Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
E-Mail: | detsad-4@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 119 воспитанников |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Юлда йөрсәң бул өлгер! Юл кагыйдәсен бел! 24.11.2021
22-26 ноябрь бакчакүләм "Юлда йөрсәң бул өлгер - юл кагыйдәсен бел!" атналыгы булып узды. Аның кысаларында бакчабызда "Юл хәрәкәте иминлеге" Актаныш районы профилактика җитәкчесе Фазлыева Лена Музаят кызы белән очрашу булды. 1нче кечкенәләр төркемендә тәрбияче Габдрахманова Э.Р. ачык шөгыль күрсәтте, ә зурлар төркемендә тәрбияче Арсланова Г.М. белән музыка җитәкчесе Бадертдинова И.Р. күңел ачу тәкъдим иттеләр. балаларга матур уеннар, юл йөрү кагыйдәләре турында кызыклы китаплар таратылды. Фазлыева Лена Музаят кызына зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Гомуми ата-аналар җыелышы / Общее родительское собрание 22.11.2021
Бүген бакчабызда гомуми ата-аналар җыелышы узды. Анда һәр төркемнән ата-аналар комитеты составы катнашты. Бакчабыз мөдире Аглямова М.В. һәм өлкән шәфкать туташы Султанова Г.Ш. белән берлектә мөһим сораулар каралды.
-
Хезмәт тәрбиясе / Трудовое воспитание 19.11.2021
Хезмәт тәрбиясе - үсеп килүче буынны тәрбияләүнең иң мөһим якларының берсе. Безнең балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе бирү буенча даими эш алып барыла. Хезмәт тәрбиясе балаларның өлкәннәр хезмәте турындагы күзаллауларын киңәйтә, кешенең хезмәт нәтиҗәләренә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, балаларны башлаган эшне азагына кадәр җиткерергә өйрәтә. Хезмәт эшчәнлеге аркасында балаларның гомуми үсеш дәрәҗәләре арта, төрле яклап кызыксынучанлыклары киңәя. Балалар белән бергәләшеп эшләү, кирәк вакытта киңәш белән ярдәм итү, балаларның кечкенә генә уңышларына да сөенү, мактау - бала шәхесендә иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә.
-
Уңышларыбыз 18.11.2021
Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Бадертдинова Иделия Менделеевск шәһәрендә үткән Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган Республикакүләм "Разноцветье Поволжья" балалар мультипликацион фильмнар бәйгесендә катнашып диплом белән бүләкләнде.
Җитәкчесе: Бадертдинова И.Р.
-
"Хәтер фәрештәсе" акциясе / Акция "Ангел памяти" 18.11.2021
Бакчабыз нәниләре Бөтендөнья юл-транспорт хәлакәте корбаннарын искә алу көне кысаларында үткәрелгән "Хәтер фәрештәсе" акциясендә бик теләп катнаштылар.
-
"Җәлил укулары" / "Джалиловские чтения" 08.11.2021
Бүген бакчабызда "Җәлил укулары" IV халыкара әдәби бәйгесенең бакчакүләм этабы үтте. Балаларның матур сәнгатен барлык номинацияләрдә күрергә була иде. Балаларның тырышлыгы алкышлар һәм дипломнар белән бәяләнде.
-
"Сөмбелә чибәре - 2021" 08.11.2021
Алабуга шәһәрендә узган Татарстан Республикасы Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган "Сөмбелә чибәре-2021" балалар иҗаты региональ конкурсында бакчабыз нәниләре дә бик теләп катнашты. Уртанчылар төркеменнән Калимуллина Амелия һәм мәктәпкә әзерлек төркеменнән Галиева Айзилә уңышлы чыгыш ясап Диплом белән бүләкләнделәр! Афәрин, кызлар!
-
Сау булыгыз, кошкайлар! 02.11.2021
Бүген бакчабызда "Сау булыгыз, кошкайлар!" бәйге-викторинасы узды. Анда зурлар төркеменең "Карлыгач" командасы белән мәктәпкә әзерлек төркеменең "Сандугач" командасы үз белемнәрен сынады. Викторина барышында балалар йорт кошлары, кышлаучы һәм күчмә кошлар турында белемнәрен ныгытты. Нәтиҗәсе дә сөендерерлек булды: бәйгедә ике команда да тигез балл туплап җиңүче дип билгеләнде.
-
"Көз килде"/"Осень пришла" 29.10.2021
1 кечкенәләр төркемендә "Көз килде" бәйрәме!
-
"Көз"/"Осень" 29.10.2021
2 кечкенәләр төркемендә "Көз" бәйрәме!