Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Герой шагыйрь Муса Җәлил/Писатель фронтовик Муса Джалиль 15.02.2021

Бакчабызда фронтовик шагырь Муса Җәлилнең туган көнен искә алу чарасын уздырдык. Балаларга аның язмышын, кыскача биографиясе белән таныштырдык.Балалар өчен язган шигырьләрен укыдык, өйрәнгән шигырьләрне яттан сөйләдек.Балаларда кыюлык, батырлык сыйфатларын тәрбияләдек.
-
"Татарстан чаңгы юлы-2021"/"Лыжня Татарстана-2021" 13.02.2021

Бүген "Россия чаңгы юлы-2021" Бөтенроссия чаңгычы көне уңаеннан, Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында "Татарстан чаңгы юлы-2021" массакүләм чаңгы ярышлары узды. Бакчабызның хезмәткәрләре дә актив катнашты.
-
"Татарстан чаңгы юлы-2021"/ "Лыжня Татарстана-2021" 12.02.2021

Бүген бакчабызның балалары Магданова А., Кандимов А., Миннахметов Н., Гайсин И.,физик культура инспекторы Гайнуллина Г.Р. җитәкчелегендә "Чаңгы юлы-2021" Бөтенроссия чаңгычысы көне "Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында" "Татарстан чаңгы юлы-2021" чаңгы ярышында катнаштылар.Актив катнашучылар буларак грамоталарга ия булдылар. Котлыйбыз!
-
Татар халык уеннары аша балаларга милли тәрбия бирү/ Национальное воспитание детей через татарские народные игры 11.02.2021

Балаларны татар халык уеннары, аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре белән якыннан таныштыру максатыннан күңел ачу үткәрдек. Татар халык уеннарының үзенчәлекләре шунда: аларда ярышу, хезмәттәшлек, хәрәкәтләрдә күмәклек, бердәмлек өстен итә. Алар организмга һәрьяклап тәэсир ясый, уенда катнашучылар да мөстәкыйльлек тәрбияли, уеннарның эчтәлеге кәефне күтәрә, уңай кичерешләргә этәрә. Бер үк уенны кабат- кабат уйнасаң да, ул һәрвакыт яңача кабул ителә, уенда катнашучының хәрәкәтләре һәр очракта төрлечә булырга мөмкин.
С целью ознакомления детей с татарскими народными играми, их особенностями, правилами мы провели развлечение. Особенности татарских народных игр в том,что в них преобладают состязательность, сотрудничество, сплоченность в движениях. Они всесторонне воздействуют на организм, воспитывают у участников игры самостоятельность, содержание игр поднимает настроение, вызывает положительные эмоции. Даже если играть в одну и ту же игру снова и снова, она всегда воспринимается по-новому, движения участника игры в каждом случае могут быть разными.
-
Татарстанда 2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителде /В Республике Татарстан 2021 год объявлен годом родных языков и народного единства 05.02.2021

Татарстан Республикасында 2021 ел туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.
-"Республиканың күпмилләтле халыклары бердәмлеге мәсьәләсенә зур игътибар биреп, киләсе елны Татарстанда туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан итәргә тәкъдим итәм", - диде ул. Президент билгеләп үткәнчә, республикада Татарстанда яшәүче барлык милләт вәкилләренең телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудырылырга тиеш.
В Республике Татарстан 2021 год объявлен годом родных языков и народного единства. Об этом президент Татарстана Рустам Минниханов объявил во время ежегодного послания Госсовету РТ.
-«Придавая большое значение вопросу единства многонациональных народов республики, следующий год в Татарстане предлагаю объявить Годом родных языков и народного единства», — сказал он. Президент отметил, что в республике должны создаваться условия для сохранения и развития языков и культур представителей всех национальностей, которые проживают в Татарстане.
-
Домино "Татар халык орнаменты"/ Домино "Татарский орнамент" 18.01.2021

Домино "Татар халык орнаменты"
Балаларны татар халык орнаменты белән таныштыруга багышланган һәм мәктәпкәчә яшьтәге оешмаларда, түгәрәкләрдә, дуслар, әти-әниләр белән шөгыльләнергә мөмкин.
Уен игътибарны, күзәтүчәнлекне, логик фикерләүне камилләштерә.
-
Йолдызлык-2021/Созвездие-2021 15.01.2021

Созвездие йолдызлык - 2021 конкурсының 1 турына без дә 1 кечкенәләр төркеме балалары белән катнашырга булдык һәм шигырләр ятладык. Кечкенә генә булсак та без бик унган, талантлы һәм актив!
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез/ Изучаем ПДД 14.01.2021

1 кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча ачык шөгыл күрсәттек. Урамдагы светофор белән таныштык, тиешле урыннардан чыгарга, урамда сак йөрергә кирәклеген күрсәттек. Полиция участогыннан кунакка килгән Лена Музаятовна безнең кечкенә балаларның белемнәреннән бик кәнәгать булып китте.
-
Кышкы табигать\ Зимняя природа 28.12.2020

Кыш – ел фасылының иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка кыш килә. Килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк кардар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, җиргә коелалар. Шулай итеп, кыш үзенең келәмен җәя.Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бай. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та салкынча елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән матур.
-
"Чыршы әйләнәсендә"\"Вокруг елки". 24.12.2020

Яңа ел тылсымлылык, елмаюлар һәм бәхетле мизгеллзр вакыты. Бу бәйрәмдә һәркемдә әкияткә ышана, үзенчәлекле, серле, шаккаттыргыч һәм, һичшиксез, онытылмас атмосферага чума ала. Бу бәйрәм һәркем өчен мөһим. Без, балалар белән җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәндек, әңгәмәләр уздырдык. Балалар бик теләп төркемне бизәүдә катнаштылар. Музыка залының үзәгендә матур итеп бизәлгән купшы чыршы урын алган, бөтен бүлмә сихри бизәкләр белән бизәлгән. Балалар бәйрәмгә күңелле һәм матур могҗизалар кырына эләккәндәй килеп керделәр һәм тылсымлы мизгелләр башланды. Кыш бабай килү белән бәйрәм чын мәгънәсендә"җанланып" китте. Җырлар, биюләр, шигырьләр... һәм менә бәйрәм иртәсе ахырына якынлашты. Кыш бабай белән Карчәчәк балалар һәм кунакларга киләсе елга да килергә вәгъдә биреп, саубуллаштылар.










