Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 127 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 1 ребенок). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребенок. |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
«Безнең кечкенә генә йөрәгебездә һәр сабыйга урын бар» «У нас в маленьком сердце есть место каждому ребенку» 21.01.2019
Тәрбияче булу әлеге һөнәр иясеннән иҗади сәләт тә, көндәлек җаваплылык та, кечкенә генә уңышны зур итеп кабул итә белүне дә таләп итә. 21 январь көнне «Умырзая» балалар бакчасында үткән «Ел тәрбиячесе – 2019» бәйгесенең йомгаклау турында нәкъ менә шушы сыйфатларга ия педагоглар катнашты. Жюри әгъзаләренә бәйгегә йомгак ясау җиңел булмады. Чөнки бу конкурс һәр тәрбияченең үз хезмәтенең остасы булуын, педагогика дигән диңгездә үз маягы барлыгын ачык күрсәтте.
Конкурста катнашкан педагог-психолог Ибрагимова Альбина Рәшит кызының чыгышы жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм ул III урынга лаек булды. Уч кадәрле йөрәген сабыйларга бирергә әзер бу тәрбияче нәниләр күңеленә, һичшикшез, матур шытымнар бирердәй орлыклар салыр.... Аңа киләчәктә иҗади уңышлар гына теләп каласы килә.
-
"Ачык ишекләр көне" 1 кечкенәләр А төркеме 14.12.2018
Беренче кечкенәләр А төркемендә әти-әниләргә "Ачык ишекләр" көне үткәрелде. Балалар белән "Әкиятләр иленә сәяхәт" дип исемләнгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлеге күрсәтелде.
-
Ел тәрбиячесе- 2019 12.12.2018
12 декабрь бакчабызны гөрләтеп "Ел тәрбиячесе- 2019" бәйгесе узды. Үзебезнең бакчада эшләүче 11 тәрбячедән тыш, безнең бакчага караган авыл балалар бакчалары (Уразай, Кәзкәй,Әжәкүл,Куян,Тыннамас) тәрбиячеләре катнашты. Жюри составында Хисмәтуллина Л.Ф., МингазоваГ.А., Зайнуллина М.Т. тарафларыннан катнашкан барлык тәрбиячеләргә рәхмәтләрен житкереп, эшләрендә уңышлар теләделәр.
-
Кошкайларга җимлек/ Кормушка для птиц 05.12.2018
Менә кышка да аяк бастык. Кошларга азык табуы авыр икәнен без инде беләбез. Әтиләр белән бергәләп ясаган җимлекләрне без инде чыгарып элдек. Аларны хәзер көн дә карап, чистартып, җимнәрнең яңаларын салып торырга кирәк. Беренче кунакларыбызны да күрдек алар - чыпчыклар иделәр.
-
Әниемнең елмаюы/ Мамина улыбка 29.11.2018
Әннә, Әни, Әнием. Өч хәрефтән генә торган бу сүзнең эчтәлеге, мәгънәсе нинди зур!
Дөньяга килүебез белән, әни карашы, шатлыклы, бәхетле елмаюы безне каршы ала. "Мамина улыбка" дип аталган бәйгегә дә без әниләрнең елмаюларыннан стенд ясадык.
-
Әниләр бәйрәме/День матери 23.11.2018
Ноябрьнең соңгы атнасы, якшәмбе әниләр бәйрәме! Без дә бакчабызда 23 нче ноябрь коне әниләребезгә бәйрәм күрсәттек, ял иттердек! Әниләребез балаларының чыгышларына сөенеп, ял итеп, рәхмәт әйтеп кайтып киттеләр.
Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле, мәрхәмәтле
Алар безнең әниләр!
-
Җәенлекләрне саклау көне/ День защиты животных 22.11.2018
Октябрь азагында кыргый җәнлекләрне, ноябрь азагында йорт җәнлекләрен саклау буенча көннәр билгеләнгән. Балаларны җәнлекләрнең кышкы тормышлары турында мәгълумат бирү, җәнлекләр белән була торган кызыклы вакыйгаларны күрсәтү, куркыныч вакыйгаларга очрагач җәнлекләргә ничек авыр булуы турында сөйләп, күрсәтеп кичә уздырдык. Куяннар өйсез калган, начар малайлар колакларын борганнар, аюны йокысыннан уятканнар, төлке дә нинди хәйләкәр булуына да карамастан бездән курыккан, керпене туп урыннына йөрткәннәр- азык әзерли алмаган .....һ.б.. Без андый балалар түгел, без сезне кыерсытмыйбыз дип аларга сүз бирдек.
-
Балалар бакчасында театр сәнгате аша татар телен ѳйрәтү 16.11.2018
I кечкенәләр “Б” төркемендә Федераль дәуләт мәгариф стандартына нигезләнеп һәрдаим яңа уеннар белән балаларны кызыксындырып торабыз һәм аларның вакытларын файдалы итеп уздырырга мөмкинлекләр тудырабыз. Бугенге көндә безнең группада иҗади үсеш буенча театр һәм курчак театры эшчәнлекләре киң кулланыла. Курчак театры балаларны сихри доньяга алып керә, аларнын иҗади фикерләү сәләтен ачарга ярдәм итә, сөйләм телен үстерә, эстетик һэм әхлакый тәрбия бирә. Театрда балалар бик теләп катнашалар. Алар рольләрне бик теләп үзләштерәләр. Һәр бала катнашучы һәм караучы буларак функция үти. Алар үзләренең хаталарын, ялгышларын күрергә өйрәнәләр һәм тагын да матуррак, аңлаешлырак уйнарга тырышалар.
-
Сөмбелә бәйрәме/Праздник осени. 09.11.2018
Сөмбелә – башак дигән сүз. Өлгергән башак, уңыш, байлык, көзге муллык дигән сүз. Менә шушы көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган бәйрәм ул – Сөмбелә. Көзге көн белән белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә ул бәйрәм. Шулай ук, җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар.
-
Неделя русского языка 09.11.2018
С 5 по 10 ноября в нашем детском саду прошла неделя русского языка. Перед проведением недели были составлены планы для каждой группы с определением целей и задач в соответствии с возрастом детей. В младшей группе, а также в средней группе вспоминали стишки ,поговорки, считалки, песенки. А дети старшей группы делали выставку «декоративное рисование с использованием узоров русского народа». Итоговым мероприятиям был творческий вечер «Добрые сказки дедушки Корнея», с детьми подготовительной группы. На вечере дети рассказывали стихотворения и исполняли песни великого сказочника К.И.Чуковского, инсценировали отрывок из сказки «Муха-Цокотуха».Такие мероприятия никого не оставили равнодушным.