Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
E-Mail: | detsad-4@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 119 воспитанников |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Юлларыбыз имин булсын! / Будьте внимательны на дорогах! 13.11.2020
15 ноябрь - Бөтендөнья юл - транспорт хәләкәтләре корбаннарын искә алу көне. Зурлар төркеме балалары да бу көнгә карата "Не гоните водители - вы ведь тоже родители" акциясендә катнаштылар.
-
Көзге бәйрәмнәр / Осенние праздники 27.10.2020
26-30 октябрь көннәрендә төркемнәрдә Көз бәйрәме иртәләре үткәрелде. Бәйрәмнәрдә балалар көз вакытының матурлыгы, көзге байлык, мул уңышлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар, табышмакларга җаваплар таптылар.
-
"Көзге бизәкләр" / Выставка осенних поделок 22.10.2020
Балалар бакчасында һәр төркемдә "Кәзге бизәкләр" темасына күргәзмәләр оештырылды. Элеге күргәзмәләрдә балаларның әти-әниләре белән берлектә табигый материаллардан эшләнгән эшләре куелган.
-
"Татарстан кроссы - 2020" / "Всероссийский день бега - Кросс Татарстана 2020" 12.10.2020
Бакчабыз хезмәткәрләре 10 октябрь көнне Бөтенроссия йөгерүчеләр көненә багышланган "Татарстан кроссы - 2020"дә катнаштылар. Физкультура инструкторы Сарварова А.Э. - 1 урын, пешекче Зиннурова Р.И. - 2 урын алдылар . Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
"Республикам Татарстан - дуслык иле" 07.10.2020
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән ТАССР оештырылуга 100 ел тулу уңаеннан "Республикам Татарстан - дуслык иле" бәйрәме үткәрелде.
-
Мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен олимпиада / Олимпиада для дошкольников 14.09.2020
12 сентябрь көнне бакчабызның зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Бүләк"тә Республика олимпиада үзәге оештырган "Юный эрудит" мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен олимпиадада катнаштылар, үзләренең белемнәрен сынадылар.
-
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнәбез / Изучаем ПДД 07.09.2020
Балалар юл хәрәкәтенең иң якланмаган катнашучылары. Шуңа да балаларны кечкенәдән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру бик мөһим. Балалар бакчасында бу юнәлештә төрле чаралар үткәрелеп тора. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Приключения Карлсона в городе" видеофильмын карадылар, аның аша юлда үз-үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәнделәр.
-
1 сентябрь - Белем көне / День знаний 01.09.2020
-
Актанышка - 310 ел, районга - 90 ел / Участие в районной выставке-конкурсе цветов и цветочных композиций 31.08.2020
30 август көнне Актанышка - 310 ел, Актаныш районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан Актанышыбызда үткәрелгән чараларда бакчабыз хезмәткәрләре дә катнашты. Элеге бәйрәм даталарына багышланган чәчәкләр һәм чәчәк композицияләре күргәзмә-конкурсында "Иске тегермән янында" чәчәк композициясе әзерләп бәйрәмгә килүчеләргә күрсәттеләр.
-
Паркка экскурсия / Экскурсия в парк 28.08.2020
Әйләнә-тирә табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү, табигать турында күзаллауларын формалаштыру - балаларга экологик тәрбия бирүдә мөһим бурычлар. Кызганычка каршы, хәзерге заманда табигать белән аралашу мөмкинлеге азая бара, ә табигатьне рәсемнән яки телевизордан гына карау җанлы аралашуны, үзең табигатьнең серләренә төшенүне алыштыра алмый. Бакчабыз педагоглары да шуны истә тотып, балалар белән елның төрле фасылларында табигатькә экскурсияләр оештыралар. Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары Актанышыбызның паркларына экскурсиядә булып кайттылар. Ә табигатьтә алтын көз, яфраклар бәйрәме...