Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
E-Mail: | detsad-4@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 119 воспитанников |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Созвездие - Йолдызлык" - 2021 конкурсы гала - концерты / Участие в гала-концерте 13.02.2021
12 февраль көнне бакчабыз балалары Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният йортында үткәрелгән "Созвездие - Йолдызлык" - 2021 республика яшьләр эстрада сәнгатенең XXI республика фестиваленең район этабының гала - концертында катнаштылар. Әлеге конкурста балаларның чыгышлары "Хореография - эстрада биюләре" номинациясендә I дәрәҗәдәге лауреат, "Хореография - халык биюләре" номинациясендә II дәрәҗәдәге лауреат, "Вокаль ансамбль" номинациясендә III дәрәҗәдәге лауреат, "Инструменталь ансамбль" номинациясендә III дәрәҗәдәге лауреат дипломнарына, Мокимова Р. "Вокал-cоло" номинациясендә III дәрәҗәдәге лауреат, Бадертдинова И., Сапаева М. "Вокал-cоло" номинациясендә III дәрәҗәдәге лауреатлар, "Вокал - дуэт, трио, квартет" номинациясендә III дәрәҗәдәге лауреат дипломнарына лаек булдылар. Ә балалар бакчасы II урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
"Татарстан чаңгы юлы-2021" / "Лыжня Татарстана - 2021" 12.02.2021
12 февраль көнне "Бүләк" чаңгы трассасында Бөтенроссия чаңгычылар көне уңаеннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч класс балалары арасында "Татарстан чаңгы юлы - 2021" күмәк чаңгы ярышлары үткәрелде. Әлеге ярышта мәктәпкә әзерлек, зурлар төркемнәреннән балалар катнашты. Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Аминова К. һәм Газетдинов Д. II урынга лаек булдылар.
-
Кышкы уеннар / Зимний спортивный праздник 04.02.2021
-
Һөнәри бәйгедә җиңүчеләр хөрмәтләнде / Награждение победителей профессиональных конкурсов 03.02.2021
3 февраль көнне Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният йортында мәгариф өлкәсендә үткәрелгән һөнәри бәйгеләрнең муници-паль этапларында җиңүчеләрне һәм лауреатларны котлау чарасы үткәрелде. Әлеге чарада безнең балалар бакчасының музыка җитәкчесе Бадертдинова И.Р. да катнашты. Ул "Ел тәрбиячесе- 2021" бәйгесендә II урынга лаек булды. Хезмәттәшебезне котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
-
"Созвездие - Йолдызлык" - 2021 конкурсы 29.01.2021
29 январь көнне балалар бакчасында "Созвездие - Йолдызлык"- 2021 XXI ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль этабының зона сайлап алу туры үткәрелде. Балалар бакчасына килгән жюри "Хореография", "Вокаль ансамбль", "Вокал-соло", "Инструменталь ансамбль", "Нәфис сүз" номинацияләрендә балалар белән әзерләнгән номерларны карап, иң-иң яхшыларын гына сайлап алды.
-
Яңа ел ярминкәсе / Новогодняя ярмарка 30.12.2020
30 декабрь көнне бакчабыз хезмәткәрләре Актанышта үткәрелгән Яңа ел ярминкәсендә катнаштылар. Ярминкәгә милли ризыгыбыз - төрледән - төрле бәлешләр әзрләнгән иде.
-
Яңа ел парады / "Зимний Сабантуй" 30.12.2020
30 декабрь көнне Актанышыбызда районыбыз оешмалары һәм белем бирү учреждениеләре әкият геройларының Яңа ел парады һәм Кышкы Сабантуе үткәрелде. Әлеге чараларда бакчабыз хезмәткәрләре дә катнаштылар, кышкы Сабантуй ярышларында көчләрен сынадылар. Яңа ел парадында Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройларыбыз 1 урынга лаек булдылар.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! / Встречаем Новый год 25.12.2020
24-29 декабрьдә бакчабызда Яңа ел бәйрәме иртәләре үткәрелә.
-
"Ел тәрбиячесе" конкурсы / Конкурс "Воспитатель года" 17.12.2020
17 декабрь көнне балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе - 2021" республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Конкурста районыбыз тәрбиячеләре көч сынаштылар, үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.
-
"Ел тәрбиячесе - 2021" конкурсы / Конкурс "Воспитатель года - 2021" 16.12.2020
16 декабрь көнне Актаныш 2нче санлы "Ромашка" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2021" республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Анда бакчабызның музыка җитәкчесе Бадертдинова Ирина Ригел кызы катнаштып, үзенең һөнәри осталыгын күрсәтте, эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.