Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 127 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 1 ребенок). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребенок. |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Рекска кунакка / В гости к Рексу 06.05.2019
Кунакка, экскурсияләрдә булырга без бик яратабыз. Ә менә бүген Рекс исемле эт янына кунакка бардык. Ул кечкенә буйлы булсада ишек алдын саклый белә. Чит кешеләрне ул күрмәсә дә, исләреннән сизеп, ишетеп безне куркытмакчы булып өреп куйды. Ә соңыннан койрыгын болгап без кунакка килгәнгә сөенеп кылтаеп йөрде..
-
Тәрәз төбендәге бакча / Огород на подоконнике 29.04.2019
Безнең тәрәзә төбендә бүген төнлә нидер булган. Анда без утырткан суганнар, бодайлар, арпалар яшел кыякларын күрсәткәннәр. Без аларны дустыбыз Динозаврикка сакларга куштык. Күзәтүләребезне рәсемләп аңа бүләк иттек.
-
Г.Тукай безнең күңелләрдә/ Г.Тукай в наших сердцах 25.04.2019
25 апрель көнне Ромашка балалар бакчасында "Тукай безнең күңелләрдә" дигән кичә булып узды. Бу кичәдә бөек шагыйребезнең тормыш юлы белән таныштырылды, шигырьләре укылды, әсәрләре сәхнәләштерелде, жиңүче балаларга бакчабыз методисты Мөршидә Тимербаевна грамота тапшырды.Бакчабызда хезмәт иткән, лаеклы ялдагы тәрбияче Зөлфирә Солтанованың "Тукай геройлары- табигать сагында " шигыре укылды. Кичә Г.Тукайның туган тел жыры белән төгәлләнде.
-
Тукай әкиятләре табигатьне сакларга өйрәтә/ Сказки Тукая научат бережно относиться к природе 22.04.2019
# ЭКОЯЗ 2019 республика акциясе кысаларында балаларны табигатьне сакларга кече яшьтән үк өйрәтү буенча чаралар уздырабыз. I кечкенәләр Б группасы балалары Тукай әкиятләрендәге геройлар белән бергәләп урманга сәяхәт иттеләр. Сәяхәт барышында тирә- юньне чистартырга, аны сакларга өйрәнделәр.
В рамках республиканской акции # ЭКОЯЗ 2019 проводим мероприятия по обучению детей охране природы с раннего возраста. Дети I младшей Б группы вместе с героями сказок Тукая совершили путешествие в лес. В ходе поездки они научились очищать и беречь окружающую среду
-
"Сыерчыкларны каршы алабыз"/ " Встречаем скворцов" 17.04.2019
Безнең “Ромашка” балалар бакчасы бөтен яклап та каен, юкә, җимеш агачлары белән әйләндереп алынган. Һәр яз саен без ул агачларга бик күп сыерчык оялары эләбез,тузганнарын алыштырып торабыз, бу эштә безгә ата-аналар ярдәм итә.Бу ояларга ел саен парлап сыерчыклар килә, прогулка вакытында аларны балалар белән бергәләп күзәтәбез, сыерчыкларның табигатькә файдасы турында аңлатабыз. Күптән түгел балалар бакчасы кысаларында “Кошлар көне”н зур әзерлек белән үткәргән булсак,бүген без мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән район күләмендә уздырылган “Сыерчыкларны каршы алыйк!” марафонында катнашып, үзебез ясаган ояны парктагы агачка элеп кайттык .Әлеге изге гамәл балалар күңелендә чиксез сөенү тудырды.
-
Язгы өмә/ Весений субботник. 09.04.2019
Яз башлануга балалар бакчасында җыештыру эшләре башланды. Һәркем балалалар бакчасы тирәсенең чиста булуын тели. Шуңа күрә, өмә - чисталыкның бер өлеше булып тора. Бүген уртанчылар төркеме балалары белән мәйданчыгыбыздагы карны тараттык. Балалар бик актив булдылар.
-
Әкияттә кунакта/В гостях у сказки 08.04.2019
II кечкенәләр төркеме балалары зур әзерлек белән I кечкенәләр төркеме балаларына “Кем нәрсә ярата” әкиятен күрсәттеләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар җәнлекләр турындагы әкиятләрне аеруча яраталар. Әкияттә җәнлек- балалар кечкенәләргә җыр- бию, уеннар аша үзара дус, тату яшәргә кирәклегенә төшендерделәр. Артистларның матур сөйләмнәре, көлүләре киемнәре дә бик ошады безгә. Кечкенәләр әкият- тамашаны бик кызыксынып карадылар.
-
Сыерчык оялары.\Своречники скворцов. 04.04.2019
Табигатьнең менә шундый матур күчеш чорында кыш бабайның туны тәмам искереп, ала-кола булып калгач, иңкү аланнарга кар сулары җәелгәч, туган ягыбызга кошлар кайта. Кошлар, кошлар… Алар белән яңа өметләр, яңа хыяллар күңелдә туа.
Яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яклардан кайтучы кошкайларны без дә көтәбез.Бүген без яз килүен һәм кошларның җылы яклардан кайтуын билгеләп үтәргә җыендык. Көннәр кояшлы, җир һәм һава җылынды. Кошлар бик озак туган җирләренә кайттылар. Аларга бик күп километрлы юл үтергә туры килде. Хәзер алар безне матур җырлары белән шатландырачак. Балаларыбыз ата- аналар белән берлектә кош оялары ясап алып килделәр.Канатлы дусларыбызны яклыйк, саклыйк. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик!Кош оялары янында кычкырмыйк, шауламыйк.Кош оясын туздырмыйк-Кошларны куркытмыйк, рәнҗетмик.Өлгердем,өлгердем ояны куярга
.Кунды ич бер кошчык мин куйган ояга.
-
Экология почмагы / Экологический уголок 01.04.2019
Табигатьнең матурлыгы, аның чисталыгы һәркемгә дә кирәк. Без бакчабыз белән “Экологияне сакларга!” дигән темага бакчабызда ачык шөгыльләр уздырдык, балалар белән театрлар сәхнәләштердек, рәсемнәр ясадык, экология почмакларын тулыландырдык. Мәктәпкәчә яшьтән үк табигатьне саклау безнең бурычыбыз!
-
"Хуш киләсез кошкайлар!"/"Добро пожаловать,птички!" 29.03.2019
Безнең канатлы дусларыбыз- кошлар- яз хәбәрчеләре. Дөрес, без кыш көннәрендә дә кошларны күрә алабыз. Әмма яз җитү белән безгә җылы яклардан күчмә кошлар кайта. Алар безне үзләренең җырлары белән куандыралар, кәефләребезне күтәрәләр һәм яз килүе турында хәбәр итәләр. Менә без дә, уртанчылар төркеме балалары белән "Хуш киләсез, кошкайлар" бәйрәм иртәсе үткәрдек. Балалар төрле кошлар булып шигырьләр сөйләделәр, төрле матур җырлар җырладылар.