Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
E-Mail: | detsad-4@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 119 воспитанников |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Юл әлифбасы / Дорожная азбука 28.08.2021
Бүген безнең бакчабызда "Юл хәрәкәте иминлеге" Актаныш районы профилактика җитәкчесе Фазлыева Лена Музаят кызы белән очрашу булды. Балаларга юл кануннары, автосөючеләр һәм җәяүлеләрнең бурыч-хокуклары турында сөйләде. Искәрмәләр язылган буклетлар белән берлектә балаларга яктырткыч наклейкалар өләште. Очрашу бик нәтиҗәле һәм эчтәлекле булды. Очрашу тематик мультфильм карау белән төгәлләнде.
-
Чыныгабыз / Закаляемся 13.08.2021
Чыныктыру - ул комплекслы сәламәтләндерү системасы. Чыныктыру организмның сәламәтлеге өчен зыянлы булган начар гадәтләргә каршы торучанлыгын ныгытуга юнәлдерелгән. Безнең бакчабызда да чыныгу процедуралары үтәлеп бара. Бүлмәләр җилләтелә, тиешле температура режимы сакланыла.
Җәй көне исә, кояш астында комда йөрү, ком һәм су ярдәмендәге уеннар балалар өчен чыныгу чарасы буларак кулланыла
-
Самокатта ярышлар / Эстафета на самокатах 09.08.2021
Балалар да ярата, олылар да ярата.
Бүген безнең бакчада зурлар төркеме көч сынаша.
Самокатта чабалар, алга-артка баралар.
-
Нептун көне!/ День Нептуна! 03.08.2021
Җәй айлары бу елда барыбызны да үзенең эссе көннәре белән сөендерә. Безнең балалар бакчасында "Нептуп көне" ел да үткәрелә һәм бу бәйрәм балаларның күңелләренә бик хуш килде: күңелле, дәртле, ә иң кызыгы - су сибешү. Балалар исә, Диңгез алласы килгән якты тамашада катнаштылар. Бәйрәм ахырында Нептун барысына да сәламәтлек, яхшы һәм күңелле тормыш теләде һәм киләсе елга килергә вәгъдә бирде. Бәйрәм барысына да ошады, беркем дә коры килеш калмады!
-
Автомобильләр парады/ Парад автомобилей 28.07.2021
Бүген бакчабызда автомобильләр һәм коляскалар парады узды!
Тизрәк үсеп шофер булсам,
Нишләргә белер идем.
Урамдагы бар баланы
Утыртып йөрер идем!
-
Җиңү паркына экскурсия/ Экскурсия в Парк победы 26.07.2021
Актанышлыларның 22 меңгә якыны Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл ветераннары. Аларның исемнәре белән чиксез горурлана Актаныш халкы. Якташларыбызның батырлыгы алдында баш ияр өчен яше-карты һәрдаим "Геройлар аллеясы"на килә. Безнең бакча нәниләре дә бүген Җиңү паркына экскурсиягә барып кайттылар!
-
"Төсле акбурлар" көне / День "Цветных мелков" 23.07.2021
Бүген бакчабызда "Төсле акбурлар" көне булды! Нәни рәссамнарның иҗатын асфальтта күрергә була иде.
Куанабыз матур-матур
Рәсем карасак.
Матур рәсемнәрдән матур
Безнең балачак!
-
ЮХИДИда кунакта/ В гостях у ЮХИДИ 02.07.2021
Бүген безнең бакчабыз нәниләре ЮХИДИ хезмәткәрләрендә кунакта булдылар! Балалар ЮХИДИ хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, ә ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар белән тематик әңгәмә үткәреп белем-күнекмәләрен ныгыттылар.
-
Халыкара Җир көне / Международный день Земли 22.04.2021
22 апрель - бөтен дөньяда Җир көне билгеләп үтелә. Бу чиста Җир, чиста һава һәм су бәйрәме. Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да (тәрбияче Ганиева Э.И.җитәкчелегендә) бу бәйрәмне билгеләп үттеләр. Табигатьне, сулыкларны, хайваннарны яклау, аларга сакчыл караш турында сүз барды элеге бәйрәмдэ. Бәйрәм матур җырлар, биюләр, уеннар белән үрелеп барды.
Балаларыбызны кечкенәдән һәрбер җан иясенә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга, Җиребезне, табигатьне яратырга, сакларга өйрәтик!
-
Говорим и поем на английском 20.04.2021
20 апрель көнне бакчабыз балалары районда үткәрелгән "Говорим и поем на английском" конкурсында канаштылар. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары - "Төркемдә җыр", Мокимова Р. - "Җыр-соло", Гимадиева Я. -"Нәфис сүз" номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясадылар.