Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
"Өйдә утыр" уртанчылар төркеме: Ябыштыру шөгыле : Тузагнак чәчәге\Средняя группа " Сидидома": занятие аппликации: Цветок одуванчика 17.04.2020

Кеше тормышының, гомеренең иң истә кала торган, иң сагындыра торган вакытлары, хатирәләргә бай чаклары була. Әйтеп бетергесез күңелле истәлекләр бигрәк тә балачак белән бәйле, ә шул балачакның нәкъ менә мәктәпкәчә чоры – һәр кеше гомерендә аерым урын алып тора. Бу чорда бала бар нәрсә белән кызыксына. Үзенең нәни куллары белән тотып карап, ягымлы, кызыксынучан күзләре белән күзәтеп , күп вакыт алсу иреннәре белән тәмләп тә гаҗәеп һәм таныш булмаган әйләнә-тирә дөньяны ачарга тырышалар.
Без тәрбиячеләр эшләнәсе эш үрнәкләрен видео, фотоларны ватсапп аша балаларга өйрәтеп җибәрәбез, бүгенге
Тема: «Тузганак чәчәкләре»
Максат: Ярымкүләмле предметлар кисеп ябыштырырга өйрәтү.
Квадраттан- түгәрәк
Турыпочмактан яфраклар кисүне ныгытабыз
Балаларның әйләнә-тирә табигатьне нәфасәти кабул итүләрен үстерү
-
"Өйдә утыр"Юл йөрү кагыйдәләре/"Сиди дома" Правила дорожного движения. 16.04.2020

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу- шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә утырган вакытта видио- роликлар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә акрынлап сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына уңай нәтиҗәгә ирешеп була.
-
COVID 19 Психолог киңәшләре/COVID 19 Рекомендации психолога 15.04.2020

Изоляция вакытында үз-үзеңне саклау һәм стрессны җиңеләйтү өчен, үзеңне файдалы эш белән тәэмин итәргә кирәк,өйдән мөмкин кадәр сирәгрәк чыгарга тырышыгыз, көн режимын кую –бер үк вакытта йокларга һәм уянырга; өйдә даими физик күнегүләр эшләү;ашауны тәртипкә салу; алкоголь һәм кофеинны кулланмаска. Кәефегезне күтәрә торган эшләр белән шөгылльләнергә: кызыклы китап уку, күңелле кинолар карау, күптән эшлисе булган вак-төяк эшләр , тегү, чигү, бәйләү һ.б.
-
"Өйдә утыр" уртанчылар төркеме: Төзү шөгыле : Шәһәр /Средняя группа " Сидидома": занятие по конструированию: Город 13.04.2020

Урамга чыккач балаларның игътибарын үзләре яшәгән йортлар һәм балалар бакчасы тирәсендә урнашкан төрле биналар күзәткәнебез бар иде. Ә менә хәзер чыгарга ярамый. Ә шулай да без тик ятмыйбыз. Бездә бүген ТӨЗҮ шөгыле
Тема: “Безнең шәһәр”
Максат: Шакмак, леголарны кулланып : алдан алган белем күнекмәләрне кабатлап шәһәр иҗат итеп төзүне камилләштерү. Корылма үрнәген анализларга өйрәтү: төп өлешләрне аерып күрсәтү, аларны зурлык һәм форма буенча аеру һәм чагыштыру, бу өлешләрнең бер-берсенә карата пространствода урнашуларын билгеләү (йортларда -стеналар, өстә — түшәм, түбә; автомобильдә — кабина, кузов һ.б.). корылмаларны төзү һәм бизәү өчен төрле төстәге детальләр кулланырга өйрәтү.
-
“Өйдә утыр” 2 кечкенәләр Б төркеме “Светофор” 10.04.2020

Балаларны светофор һәм аның төсләре белән таныштыру. Юл кагыйдәләре турында белемнәрен тирәнәйтү.
Урам хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен искәртү, балаларны игътибарлы булырга өйрәтүне дәвам итү, сөйләм телләрен үстерү.Юл аркылы чыкканда бер-берсенә ярдәм итү теләген тәрбияләү./Ознакомление детей со светофором и его цветами. Углубление знаний о правилах дорожного движения. Важно напомнить о важности соблюдения правил уличного движения, продолжить обучение детей вниманию, развивать разговорные языки. Воспитывать желание помогать друг другу при переезде.
Авызы юк, борыны юк
Тик бар аның өч күзе
Урамдагы хәрәкәтне
Көйләп торадыр үзе (Светофор)
-
"Өйдә утыр" Бөек Җиңүгә 75 ел!\"Сиди дома"К 75 летию Великой Победы! 06.04.2020

Без өйдә утырсакта төрле конкурсларга катнашырга тырышабыз. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылау уңаеннан зурлар төркеме балалары белән рәсем конкурсында катнаштык. Балалар бик теләп катнаштылар. Алар рәсемнәрен ясап ватсап аша төшереп җибәрделәр. Балаларга киләчәктәдә уңышлар теләп калабыз.
-
“Өйдә утыр” 2 кечкенәләр Б төркеме : Кошларны яратсаң , алар сиңа мең - мең рәхмәтле булырлар./2 младшая Б группа “ Сиди дома” : Если любишь птиц,то они будут благодарны тебе 26.03.2020

Кошлар турында белемнәрен арттыру, кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тудыру. Кошларны таный һәм аера белергә өйрәтү. Әти — әниләр ярдәмендә аларга җимлек әзерләү, ул җимлекләрне элү, җим салып тору, күзәтүләр үткәрү. Логик фикер йөртү, сөйләм телен үстерү./ Повышение знаний о птицах, воспитание бережного отношения к птицам, создание чувства сострадания, сострадания. Обучение распознанию и различению птиц. С помощью родителей можно готовить им корма, вешать кормушки, кормить, проводить наблюдения.Логическое мышление, развитие речевого языка
-
Сак булыгыз, язгы боз куркыныч!\Безопасность детей на льду в период весеннего таяния льда на водоемах. 18.03.2020

Язгы ташу сулары кешеләргә өстәмә мәшәкатьләр генә түгел, кайбер вакытта зур куркынычта алып килә. Бу тема балалар һәм әти- әниләр өчен дә бик мөһим. Зурлар төркемендә, әлеге тема буенча, балалар һәм әти - әниләр белән әңгәмәләр үткәрдек. Балалар Н.А.Некрасовның " Дедушка Мазай и зайцы" әсәре белән таныштылар,картиналар карадылар. Әти - әниләр өчен, белдерүләр тактасына " Сак булыгыз, юка боз" консультациясе тәкъдим ителде.
-
Сюжетлы- рольле уеннар\Сюжетно - ролевые игры 10.03.2020

Зурлар төркеменә йөрүче балалар, бик теләп сюжетлы - рольле уеннар уйнарга яраталар. Сюжетлы- рольле уеннар аша балалар дөньяны танып белергә, матур итеп сөйләшергә өйрәнә, үзләрен зурлар тормышына әзерли. Уеннар балаларда дуслык, бердәмлек, бер-берсенә юл куя белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.
-
"Әнием кадерлем!"\"Мама, дорогая!" 05.03.2020

Балалар бакчасында үткәрелүче 8 март бәйрәмнәре ул иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Балалар әниләренә, дәү әниләренә, әби-апаларына багышлап җырлар, биюләр башкаралар, котлау, тәбрикләү сүзләрен шигъри юллар аша җиткерәләр. Матур, нәзәкатьле чыгышлар йөрәккә үтеп керә, күзләр яшьләнә. Бүген, бакчабызда, зурлар төркеме балалары катнашында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Әнием кадерлем!" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе узды.Бәйрәмдә бик күп кунаклар: әбиләр, әниләр, балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты.Безнең бәйрәм тантаналы, шатлыклы, якты музыкаль тамаша рәвешендә барды.Балалар әниләренә, әбиләренә үз куллары белән ясаган бүләкләр тапшырдылар. Әниләр бик канәгать калдылар һәм балаларның уңышлары белән горурландылар.










