Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
| Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
| E-Mail: | Detsad4.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
"Татарстан чаңгы юлы-2020" / "Лыжня Татарстана - 2020" 08.02.2020

8 февраль көнне "Бүләк" чаңгы трассасында Бөтенроссия чаңгычылар көне уңаеннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч класс балалары арасында "Татарстан чаңгы юлы - 2020" күмәк чаңгы ярышлары үткәрелде. Әлеге ярышта мәктәпкә әзерлек, зурлар төркемнәреннән балалар катнашты. Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Х. Солтан III урынга лаек булды.
-
"Созвездие - Йолдызлык" - 2020 04.02.2020

4 февраль көнне балалар бакчасында "Созвездие - Йолдызлык"- 2020 XX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль этабының зона сайлап алу туры үтккәрелде. Балалар бакчасына килгән жюри балалар белән "Хореография", "Вокаль ансамбль", "Вокал-соло", "Инструменталь ансамбль", "Нәфис сүз" номинацияләрендә әзерләнгән номерларны карап, иң-иң яхшыларын гына сайлап алды.
-
"Гасыр авазы" театр фестиваль-конкурсы / Фестиваль-конкурс театров "Гасыр авазы" 03.02.2020

3 февраль көнне балалар бакчасы коллективы Актаныш муниципаль районы оешма-учреждениеләре арасында үткәрелгән "Гасыр авазы" театр фестиваль-конкурсында катнашты. Конкурска балалар бакчасы коллективы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Онытырга мөмкин түгел" әдәби-музыкаль композициясен тәкъдим итте. Композицияне музыка җитәкчесе Бадертдинова И.Р. әзерләде.
-
"Созвездие - Йолдызлык" - 2020 28.01.2020

28 январь көнне балалар бакчасында "Созвездие - Йолдызлык"- 2020 XX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең балалар бакчасында сайлап алу туры үтккәрелде. Балалар "Хореография", "Вокаль ансамбль", "Вокал-соло", "Инструменталь ансамбль", "Нәфис сүз" номинацияләрендә әзерләнгән номерларда чыгыш ясадылар, иң яхшылары киләсе турга сайлап алынды.
-
Без театр яратабыз / Мы любим театр 27.01.2020

-
Конкурсларда җиңүчеләрне хөрмәтләү / Награждение победителей профессиональных конкурсов 10.01.2020

10 январь көнне Актаныш технологик техникумының актлар залында мәгариф өлкәсендә үткәрелгән һөнәри бәйгеләрдә җиңүчеләрне һәм лауреатларны котлау чарасы үткәрелде. Әлеге чарада безнең балалар бакчасының укытучы-логопеды Набиева Ч.Д. да катнашты. Ул "Ел тәрбиячесе- 2020" бәйгесендә "Иң яхшы укытучы-логопед" номинациясендә җиңүче булды. Хезмәттәшебезне котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
-
Хуш киләсең, Яңа ел! / Встречаем Новый год 24.12.2019

24 - 26 декабрь көннәрендә балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме иртәләре уткәрелә.
-
Конкурс "Говорим и поем по-английский" 20.12.2019

20 декабрь көнне "Яшьлек" үзәгендә "Говорим и поем по-английски" район фестивале үткәрелде. Бакчабызда инглиз теленә өйрәтү буенча өстәмә белем бирү уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә инглиз теле укытучысы Ахметова Г.И. җитәкчелегендә алып барыла. Район фестивалендә катнашу өчен балалар да шушы төркемнәрдәге балалар арасыннан сайлап алынды. Фестивальдә бакчабызның уртанчылар төркеменнән Зиннурова А.А. "Песня-соло" номинациясендә, зурлар төркеменнән балалар ансамбле "Песня-группа" номинациясендә, мәктәпкә әзерлек төркеменнән Гафурова Г.Д. "Стихотворное произведение" номинациясендә уңышлы чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә зурлар төркеменнән балалар ансамбле - II урынга, мәктәпкә әзерлек төркеменнән Гафурова Г.Д. - III урынга лаек булдылар. Котлыйбыз һәм алдыгы көннәрдә дә уңышлар телибез!
-
"Ел тәрбиячесе" конкурсы / Конкурс "Воспитатель года" 17.12.2019

11 - 12 декабрь көнне район балалар бакчалары тәрбиячеләре "Ел тәрбиячесе" конкурсының муниципаль этабында көч сынаштылар, үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге конкурста безнең балалар бакчасыннан укытучы-логопед Набиева Чулпан Дилбәр кызы катнашты һәм лаеклы чыгыш ясады.
-
Әбиемнең сандыгы 28.11.2019

28 ноябрь көнне зурлар төркеме балалары (тәрбияче Ганиева Э.И., музыка җитәкчесе Бадертдинова И.Р. җитәкчелегендә) әниләрен "Әбиемнең сандыгы" кичәсенә чакырдылар. Халкыбызның җырлары, биюләре, җырлы уеннары белән үрелеп барган кичәдә балалар һәм аларның әниләре халкыбызның милли киемнәре, кул эшләре белән таныштылар, рәхәтләнеп күнел ачтылар.
















