Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Каз өмәсе"/ "Гусиный праздник" 26.11.2019

Актаныш "Ромашка" балалар бакчасында, нәниләрне милли гореф-гадәтләргэ ойрәту, системалы рәвештә план нигезендә алып барыла. Буген мәктәпкә әзерлек төркемендә уздырылган "Каз өмәсе" бәйрәмендә, татар халкынын милли йоласы, жыр биюләр, уеннар, такмак әйтешү, шигырьләр белән үрелеп барды. Халкыбызның мондый йола бәйрәмнәрендә, нәниләр хезмәткә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, пөхтәлеккә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.
-
Тылсымлы шашка дөньясы\Волшебный мир шашек. 14.11.2019

Бүген күп кенә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә педагоглар балаларны шашка уеннарына җәлеп итә.Чөнки шашка уеннары буш вакытны кызыклы итеп уздыру өчен генә түгел, ә балаларның төрле яклап үсеше өчен дә бик әһәмиятле.Бала үзенең булачак гамәлләрен исәпкә алырга, көндәшенең реакциясен алдан фаразларга өйрәнә, хәтерне һәм күзаллауны үстерә. Әлеге өстәл уены балаларның уртак эшчәнлеген күздә тота, шуңа күрә аралашу күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә, балалар бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәттә булырга өйрәнә. Балаларга бу шөгыль бик ошый. Алар үзләренең хис-тойгыларын яшермиләр, фикер алышалар, уеннан алган тәэсирләре белән уртаклашалар. Шуңа күрә мәктәптә, бигрәк тә төгәл фәннәр буенча, безнең балаларның укуы яхшы булыр дип өметләнеп калабыз.
-
Ачык ишекләр көне/ День открытых дверей 11.11.2019

Юл йөрү кагыйдәләрен камилләштерү максатыннан 2 нче кечкенәләр А төркемендә "Ачык ишекләр" көне уздырылды. Чара квест - уен итеп тәкъдим ителде. Балалар белән төрле маҗаралы юллардан чыгу юлларын эзләделәр, юл кагыйдәләрен ныгыттылар, һәр эшне ахырына җиткереп, сюрпризларга сөенеп, ата - аналар рәхмәтләрен җиткереп таралыштылар.
-
Россия.Ватан.Бердәмлек./Россия.Родина.Единство. 05.11.2019

Актаныш "Ромашка" балалар бакчасы район китапханәчеләре уздырган "Россия.Ватан.Бердәмлек" чарасында катнаштылар. Чарага "Татарстан Республикасы Конституциясе көне", "Халыклар дуслыгы- Татарстан байлыгы" китап күргәзмәсе оештырылган иде. Балалар Р.Миңнуллин, Л.Шаех,Р.Валиев, Г.Рәхим, Р.Харис шигырьләрен тыңладылар.
-
Ринат-төркемебез горурлыгы\Юный эколог. 28.10.2019

20 октябрь көнне Буа шәһәрендә республика күләмендә үткәрелгән " Первые шаги маленьких исследователей" бәйгесе булып узды. Анда Мингазов Ринат катнашты һәм дипломга лаек булды.Без аңа алга таба да зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.
-
Бакчада -Сөмбелә бәйрәме/Праздник Сумбуля-в детском саду. 25.10.2019

Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе –“Сөмбелә” бәйрәмен уздырдык. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән . Ул - көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Сөмбелә - ул “ башак “ дигән сүз. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы , сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дигәннәр. Әлеге бәйрәмдә балалар көз фасылының матурлыгы, мул уңышлары, көзге байлык турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмакларга җаваплар таптылар, кызыклы уеннар уйнадылар.
-
Без шигърияткә гашыйк балалар (Җәлил укулары)/ Джалиловские чтения 21.10.2019

Бүген бакчабызда шигърияткә гашыйк балалар белән "Җәлил укулары" чарасын уздырдык.Бу масштаблы зур чарага барлык төркем балалары да теләп катнашты.Шагыйрьнең төрле телләрдә сәнгатьле итеп шигырьләрен сөйләделәр.Район күләмендә уздырыласы чарада балаларыбыз яхшы чыгыш ясап, дәрәжәле урыннар алуларын телибез!!!
-
Көзге бизәкләр\Осенние узоры 18.10.2019

Безнең балалар бакчасында " Көзге бизәкләр" дип аталган күргәзмә оештырылды. Бу күргәзмәдә әти-әниләр һәм балалар катнашты. Алар үзләренең иҗади сәләтләрен, фантазияләрен кулланып, табигый материаллардан искиткеч матур, оригиналь кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Күргәзмә һәр кешенең күңелендә уңай тәэсирләр һәм сокландыргыч хисләр калдырды.
-
Хезмәт терапиясе/ Трудотерапия 16.10.2019

Трудотерапия – это один из видов физиотерапевтических процедур. Здесь используется труд человека. При трудотерапии появляется отличная возможность расширить кругозор, расширить свой творческий потенциал и раскрыть скрытые возможности.
-
"Мактанчык әтәч" спектакле/ спектакль "Мактанчык этэч" 14.10.2019

Балаларның сөйләм телләрен үстерүдә, без-тәрбиячеләр театр эшчәнлеген бик яратып кулланабыз. Төрле әкиятләр сәхнәләштергәндә балалар төрле персонажлар булып уйнап рольләргә кереп сөйләшәләр, хәрәкәт итәләр. Театр эшчәнлегендә балаларда сөйләм теле үсү белән бергә әхлак, экологик, патриотик тәрбия бирелә, эстетик зәвыклары формалаша.
Һәр ел саен республика күләмендә “Сәйяр” театр конкурсы уздырыла. Безнең балалар бакчасы әлеге конкурста катнашып даими рәвештә җиңүләр яулый, Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнарына лаек була.
Бу уку елында оештырылган республика конкурсының муниципаль этабында катнашу өчен зурлар төркеме балалары белән Аманулланың “Мактанчык әтәч” әкиятен сәхнәләштердек. Декорация бизәүдә, костюмнар әзерләшүдә ата-аналар, балалар үзләре дә катнашты.
Һәр бала үз ролен яратып уйнады, килештереп башкарырга тырышты.
Шушы бакча сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясаган” нәни артистларыбыз” киләчәктә зур сәхнәләргә менәрләр, югары уңышларга ирешерләр дип ышанып калабыз.










