Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Белем бәйрәме!/День знаний! 02.09.2019

Белем бәйрәме – ул мәктәп укучыларының гына түгел, ә бакчага йөрүче балаларның да яраткан бәйрәме. 1 нче сентябрьне балалар бакчасында каршы алу традиция булып бара. “Ромашка” балалар бакчасында да “Саумы, Белем бәйрәме!” дип исемләнгән күңел ачу кичәсе узды. Кечкенә генә булсалар да, балалар рәхмәт йөзеннән тәрбияче апаларына чәчкәләр бүләк иттеләр. Бу көнне тәрбиячеләрнең төп максаты - Белем бәйрәменең әһәмиятле булуын аңлату, балаларда бәйрәм кәефе тудыру, шатлык хисләре уяту һәм дус-тату мөнәсәбәттә булырга өндәү иде. Бу бәйрәм балаларның яңа уку елы күңелләрендә матур хатирә булып уелсын иде дип калабыз.
-
"Эшләпәләр көне"/ "День шляп" 23.08.2019

Без бакчабызда "Эшләпәләр модасы" бәйгесе оештырдык. Бу бәйгегә барлык төркем балаларыда, ата-аналарда, апаларда актив катнаштыларр. Нинди генә төрдә, нинди генә төстә эшләпәләр юк иде. Балалар белән төрле кызыклы уеннар уйнадык. Бәйрәмебез бик күңелле булды.
-
Флаг көне / День флага 22.08.2019

22 август Республика күләмендә "Флаг көне" дип игьлан ителде, шул уңайдан, без "Ромашка" балалар бакчасы балалары һәм тәрбияче апалары, библиотека хезмәткәрләре белән күңелле чара үткәрдек. Уеннар уйнадык, жырлар жырладык, флешмоб биедек.
-
Хезмәт көне / День труда 21.08.2019

Балаларга хезмәт тәрбиясен бирү максатыннан тәҗрибә участогындагы уңышларыбызны балалар белән берлектә өмә оештырдык. Үзебезнең группага туры килгән кабачкиларны җыеп алдык. Балалар үзләре шушы эшне башкаруга бик сөенделәр.
-
Лэпбук конкурсы / Конкурс Лэпбуков 20.08.2019

Район мәгариф бүлеге балалар бакчалары арасында юл йөрү буенча лэпбуклар конкурсы оештырды. Бу чарага безнең балалар бакчасыннан барлык тәрбиячеләр дэ катнашты һәм җиңү яуладылар. Гибадуллина Р.М. - 1 урын, Хабибуллина А.М. - 2 урын, Лотфуллина Л.Г. - 3 урын, Гильфанова З.Р. - номинация. Барлык катнашучылар да җиңүчеләр - котлыйбыз!!!
-
Ил батыры - гаиләм горурлыгы/ Герои Афганской войны и их подвиги 16.08.2019

Музей - чемодан - балаларда илебезнең үткәне, солдатлар, аларның хезмәте турында күзаллау булдыру. Балаларда патриотизм тәрбияләү,аларда илебезнең узган тарихына, солдатлар батырлыгына хөрмәт, әтиләре, бабайлары, абыйлары белән горурлану хисләре тәрбияләү. Сугыш темасына әдәби әсәрләр укып, шигырьләр ятлап, әңгәмәләр аша балаларның сүз байлыкларын баеттык.
-
Табигать - безнең йортыбыз / Природа - наш дом 15.08.2019

" Табигать - кеше тәрбияләүнең бай чыганагы" дип язган В.А. Сухомлинский. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу - балаларның рухи дөньясын баета, уйнарга өйрәтә. Без дә балалар белән табигатькә карата булган хөрмәтебезне, кайгыртучанлыгыбызны төрле чаралар ярдәмендә һәрдаим ныгытып торабыз.
-
"Өстәл уеннары көне"/ "День настольных игр" 14.08.2019

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе - уеннар.
Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уеннарның бала психикасына уңай йогынтысы турында күренекле педагоглар Л.С.Выготский, А.Н.Леонтьев, Д.Б.Эльконин, А.В.Запорожец, А.П.Усов та үз хезмәтләрендә язганнар.
Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.
-
Төзүчеләр көне / День строителей 13.08.2019

Төзүчеләр көне уңаеннан бакчабызда "Без - булачак төзүчеләр" исемле чара уздырдык. Бу чарада балалар бик теләп катнаштылар, үзләренең кечкенәдән булган хыялларын тормышка ашырдылар, бик күп корылмалар төзеделәр.
-
"Миләш модасы"/ "Мода из рябины" 12.08.2019

Бакчабызда "Миләш модасы" булып узды. Һәр группа жаваплы итеп әзерләнгән иде. Балаларга киемнэр, бизәнү әйберләре , картина, букет, вазалар ясауда булышкан ата-аналарга зур рәхмәтебезне житкерәбез!










