Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
E-Mail: | detsad-4@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 119 воспитанников |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Бакчабызда - Сабантуй!" 31.05.2019
Сабан туе - халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлакый кагыйдәләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәме. 30 май көнне балалар бакчасында да Сабан туе гөрләде. Балалар милли уеннарда үзләренең көчләрен, җитезлекләрен сынадылар, милли җырлар, биюләр башкарып үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Сабан туе, Сабан туе,
Мәйданнары түгәрәк.
Бүгенге олы бәйрәмдә
Күңел ачыйк бергәләп!
-
"Сау бул, бакча!" / "До свидания, детский сад!" 30.05.2019
29 май көнне бакчабызда "Сау бул, бакча!" бәйрәме иртәсе үтте. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бакча белән саубуллаштылар.
Бераз гына моңсу да, шатлыклы да көнебез.
Балачакның иң кадерле баскычын бит үтәбез.
Сагындырыр, сагындырыр бакчабызның һәр көне.
Туган йорттай якын булган, һәр бүлмәсе, һәр җире.
-
Шигърият бәйрәме 25.04.2019
25 апрель көнне мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары район үзәк китапханәсе Г.Тукай туган көненә багышлап оештырган бәйрәмдә катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.
-
"Экранда без" конкурсы / Участие в конкурсе 24.04.2019
Район үзәге оешма, предприятие, учреждениеләре арасында Рим Гаян улы Мостафин истәлегенә багышлангап үткәрелгән "Экранда без" кыскаметражлы фильмнар конкурсында "Тарих" номинациясендә балалар бакчасы коллективы 3 урынга лаек булды.
-
"Безнең заман" иҗат фестивале / Творческий фестиваль "Наше время" 24.04.2019
23-24 апрель көннәрендә бакчабыз коллективы район үзәге оешма, предприятиеләре арасында үткәрелгән "Безнең заман - 2019" эшләүче яшьләрнең иҗат фестиваленда катнашты.
-
Территорияне язгы санитар чистарту / Санитарная очистка территории 20.04.2019
20 апрель көнне язгы санитар-чистарту айлыгы кысаларында балалар бакчасы территориясендә өмә үткәрелде.
-
Мәктәпкә экскурсия / Экскурся в школу 19.04.2019
-
Сыерчыкларны каршы алу / Встречаем птиц 17.04.2019
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары #Экояз - 2019 акциясе кысаларында үткәрелгән "Сыерчыкларны каршы алу" чарасында катнаштылар, Ленин паркында сыерчык оялары куйганнарын күзәттеләр.
-
"Урманнарны юкка чыгарудан саклыйк !" 16.04.2019
#ЭКОЯЗ 2019 республика акциясе кысаларында балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар макулатура җыеп тапшыру чарасында катнашып "Урманнарны юкка чыгарудан саклыйк !" акциясен үткәрделәр.
-
Территорияне язгы санитар чистарту / Санитарная очистка территорий 11.04.2019
#ЭКОЯЗ 2019 республика акциясе кысаларында балалар бакчасы территориясен язгы санитар чистарту эшләре башланды. Бу эштә бакчабыз хезмәткәрләре актив катнашалар.