Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез/ Изучаем ПДД 14.01.2021

1 кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча ачык шөгыл күрсәттек. Урамдагы светофор белән таныштык, тиешле урыннардан чыгарга, урамда сак йөрергә кирәклеген күрсәттек. Полиция участогыннан кунакка килгән Лена Музаятовна безнең кечкенә балаларның белемнәреннән бик кәнәгать булып китте.
-
Кышкы табигать\ Зимняя природа 28.12.2020

Кыш – ел фасылының иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка кыш килә. Килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк кардар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, җиргә коелалар. Шулай итеп, кыш үзенең келәмен җәя.Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бай. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та салкынча елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән матур.
-
"Чыршы әйләнәсендә"\"Вокруг елки". 24.12.2020

Яңа ел тылсымлылык, елмаюлар һәм бәхетле мизгеллзр вакыты. Бу бәйрәмдә һәркемдә әкияткә ышана, үзенчәлекле, серле, шаккаттыргыч һәм, һичшиксез, онытылмас атмосферага чума ала. Бу бәйрәм һәркем өчен мөһим. Без, балалар белән җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәндек, әңгәмәләр уздырдык. Балалар бик теләп төркемне бизәүдә катнаштылар. Музыка залының үзәгендә матур итеп бизәлгән купшы чыршы урын алган, бөтен бүлмә сихри бизәкләр белән бизәлгән. Балалар бәйрәмгә күңелле һәм матур могҗизалар кырына эләккәндәй килеп керделәр һәм тылсымлы мизгелләр башланды. Кыш бабай килү белән бәйрәм чын мәгънәсендә"җанланып" китте. Җырлар, биюләр, шигырьләр... һәм менә бәйрәм иртәсе ахырына якынлашты. Кыш бабай белән Карчәчәк балалар һәм кунакларга киләсе елга да килергә вәгъдә биреп, саубуллаштылар.
-
Кечкенәләрнең яңа ел бәйрәме/ Праздник Новый год у младших 24.12.2020

Әйдә,килегез тизрәк,
Ясыйк матур түгәрәк.
Безгә кунаклар килгән ,
Уйныйк –җырлыйк бергәләп.
-
Ел тәрбиячесе/Воспитатель года
16.12.2020
Безнең бакчабызда "Ел тәрбиячесе - 2020" муниципаль этабының 1 нче көне узды.Бу бәйгегә үз бакчаларында иң көчле тәрбиячеләр җыелды."Тылсым", "Әтәчкәй", "Каенкай", "Әлем" балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр катнашты. Алар төркемнәрдә белем бирү эшчәнлекләрен, аннан педагогик эшең буенча (үз - үзеңне яклау) презентация белән сөйләделәр. Бәйрәм балалар сәләме һәм Кыш бабай котлавы белән башланып китте.Барлык конкурсантларга тел ачкычлары, жюрига гадел бәяләүләрен теләделәр.
-
Чыршыкай - купшыкай/ Елочка - зеленая иголочка
10.12.2020
Бакча күләмендә "Чыршыкай - купшыкай" ташландык материаллардан кул эшләренән чыршы ясау күргәзмәсен оештырдык.Бу чарага барлык төркем балалары һәм әти - әниләре бик теләп катнаштылар. Нинди генә чыршылар юк, һәркайсы сыйфатлы, матур, җиңел һәм күз явын алырдайлары бар. Бар эшләргә йомгак ясап, чыршыларга урыннар, номинацияләр билгеләдек. Катнашкан балаларга, аларның әти - әнисенә рәхмәтләребезне әйтеп, грамоталар тапшырылды.
-
"Яңа ел бизәкләре" күргәзмәсе/ Выставка 08.12.2020

Зурлар төркеменең "Яңа ел бизәкләре" дип исемләнгән күргәзмәсенә рәхим итегез!
Новый год ! Как его все ждут и хотят, чтобы он принес всем радость! Ежегодно , перед Новым годом, в нашем детском саду стало традицией оформление выставкисовместного творчества детей и родителей. Новогодние поделки всегда удивляют и радуют всех. Родители и дети с удовольствием принимают участие выставках, проявляют творчество, фантазию, воображение.Рассматривая новогодних поделок всегда любуешься, удивляешься и получаешь эстетическое наслаждение.
-
Психолог кинәшләре: коллективта эшлибез/ Советы психолога 07.12.2020

Безнең балалар бакчасында " Мин педагог.Коллективта эшлибез" дип аталган тренинг булып узды.Педагогик коллективта эмоциональ уңай шартлар тудыру, коллективның бердәмлегенә, оешканлыгына нигез булып тора.Бу администрация өчен генә түгел, ә коллективтагы һәр кеше өчен мөһим.Коллективта үзара ярдәмләшү, бер-береңнең хәленә керү, бер-береңне аңлау, бер-береңә ышаныч булса, психологик климатны яхшы дип әйтергә мөмкин.
-
Куянга ак карлар/Зайцу белый снег 03.12.2020

Буген 3 декабрь көнне безнең "Ромашка" балалар бакчасында район методик киңәшмә узды. 1 кечкенәләр төркемендә "Куянга ак карлар" дигән темага сөйләм теле белән рәсем эшчәнлекләрен үз эченә алып белем бирү эшчэнлеге күрсәтелде. Балалар бик актив катнаштылар, белемнәрен күрсәттеләр.
-
Әниләр бәйрәме/ День матери 27.11.2020

Ноябрьнең соңгы атнасында әниләр бәйрәмен уздырдык. Бу бәйрәмгә балалар ятлаган шигырьләрен, җырларын һәм биюләрен күрсәттеләр, әзерләгән бүләкләр белән әниләрне соендердек. Ябыштыру, математика, рус теле, музыка шогыльләреннән видеоролик әзерләдек, матур бу язманы әниләр белән уртаклаштык.
Балалары шатлык бүләк итсә,
Йөрәгенә сыймый сөенеч.
Яшәтәсе иде Әниләрне,
Китермичә һич тә көенеч!









