү зур игътибарлык, сакчылык сорый. Ә балалар бигрәк тә актив, хәрәкәтчән, ләкин игътибарсыз, куркыныч ситуацияләрне алдан күрә белмиләр. Шуңа да балаларны кечкенәдән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү һәм юлларда үз-үзеңне хәвефсез тоту күнекмәләрен формалаштыру мөһм бурычларның берсе булып тора. 30 октябрь көнне уртанчылар төркеме балалары һәм әти-әниләре белән "Юлларыбыз имин булсын!" темасына үткәрелгән кичә дә шул максатларны истә тотып оештырылды.
-
Светофор - безенең дустыбыз / Наш друг - светофор 30.10.2019
Авылларда юк ул, ләкин
Син ашыкма, туктап тор.
Белик әле, нәрсә икән -
Ул әйбер бит светофор.
Кара-кар як-ягыңа,
Уңга-сулга, артыңа,
Әнә бит ул нәкъ каршыңда -
Баганада алдыңда.
Икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Габдрахманова Э.Р. белән бергә белем бирү эшчәнлегендә светофор белән таныштылар һәм аның сүрәтен беркеттеләр.
-
Педагогларыбыз уңышлары 29.10.2019
Балалар бакчалары педагоглары арасында үткәрелгән "Лучший проект профориентационной работы в детском саду" республика конкурсының район этабында музыка җитәкчесе Бадертдинова И.Р. -III урын, тәрбияче Ганиева Э.И.- III урынга лаек булдылар.