Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
"Бүлмә гөлләре үстерәбез"/ "Путешествие в мир комнатных растений" 31.01.2020

Безнең балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе кече яшьтән үк башлана. 2 кечкенәләр төркемендәге балалар белән берлектә матур гөлләр үстерәбез. Балалар һәр көнне гөлләрнең ничек үсеп, чәчәк атуын күзәтүләр, төпләрен йомшарталар, су сибәләр, тузанын сөртәләр. Шау чәчәктә утырган үсемлекләрнең матурлыгын күреп сокланалар. Даими тәрбияләп торганда гына гөлләр матур булып усәләр.
-
Тылсымлы кар/Волшебный снег 29.01.2020

Балаларның игътибарын, тәҗрибә белән кызыксынучанлыкларын танып белү активлыгын үстерү. Гади тәҗрибәләр һәм уеннар аша балаларның кар һәм аның үзлекләре белән таныштыру, температура үзгәргән вакытта кар үзенең халәтен үзгәртүен аңлату. Балаларда кышкы табигатькә карата соклану тәрбияләү.
Развитие познавательной активности детей, их интереса к опыту. Через простые эксперименты и игры познакомить детей со снегом и его свойствами, объяснить, что при изменении температуры снег меняет свое состояние. Воспитывать у детей восхищение зимней природой.
-
Кышкы күңел ачулар\Зимние забавы. 14.01.2020

Кыш - елның иң сокландыргыч чоры. Ап-ак, тәрәзәләрдән ут янганда барысыда бик матур. Зурлар төркеме балалары кышкы уеннарны бик яраталар. Командаларга бүленеп, алар дуслары белән карда уйныйлар, ныгытмалар төзиләр, таудан шуалар. Кышны бик яхшы итеп үткәрергә була, иң мөһиме- кышкы күңел ачуларны татып карарга өлгерергә кирәк.
-
Яшь тикшерүчеләр\Юные исследователи 10.01.2020

Тәҗрибә һәм күзәтү. Менә нәрсә белән без бүген зурлар төркеме балалары белән шөгыльләндек . Балалар кар һәм аның үзенчәлекләре белән таныштылар. Карга төрле буяулар салып тәҗрибәләр ясадылар.
-
Яңа ел бездә кунакта\Новый год унас в гостях 25.12.2019

Балаларның сагынып көткән бәйрәмнәре, Яңа елда килеп җитте. Яңа ел иртәсе, матур җырлар, яңа биюләр һәм сәнгатьле шигырьләр белән бакчага ташкын булып килеп керде. Кар кызы, Кыш бабай, Убырлы карчык,Төлке, Куян һәм Бүре балаларга да, килгән кунакларга да моңсуланырга урын бирмәделәр. Балаларда үзләренең осталыкларын тулы дәрәҗәдә күрсәттеләр. Бәйрәм иртәсе күңелләрдә якты бер хатирә булып калды.
-
Айлинәбез төркемебез горурлыгы/Юный певец 19.12.2019

18 декабрь көнне Минзәлә шәһәрендә узган " Englisn Art Festival "республика күләм конкурс фестивалендә Шайхразиева Айлинәбез уңышлы чыгыш ясап икенче урын алып,диплом белән бүләкләнде. Аңа киләчәктә дә зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.
-
Кар бөртекләрен күзәтү\Наблюдение за снежинками 16.12.2019

Без зурлар төркеме балалары белән саф һавада кар бөртекләрен күзәтергә бик яратабыз. Карның үзлекләре турында сөйләшәбез, тәҗрибәләр үткәрәбез.
-
Кошларга ярдәм итик!/Поможем птицам! 12.12.2019

Кышын кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә, азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Бозлавык вакытларда аларга агач кәүсәсе буйлап ризык эзләве тагын да кыенлаша. бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр. Менә шуңа күрә без кошларга кышын ярдәм итәргә тиешбез.
Без, мәктәпкә әзерлек төркем балалары , әти- әниләр ярдәме белән кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык - алар өчен җимлекләр ясадык. Җимлекләребез үзенчәлекле килеп чыкты. Без аларны бакчабыз тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Балалар белән берлектә һәр көн саен аларга җимнәр сибәбез, кошчыкларның чөкердәшә-чөкердәшә җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтәбез. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен без бик сөенәбез.
-
Конкурс"Иҗади остаханә"\Конкурс "Творческая мастерская"
05.12.2019
Зурлар төркемендә йөрүче Якупова Динара, Кирамова Нәргизәләр белән "Иҗади остаханә" конкурсында катнашып икенче урынга лаек булдылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Аларга алга табада зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Әниләр көне\ Мамин день 27.11.2019

Буыннан - буынга һәр кеше өчен әни-тормышта иң төп кеше. Бу бәйрәм елдан - ел безнең йортларыбызга керә. Әниләр көне - ул җылы, йөрәкле бәйрәм. Зурлар төркеме балалары белән бәйрәм иртәсе уздырдык. Бәйрәмебез җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Әниләребезгә озын гомер, саулык, җан тынычлыгы теләп калыйк!










