Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Кечкенәләрнең яңа ел бәйрәме/ Праздник Новый год у младших 24.12.2020

Әйдә,килегез тизрәк,
Ясыйк матур түгәрәк.
Безгә кунаклар килгән ,
Уйныйк –җырлыйк бергәләп.
-
Ел тәрбиячесе/Воспитатель года
16.12.2020
Безнең бакчабызда "Ел тәрбиячесе - 2020" муниципаль этабының 1 нче көне узды.Бу бәйгегә үз бакчаларында иң көчле тәрбиячеләр җыелды."Тылсым", "Әтәчкәй", "Каенкай", "Әлем" балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр катнашты. Алар төркемнәрдә белем бирү эшчәнлекләрен, аннан педагогик эшең буенча (үз - үзеңне яклау) презентация белән сөйләделәр. Бәйрәм балалар сәләме һәм Кыш бабай котлавы белән башланып китте.Барлык конкурсантларга тел ачкычлары, жюрига гадел бәяләүләрен теләделәр.
-
Чыршыкай - купшыкай/ Елочка - зеленая иголочка
10.12.2020
Бакча күләмендә "Чыршыкай - купшыкай" ташландык материаллардан кул эшләренән чыршы ясау күргәзмәсен оештырдык.Бу чарага барлык төркем балалары һәм әти - әниләре бик теләп катнаштылар. Нинди генә чыршылар юк, һәркайсы сыйфатлы, матур, җиңел һәм күз явын алырдайлары бар. Бар эшләргә йомгак ясап, чыршыларга урыннар, номинацияләр билгеләдек. Катнашкан балаларга, аларның әти - әнисенә рәхмәтләребезне әйтеп, грамоталар тапшырылды.
-
"Яңа ел бизәкләре" күргәзмәсе/ Выставка 08.12.2020

Зурлар төркеменең "Яңа ел бизәкләре" дип исемләнгән күргәзмәсенә рәхим итегез!
Новый год ! Как его все ждут и хотят, чтобы он принес всем радость! Ежегодно , перед Новым годом, в нашем детском саду стало традицией оформление выставкисовместного творчества детей и родителей. Новогодние поделки всегда удивляют и радуют всех. Родители и дети с удовольствием принимают участие выставках, проявляют творчество, фантазию, воображение.Рассматривая новогодних поделок всегда любуешься, удивляешься и получаешь эстетическое наслаждение.
-
Психолог кинәшләре: коллективта эшлибез/ Советы психолога 07.12.2020

Безнең балалар бакчасында " Мин педагог.Коллективта эшлибез" дип аталган тренинг булып узды.Педагогик коллективта эмоциональ уңай шартлар тудыру, коллективның бердәмлегенә, оешканлыгына нигез булып тора.Бу администрация өчен генә түгел, ә коллективтагы һәр кеше өчен мөһим.Коллективта үзара ярдәмләшү, бер-береңнең хәленә керү, бер-береңне аңлау, бер-береңә ышаныч булса, психологик климатны яхшы дип әйтергә мөмкин.
-
Куянга ак карлар/Зайцу белый снег 03.12.2020

Буген 3 декабрь көнне безнең "Ромашка" балалар бакчасында район методик киңәшмә узды. 1 кечкенәләр төркемендә "Куянга ак карлар" дигән темага сөйләм теле белән рәсем эшчәнлекләрен үз эченә алып белем бирү эшчэнлеге күрсәтелде. Балалар бик актив катнаштылар, белемнәрен күрсәттеләр.
-
Әниләр бәйрәме/ День матери 27.11.2020

Ноябрьнең соңгы атнасында әниләр бәйрәмен уздырдык. Бу бәйрәмгә балалар ятлаган шигырьләрен, җырларын һәм биюләрен күрсәттеләр, әзерләгән бүләкләр белән әниләрне соендердек. Ябыштыру, математика, рус теле, музыка шогыльләреннән видеоролик әзерләдек, матур бу язманы әниләр белән уртаклаштык.
Балалары шатлык бүләк итсә,
Йөрәгенә сыймый сөенеч.
Яшәтәсе иде Әниләрне,
Китермичә һич тә көенеч!
-
Шигырь сөйләү бәйгесе/ Конкурс "Юный чтец" 23.11.2020

Уртанчылар А төркеме балалары белән сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгесен уздырдык.Бу бәйгедә барлык балалар да актив катнашып, дәрәҗәле урыннар яуладылар.Жюри балаларның рус телендә камил сөйләшә белуләрен, сөйләмнең чисталыгына,мимика белән сөйләвенә, шигырь сөйләүнең эчтәлегенә, дөрес ятлавына игътибар бирде.Урыннар чыгарылып барлык балалар медальоннар, грамоталар белән бүләкләнделәр.Киләчәктә дә мондый бәйгеләр уздырылып балаларның актив катнашуын теләп калабыз.
-
Сөмбелә бәйрәме/Осенний праздник урожая 16.11.2020

Без бүген зурлар төркемендә “Сөмбелә”бөйрәмен үткәрергә җыелдык!
Мы сегодня собрались на праздник Сөмбелә - праздник урожая. Его отмечают в день осеннего равноденствия, когда день и ночь уравниваются. В давние времена, когда урожай был убран, осенняя посевная закончена - люди устраивали этот праздник. Хозяйкой праздника была девушка по имени Сөмбелә. Ее выбирали из числа красивых, озорных,острых на язык девушек , переодевали в Сөмбелю, выводили на площадь и там задавали ей вопросы. Например, «топор или шило?». Если она скажет «топор», то полагали, что осень будет холодная — лед можно будет разбивать только топором. Если ответ был «шило», то ожидалось, что осень будет относительно теплой — лед можно будет разбить и шилом. К её словам прислушивались даже старики и аплодировали со словами «юравың юш булсын», т. е. пусть твое гадание осуществится. Сөмбелә должна была иметь светло-желтые волосы, потому что она символизировала осень, колосья.
-
Беренче кар/ Первый снег 12.11.2020

Кар ява. Беренче кар ява! Бөтен җир ап-ак, гүя ул мамык юрган ябынган. Әйтерсең лә, ул тирән йокыга талган. Озын, кара көздән соң җир өсте сафланып, чистарынып, пакьләнеп калган кебек тоела.Ак кар бөртекләре әйләнә-әйләнә җиргә төшәләр, әйтерсең, алар кышкы вальс башкаралар.Яңа яуган ак кар бөтен кешегә дә, йортлардагы һәр гаиләгә дә ак бәхетләр, күп шатлыклар алып килсен!










