Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 127 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 1 ребенок). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребенок. |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Саф һавада йөрү/ Зимняя прогулка. 25.02.2019
Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һава бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара. Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада булу акыл үсеше өчендә файдалы. Безнең уртанчылар төркеме балалары кышкы саф һавада төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар: "Кем тизрәк", "Куып тот". Вакытның узганын сизмәделәрдә.
-
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен балаларга аңлату 21.02.2019
“Хөрмәтле ата-аналар, үзегезнең балагыз белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләшегез, балаларны өйдә күзәтүчесез ялгызы калдырмагыз. Аларга шырпының уенчык булмавын, ә ут белән шаярырга ярамаганлыгын аңлату мөһим, янгын турында тәэсирләр аларда зур бәла-каза хакындагы кичерешләрне тудырырга тиеш. Балаларга көнкүреш электр приборларыннан һәм газ плитәләреннән имин файдалану кагыйдәләрен өйрәтегез, тиз кабынып китүчән сыеклыкларның куркынычлылыгы турында да сөйләгез. Балага, янгын чыккан очракта, үзен ничек тоту кирәклеге хакындагы кагыйдәләрне өйрәтегез.
Балалар үз адресларын һәм янгын сагы телефонын белергә тиешләр. Аларга янгын чыккан вакытта качарга ярамаганлыгын, өйдән нәрсәне дә булса алып чыгарга тырышырга яки нинди дә булса әйберләрне коткарырга, яисә бары тик бер уй – өйдән зыян күрми генә чыгарга кирәклеген аңлатыгыз. Балаларны бикле фатирларда яки бүлмәләрдә калдыру гадәттән тыш куркыныч: янгын булган очракта алар ут телләре чолгап алган бинадан тышкы якка чыга алмаячаклар.
Балалар күз уңында булган урыннарда шырпы һәм утлы кабызгычлар калдырмагыз.
Баланы яна торган мичне карап тору өчен ялгызын гына калдырмагыз, аңа мөстәкыйль рәвештә фейерверклар кабызырга рөхсәт итмәгез, учаклар тергезүнең куркыныч булуы хакында сөйләгез” -
"Күңелле стартлар"\ "Весёлые старты" 20.02.2019
Тиздән "Ватанны саклаучылар көне". Ил сакчыларына карата ихтирам хисе, кыю һәм батыр булу теләге тәрбияләү максатыннан, безнең балалар бакчасында уртанчылар төркемендә йөрүче балалар белән" Күңелле стартлар " үткәрелде.Балалар үзара төрле спорт уеннарында көч сынаштылар,җитезлекләрен күрсәттеләр.Чара җыр,бию белән үрелеп барды. Балаларга бик күңелле булды.
-
Белем күтәрү курсларында: Тестирование 18.02.2019
1-18 нче февральгә кадәр барган укуларның бүген соңгы көне. Без бүген 3 блоктан торган тест сорауларына җаваплар бирдек. Укуларда алган белемнер кызыклы, файдалы булды.
-
Белем күтәрү курсларында: Мастер класс яклау 18.02.2019
Тестларны үткәч. Имтиханыбызның дәвамы мастер класс күрсәтү булды. Тәрбиячеләр әзерлек белән килгәннәр. Хәрәкәтле, логик фикерләүне , сөйләм телен, танып белүчәнлекне үстерүче уеннар уйнап, кызыклы идеяләрне бер- беребезгә өйрәттек.
-
Суган утырттык./ Посадили лук. 18.02.2019
Безнең балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклап калу һәм ныгыту өчен бик күп эшләр алып барыла. Үзебезнең төркем балалары белән без тәрәзә төбендә суган үстереп, әле яз кояшы караганчы ук яшеллеккә сокланып, витамин белән организмны ныгытырга уйладык.
-
Муса Җәлил - Герой шагыйрь / Муса Джалиль- поэт герой 15.02.2019
Муса Җәлилгә 113 ел тулу уңаеннан бакчабызда " Муса Җәлил - герой шагыйрь" дигән бәйрәм иртәсе уздырылды. Бәйрәм иртәсендә 1 нче кечкенәләрдән алып мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләре ятлаган шигырьләре белән актив катнаштылар. Бәйрәм иртәсе биография сөйләү белән генә түгел, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Балалар һәм тәрбиячеләр башкаруында Салют сиңа, Муса Җәлил җыры белән бәйрәмебез тәмамланды. Балаларда Җәлил иҗатына кызыксыну уяту һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылган бәйрәм иртәсе нәниләр күңелендә уелмас эз калдырды.
-
Белем күтәрү курслары бүген стажировкада "Умырзая" балалар бакчасы/ Стажировка в детском саду "Подснежник" 14.02.2019
Белем күтәрү курсларының бер өлеше- стажировка. Безнең куратор: Иванова Татьяна Андреевна безне МАДОУ №41 "Умырзая" балалар бакчасына алып барды. 13 төркемле зур, бик матур бу балалар бакчасы. Тәрбиячеләре, балалары да шундый кунакчыллар икән 6 шөгыль әзерләгәннәр. ПДД буенча алар базовый площадка булып торалар, шуңа күрә берничә шөгыль юл йөрү кагыйдәләренә багышланган. Шөгыльләр балаларга да, кунакларга да мавыктыргыч, кызыклы, файдалы итеп оештырылган иде.
-
"Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә"/ "Муса Джалиль в наших сердцах" 14.02.2019
Муса Җәлил! Бу исемне ишетү белән күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була.Муса Җәлил ул –ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә,илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә ,үлемне батырларча каршылаган каһарман да. Әлеге бөек затны искә алып без бүген балалар белән район китапханәсенә юл тоттык. Анда безне ,апалар Муса Җәлилгә багышланган кичә әзерләп көтеп торганнар. Без дә үз чиратыбызда аларга Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләп сөендердек. Балалар геройның тормышы белән тирәнтен танышып, очрашудан бик кәнагәть калдылар
-
Янгын сүндерү частенә экскурсия/Экскурсия в пожарную часть 13.02.2019
Буген без, зурлар һэм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән, янгын сүндерү частенә экскурсияга бардык. Безне анда эшләгән абыйлар янгын сүндерү машиналар белэн таныштырдылар, суда баткан кешелэргә ничек ярдәм курсәтулэре, юлда ДТП вакытында ничек кешеләргә ярдәм итүләре турында сөйләделэр. Шырпы белән уйнарга ярамаганлыкны тагын бер кат искә төшерделәр. Балалар экскурсияда узлэренэ бик куп яналыклар алдылар.