Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Балалар бакчасы белән танышу/ Ознакомление с детским садом 09.08.2019

Бакчабызга яңа килгән балаларны үзебезнең бакча белән таныштыру башланды. Нәниләр төркеме балалары белән 1нче кечкенәләр төркеме балалары янына танышырга кердек. Безне концерт номерлары белән каршы алдылар: өйрәнгән җырларын җырлап, шигырьләрен сөйләп, биюләрен биеп нәниләрне шаккаттырдылар.
-
"Бөтендөнья песиләр көне"/"Всемирный день кошек" 08.08.2019

Балалар бакчасында "Песиләр көне" булып үтте.Песиләр турында әңгәмә кордык, тормышта песиләр белән булган маҗаралар турында сөйләштек, уеннар уйнадык ("Песием- песием","Мияу - мияу, нинди төс?, "Песи белән тычканнар"), җырлар җырладык, табышмаклар, такмаклар эйтештек. Бу чара балаларга бик ошады.
-
"Йолдызлар көне"/ "День звёд" 07.08.2019

Бүген бакчабызда йолдызлар көне уздырдык.Бу чарага һәр бер бала бик теләп катнашты: пластилиннан әвәләп тә, рәсемен кисеп ябыштырып та, буяп та эшләделәр. Күңелле чара балаларның күңелләрендә бик озак сакланыр.
-
"Сәламәтлек көне" /" День здоровья" 06.08.2019

Безнең балалар бакчасында"Сәламәтлек көне" узды. Өлкән шәфкать туташы Фирдания Гайнетдиновнаның чыгышы, врач ата-аналарның тәкъдим - киңәшләрен тыңладык, үзебезгә файдалы мәгълүматлар алдык.
-
Актаныш World Skills флагы эстафетасын кабул итте / Эстафета флага World Skills в Актаныше 05.08.2019

Буген Актаныш World Skills флагы эстафетасын кабул итте. Әлеге флаг Россиянең 24 регионында, 20 илдә, Татарстанның барлык районнары аша узачак. Халыкара космик станциягә дә сәяхәт кылган ул.
-
Салфетка көне / Праздник салфетки 02.08.2019

Бүген "Салфетка көне".Шул уңайдан бакчабызда салфеткалардан чәчәк ясау буенча масстер класслар оештырылды. Бу чарага балалар актив катнаштылар һәр кул эшеннән күргәзмә оештырылды.
-
"Без әкиятләр яратабыз"/ "Мы любим сказки" 01.08.2019

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар хайваннар турындагы әкиятләрне аеруча яраталар. Әкиятләр аша балаларның сөйләм теле камилләшә, уйлау фикерләре яхшыра. Бүген дә без нәниләребез белән "Теремкәй" әкиятен карап киттек. Әкият балаларны батыр булырга, хезмәтне яратырга, дус-тату яшәргә өйрәтә.
-
" Күңелле стартлар"\" Весёлые старты" 31.07.2019

Безнең " Ромашка" бакчасы балалары белән үзәк стадионда " Күңелле стартлар" исемендә спорт уеннары оештырдык. Балалар үзара төрле спорт уеннарында көч сынаштылар, җитезлекләрен күрсәттеләр. Балаларга бик күңелле булды.
-
"Әкият геройлары белән сәяхәт" / "Путешествие в страну сказок" 30.07.2019

Безнең балалар бакчасы район үзәк китапханәсе белән хезмәттәшлеген өзми. "Тукай" паркында "Әкият геройларына сәяхәт" дип исемләнгән чара уздырды, балалар һәм тәрбияче апалар бик актив катнаштылар.
-
Бакчабыз уңышлары/ Витамины нам нужны - для здоровья всем важны 29.07.2019

Бакчабызның тәҗрибә мәйданчыгында үскән беренче уңышларны җыеп алдык. Сау - сәламәт булу өчен витаминнарга бай булган яшелчәләр, җиләк - җимешләр ашагыз!!!










